Шәһри Казан

Кечкенә кешенең олы хыялы сатыла

«Син безнең янда гомер итәсе» Күрәсең, 5 яшенә кадәр йөрмәгән баланы әти-әнисенең үзенчә киләчәккә әзерләве булгандыр. Шуңа да: «Син - безнең янда гомер итәсе кеше», - дип, гел күңеленә сеңдерә киләләр аның. «Нәрсә, әллә соң мин кешедән кимме? Кемдер эшли алганны мин эшли алмыйммы?!.» - Җан авазы әнә шулай тынгылык...

Реклама

«Син безнең янда гомер итәсе»
Күрәсең, 5 яшенә кадәр йөрмәгән баланы әти-әнисенең үзенчә киләчәккә әзерләве булгандыр. Шуңа да: «Син - безнең янда гомер итәсе кеше», - дип, гел күңеленә сеңдерә киләләр аның. «Нәрсә, әллә соң мин кешедән кимме? Кемдер эшли алганны мин эшли алмыйммы?!.» - Җан авазы әнә шулай тынгылык бирми йөдәтә кызны. Дөрес, башкалар кебек йөгереп-чабып йөри алмаячак, сәхнәдә йөрерлек буй-сын, төз аяклар турында да гомерендә дә хыялланасы юк. Иллә дә мәгәр бу көйгә дә кеше кулына карамыйча яшәп булачак бит... Әйе, әнә шулай бөтен барлыгы белән инана ул үз көченә. Уйлары нигезсез түгел. Кулы эш белә. Операциядән операциягә йөри, сырхауханәләрдә ята торгач, кайда кешедән күреп, кайда журналлардан укып, тегәргә, бәйләргә өйрәнә. Аның бу кәсебе 1996 елларга, ягъни базарлардагы товар кытлыгы беткәнче дәвам итә.
* * *
Мәктәп елларын сагынып искә алучылардан түгел Сәхия. Сау-сәламәт балалар белән бер сыйныфта укуының, сүз дә юк, өстенлекләре булмый калмагандыр. Тик китек күңелне рәнҗетергә күп кирәкме? Монда да йә култык таяклары качырып куела, йә, такта янына чыккач, бөтен бала кычкырып көләрлек берәр нәрсә уйлап табыла тора.
Мәктәпне тәмамлауга, җылы якка китеп, җиңел сәнәгать техникумына технолог-модельер белгечлегенә укырга кергән кыз аннан кызыл диплом алып чыга. Әле дә төрле фасондагы бәйләм күлмәк, кофта һәм җиләннәр, кибеттәге кебек, буе белән сыгылып утыра аның өендә. Берсе дә үзенә дип атап эшләнгән түгел. «Шуларны модельләргә кидертеп, бер-бер артлы подиумга чыгарсаң, үзе бер тамаша булачак», - ди ул. Аның әлеге нияте мәдәният йортында инвалидлар өчен үткәрелгән бер чарада тормышка аша ашуын. Тик Сәхиянең хыяллары бер бәйрәм кысасында гына чикләнерлек идеме соң?! Кафе ачып, шунда төрле чаралар үткәрү иде аның хыялы. Анда, иң беренче чиратта, аралашырга, кеше арасына чыгып, бер «ачылып» кайтырга зар-интизар булып ятучы инвалидлар да үзләрен өйләрендәге кебек хис итәчәк, бу аларның даими очрашу, аралашу урыны булыр, дип, үзенчә планнар корган иде Сәхия. Нигәдер әнә шул «иде»гә басым ясарга туры килә шул, чөнки берсе алдый, берсе алдана торган тоташ базарда яшәп яту.
Беренче кат инде булды дигәндә (2000 еллар башы), заказчы бәяне капыл гына күтәреп куя. Югыйсә бар да алдан килешенгән, ул яшисе йорт беренче катта булып, хәтта өйдән подвалга төшәсе лифтның урынына кадәр уелган була. Нишлисең, подвалда булачак кафега тәгаенләнгән квадрат метрлардан баш тартырга туры килә. Шуңа да хыялына хыянәт иткән ул өйдә яшәүнең дә әллә ни куанычын тапмый ул, бер елдан өч гаиләгә исәпләнелгән аерым коттеджга күченеп китә.
Өмет-хыяллар сатыламы?
Сатыла икән шул... Ә күңелгә кереп оялаган кафе барыбер тынгы бирми. Шуңа да, бер танышының шәһәр уртасында кафега кулай булырлык бинасы барлыгын белгәч, ике дә уйламый шуны үзе сорап бара. Кулында акчасы юк югын, тик әҗәткә биреп торган кадәрлесен вәгъдәләшкән вакытка кире кайтарырга тиешләр. Шуңа да, икеләнүсез үзе дә әҗәткә керә. Тик... Монда да бөтен сроклар үтеп бетеп, әлеге эш мәхкәмәдә берничә кат каралса да, акчасының әле дә булса кайтып җитә алганы юк. Сәхия ханым мәсьәләне инде үзенчә хәл итәргә мәҗбүр: булачак кафесын (рәсемдә) сатуга куя ул. Эре хәрефләр белән бинаның диварларына язып эленгән игъланга урамнан үткән-сүткән гадәти алыш-биреш дип кенә карасалар - ялгышалар. Белегез: кечкенә кешенең олы хыялы сатыла.
* * *
«Сиңа нигә ул?» - кафе уңаеннан сүз чыкканда, гаҗәпләнү катыш бу сорауны аңа моннан 10 ел элек тә, хәзер дә бирүчеләр юк түгел. Үзләренчә, гомер буе таякка асылынып йөргән ханымга ни хаҗәте бар инде аның диюләре бу. Минем исә, ул аны булдырачак, дип исбатларга тырышуым түгел. Иллә мәгәр җиргә каты басып йөрүче, типсә, тимер өзәрлек кайберәүләр тулай торакта яшәп ятканда, әйткәнемчә, ул әнә моннан 5 ел элек хан сарае кебек ике катлы коттеджга күченде. Кемдер җай гына яшәп ятканда, ул, такси урынына Казан, Чаллы һәм Октябрьск юлларында кеше йөртте, озак еллар дәвамында, үзе товар ташып, ларек тотты. Элеккеге хакимият башлыгы Ә.Исхаков, юкка гына аны: «Бал корты белән бер ул безнең Сәхия!» - дими инде. Тора-бара «Пчёлка» исеме аның ларёгына да күчә. Вак нәрсә, диярсез, бәлкем, ә бит яңа йортка күчкәч, челтәрләр дә беренче булып күршеләрнекеннән бик күпкә иртәрәк аның тәрәзәләрендә күренде. Кайчандыр бер метрдан чак калку ханымның карлы чия төсендәге Англиядән кайтартылган машинаны иярләве дә, беренчеләрдән булып кулында чыбыксыз телефон пәйда булуы да сәер тоелгандыр бәлкем. 25 елдан соң сабакташлар очрашуына да ул нәкъ әнә шул машина белән килеп туктый мәктәп каршына. Сабакташларының: «Син безнең арада хәзер иң кәттәсе!» - дип әйтүләрендә бу юлы инде мыскал да кинаяне сизми Сәхия. Чөнки таякка асылынса да, җирдә шактый ышанычлы басып торуын ул үзе дә чамалый. Үсеп килүче кызы, кулында институт тәмамлау турындагы дипломы, ларек кына булса да, үз сәүдә ноктасы да бар - бу инде аз түгел.
«Синең белән билгесез утрауга китсәк кенә...»
«Әти-әнисенә үч итеп, ирсез корсак күтәргән. «Сәламәт бала табып күрсәтәм әле мин сезгә», - дип әйтә ди», - халык арасына таралган мондый сүзләргә генә әллә ни исе китми Сәхиянең. Булган эш булган. Баласын ярып алалар. Чыннан да, сау-сәламәт кыз бала таба ул. Олесяга 2 ай тулды дигәндә, ниһаять, әти булган кеше дә килә. Баланы арба белән тартып, урамга чыгалар. Юк бит, шунда да теле тик тормый халыкның. Имеш, егетне жәлләп: «Җүнлерәк кыз тапмадыңмыни?» - дип, артларыннан кычкырып калучысы табыла. «Синең белән яшәвен яшәп була. Тик кеше аяк басмаган билгесез утрауга китсәк кенә...» - өйгә кадәр озата килгән яшь әтинең соңгы сүзе була бу. Шул китүдән ул башка күренми дә.
...Ә баласын беркемнең кулына тигерми үзе карый Сәхия. Бала туып, өч еллап әти-әниләре белән яшәгәннән соң, 1 бүлмәле фатир да бирәләр үзенә. Бала бер сөйдерә, бер көйдерә дип белми әйтмиләр шул. Сәхиянең дә уттан чыгып суга кергән чаклары аз булмый. 9 яшьлек кыз берүзе ишегалдында уйнаганда, юлга йөгереп чыккан песи артыннан чабып, машина астына керә. 22 метр өстерәлеп бара. Ел ярымга кадәр бара аның шаукымы. «Уң як белән өстерәлеп барган, шул як колагы бөтенләй юк иде. Ул вакытлар искә төшсә, әле дә тәннәрем чымырдап куя», - ди ул...
Бүген Сәхиянең кызы Олесяга да инде 26 яшь. Ире белән ике кыз бала үстерәләр. Ә Сәхия ял көннәрендә оныклары белән әвәрә килеп алырга ярата. Хәзер инде иң матур күлмәк, иң матур башлыкларның шактые, алдан ук атап, Армила белән кечкенә Жасмина өчен бәйләнә. Алар килгәч, Сәхия әбиләренең өе дә бер мәлгә Юдашкин подиумыннан ким булмый.
* * *
Башкалар белән янәшә үк булмаса да, бер аяктан атларга тырышучы ханымның күз карашы ук: «Минем беркайчан да сезнең кебек була алачагым юк. Ә бит сез теләсә кайсы мизгелдә минем хәлгә төшәргә мөмкин», - дип кисәтә күк. Хәер, кемнеңдер үзен әлеге ханымнан өстен итеп күрсәтергә азаплануын сизгән очракта да сүзен шуннан артыкка җибәрмәс иде Сәхия.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: