Шәһри Казан

Каравылчы өендәге каргышлы төн

Клавдия түти тәрәзәдәге бозны бармаклары белән эретеп өй эченә карагач, куркуыннан кычкырып җибәрде...

Ибраһим армиядән исән-сау кайтып төште. Җир ап-ак карга төренгән ноябрь ае иде бу. Чулман буенда татарлар һәм руслар бергәләшеп гомер кичергән N авылына тыныч кына кичке караңгылык иңде. Ибраһим үзенең яшьтәше Николай белән клубка килде. Элек солдаттан кайткан егетләр берәр көн хәрби киемнән йөри иде. Сержант формасындагы Ибраһимны яшьләр шау-гөр килеп каршылады. Тугызынчы сыйныфта укучы чибәр Наташа сержант егет тирәсендә бөтерелепме-бөтерелде, башка кызларга сүз башларга да ирек бирмәде. «Яшьти, син белеп тор, Наташа авылдагы берничә егет белән төн кунарга өлгергән нәмәстә инде», - дип, иптәшенең колагына пышылдады Николай. «Ярар, өйләнергә җыенган кеше юк бит», - дип кенә җавап кайтарды Ибраһим.
Клавдия түти бригада өен җыештыручы булып эшли иде, ире яшьли бакый дөньяга күчте. Өч баласын тотып, тормыш арбасын сөйрәгән хатын олы кызының азгын юлга басканын сизенми калды. «Әйдәгез, каравылчы өендә солдатны каршылау мәҗлесе оештырабыз. Мин ачкычның кая яшерелгәнлеген беләм», - дип, ниятен Ибраһим белән Николайга ирештерде Наташа. Егетләр бу фикерне хуплап кабул итте, юл уңаенда таныш абзыйдан бер шешә көмешкә дә эләктерделәр. Каравылчы өендә җылы иде, көмешкә йоткалый торгач, кыз: «Миңа эссе», - дия-дия, гомумән шәрә калганчы чишенеп бетеп, әле бер, әле икенче егеткә сарылды. Хискә бирелгән Николай белән Ибраһим Наташаны алмаш-тилмәш мич янындагы сәкегә алып барып, якынлык кылып килделәр.
Клубтан һаман кайтмаган кызын эзли чыккан Клавдия түти каравылчы өе тәрәзәсеннән шушы күренешкә тап булды. Наташа әнисенә дә, хөкем вакытында да: «Алар мине каравылчы өенә сөйрәп керттеләр, көчләделәр», - дип алдашты. Нахакка төрмәгә утыртылган егетләрнең каргышы төшкәндерме, Наташа үзе дә Чулман елгасында батып үлде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: