Шәһри Казан

Кайсыгызның кулы канлы?

Килеп җиттек, җәмәгать! Һәр яктан мактаулы саналган, уңган-булган кешеләре белән дан тоткан Балтач районының саф татар авылы Нөнәгәрдә күптән түгел генә булган фаҗигане күз алдымда тотып әйтәм бу сүзләрне.

Реклама

Ул көнне Нөнәгәр авылы халкы шушындый коточкыч хәбәр ишетербез дип уйлап та карамагандыр, мөгаен. Авылның хөрмәтле кешесе, гөнаһсыз ак әбисе Маһитап Нәбиеваны үз йортында вәхшиләрчә үтереп чыкканнар! Акылга сыймаслык бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Ләкин яман хәбәр чын булып чыга.
Авылда Маһитап әбекәйне яратып күпләр аны Миңнур дип йөрткәннәр. Шушында яшәгән, тормыш көткән, балалар табып баккан ак әби, гомеренең соңгы минутлары шулай өзелер дип, мөгаен, уйлап та бакмагандыр. Башка өлкәннәр кебек үк, гомере азагынача шушы нигезендә бәхетле яшәргә хыяллангандыр.
Хуҗасын югалтканнан соң җансыз калган матур өйдә әлегә Маһитап әбинең кызы Раушания апа тора. Аның күңел халәтен бер нинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый. Шушы кайгыга түзеп, аны күтәреп, шуның белән яшәргә дә кирәк бит аңа!
«Әниемә, исән булса, шушы көннәрдә җитмеш тугыз яшь тулган булыр иде, - ди ул, авыр сулап. - Без - җиде баласы (беребез вафат), төрлебез төрле җирдә яшибез. Кайсыбыз ерак Себердә, кайсыбыз Азнакайда, беребез Әлмәттә, икенчебез Менделеевскида гомер кичерәбез. Шуңа да атна саен әни янына кайтып йөри алмадык. Шулай да җай чыккан саен аның янына ашыга, телефоннан көненә өчәр мәртәбә шалтырата идем.
Ул көнне дә телефоннан әнигә шалтыраттым. Җавап бирүче юк кына бит. Шулай берничә мәртәбә җыеп караганнан соң, күңелем тынычлыгын югалтты. Ашыга-ашыга, күршеләремнең телефон номерын җыйдым. «Зинһар, әнине генә карап чыгыгыз, авырып, берәр җирдә егылып ятмыймы икән, кан басымы белән тилмерә иде», - дип үтендем. Күрше хатыны тиз генә йортыбызга кереп чыкты да миңа шалтырата: «Раушания, өй ишегендә йозак эленеп тора, әниегез бер җирдә дә күренми», - ди. Аның шул сүзләрен ишеткәч, йөрәкләрем әллә нишләп китте. - «И Ходаем, үтереп чыгып китмәгәннәрдер бит инде?» - дип кычкырдым. Борчылуым да юкка түгел иде. Әниебез бит урамга, кибетләргә чыгып, өйне ташлап китеп йөрмәде.
Минем сүзләремне ишетеп, үзе дә куркып калган күрше хатыны авылда яшәүче туганыбыз Рауза апаның кызын чакыртып алган. Шулай да өйгә керергә курыкканнар». Тәрәзә янындагы утыргыч янына килеп, шуңа басып өй эченә күз салган ике хатын тиз арада янә Раушания апага шалтыраткан. «Раушания, әби чынлап та идәндә ята бит!» - дигән сүзләрне ишетүгә үк, Раушания апаның күңеле олы фаҗига булганын аңлап алган.
- Әнине җидесе көнне, төштән соң үле килеш таптылар, - дип елый Раушания апа. - Ә суд-медицина тикшерүе аның алдагы көнне үк үтерелүен ачыклады. Бер көн буе шунда, идәндә яткан әни. Тиз генә тапмасыннар диптер инде, үтерүче йортны тыштан йозак белән эләктереп киткән. Мөгаен, бу хәлләр кичен булгандыр, чөнки әни ишеген дә бикләмәгән булган. Үтерүче үзе өйгә килеп кергән. Аңарчы өй түрендәге телефон чыбыкларын өзеп аткан. Әни диванда утырган булган, ахрысы. Бәлки ул, мескенем, нәрсә булганын аңышмыйча да калгандыр. Теге явыз бар көченә башына балта-лом белән бәргәләгән, хәтта баш капкачлары батып кергән, тәрәзәләргә кадәр әниемнең каннары чәчрәгән иде. Өйдә бөтен җир, сандыкларга кадәр актарылган. Әнинең балдаклары югалган. Күпмедер акчасы да урлангандыр дип уйлыйм, төгәл санын әйтә алмыйм.
Бу фаҗига бөтен районны аякка бастыра. Полиция килеп җитә, тикшерү эшләре башлана.
Шул көнне генә бертуган энем әни яныннан кайтып китте, - дип сөйли Раушания апа. «Ул үтермәдеме икән?» - дип хәтта аннан да шикләнделәр. Ләкин әниемнең аны озатуын күрүчеләр бар. Үзем дә, ул көнне әнигә шалтыраткач: «Энемнәр нишли?» - дип сорадым. Моңа каршы әнием: «Такси килеп алып китте, ике сәгатьләп вакыт үтте инде киткәннәренә», - дип җавап бирде. Энемнәр кайтышлый аның хатынының туган ягына, Полянга да сугылырга тиешләр иде. Ә аларда телефон тотмый. Әни белән сөйләшүгә үк энемә шалтыраттым һәм недоступен дигән сүзләрне ишетеп, аларның кайтып җиткәннәренә төшендем.
Берничә көн үткәч, әбине үтерүдә шикләнеп, авылда яшәүче ике егет - Рафис белән Илгиз кулга алына. Соңрак, читтән килеп биредә яшәүче тагын бер хатын-кызга шик төшә. Озакламый Илгизне кире авылына кайтаралар. Теге хатын-кыз да кулга алынмый. Ә менә Рафис шул көннән бирле ябылуда. Рафисның әнисе Гөлҗиһан апа үзен кая куярга да белми. Шушы вакыт эчендә тәмам бетерешкән ул, улын кызганудан елый да елый.
- Ул көнне көне буе улым белән бакчада тирес түктек. Янымнан бер дә китмәде. Аны нәрсә өчен кулга алганнарын аңлый алмый тилмерәм. Яшермим, салгалады. Шуның аркасындадыр инде, тикшерүчеләргә дә: «Әбине мин үтердем», - дигән. Күңелем моның чынлыгына һич тә ышанмый. Ул бик мәрхәмәтле бала иде, тавышланып йөргәне, кеше әйберенә кызыкканы булмады. Балтачтан улымны Казанга җибәрделәр. Минем анда барып йөрергә хәлем дә юк, балама ризыклар да илтә алмыйм, - дип уфтана ул.
Һәр ана өчен үз баласыннан да яхшысы юктыр ул дисәләр дә, утыз тугыз яшьлек Рафис турында бер генә кешедән дә начар фикер ишетмәдем. Кемнән генә сорасам да: «Юк, булуы мөмкин түгел, Рафис бик нечкә күңелле, миһербанлы егет. Иясез песиләргә кадәр алып кереп, өйләрендә ашатып чыгара иде. Авылдагы һәр кешенең сүзенә колак сала, нинди генә йомыш белән килсәләр дә, кире борып чыгармый, ярдәм итә иде», - диләр. Җәйге корылык вакытында, кешеләр суга тилмергән вакытта, аты белән кеше саен су ташыган, авырсынмаган. Нахакка эләгеп, кеше хатасы өчен генә харап булмаса ярар иде шушы егет, дип тели Нөнәгәр халкы.
Маһитап әбинең кызы Раушания апа да Рафисның үзе генә шушындый кансызлык кыла алуына шикләнеп карый. «Берничә кеше булгандыр алар, бер генә кеше болай кылана алмас. Нинди хайванның кулы барды икән әниемнең гомерен өзәргә?» - дип үрсәләнә ул.
«Әни янына берничә көннән ялга кайтырга тиеш идем. Ай буе янында булырмын, ярдәм итәрмен, бергәләп күңелле булыр дип хыялландым. Әни дә, үләсен сизгән кебек, соңгы сөйләшкәндә: «Кызым, бер-ике көн алданрак кайт инде», - дип кат-кат кабатлады. Алданрак кайта алмадым шул, шунысы бик үкенечтә калды», - дип өзгәләнә хатын.
Әй, гомер диген син. Балаларын, якыннарын гомерлек хәсрәткә салып киткән Маһитап әбинең кулыннан дини китаплары да төшмәгән бит. Шушындый иманлы, саф күңелле кешенең гомерен кыярга нинди оятсызының кулы күтәрелде икән? Моны Нөнәгәр авылы халкы һич тә аңлый алмый.
Сүз уңаеннан. Әлеге вакыйга булып озак та үтмәде, күрше Чутай авылында улының газиз әтисе гомерен өзүе турында хәбәр килеп иреште. Мондый хәлләр, кызганычка, авыл җирендә дә киң колач җәя башлады. Аллага тапшырдык...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: