Шәһри Казан

«ҮКЕНЕРЛЕК ИТЕП ЯШӘМӘДЕК»

«Ходай гомерне дә, тигезлекне дә бирде, Аллага шөкер», - диләр 61 ел пар канатлар булып гомер кичергән Зәйнәпбану апа һәм Маһирҗан абый Нигъмәтҗановлар. Ә бит үзләре бер-берләрен белергә өлгермичә дә кавышкан кешеләр.

1946 елны Казанга абыйсы алып килеп, тегү фабрикасына эшкә керткән Зәйнәпбануны. Ә Маһирҗан атлы егет бу вакытта Румыниядә йөри әле. 17 яшеннән сугышка киткән егетне, дәһшәтле еллар тәмамлангач, санинструкторлыкка укыталар. Көннәрдән беркөнне Зәйнәпбануның абыйсының танышы - Маһирҗанның апасы егеткә кызның адресын язып сала. Егеттән озак та тормый хатлар килә башлый. Хатлар аша гына таныш булган яшьләр 1949 елда, егет отпускка кайткач кына күрешәләр. Ошатышалар. 1950 елның августында армия хезмәтен тәмамлап кайткан егет беренче эш итеп эшкә урнаша әле. Апас районының Шәмбалыкчы авылында физкультура укыта башлый ул. Бер үк вакытта хисапчы, завхоз эшләрен дә алып бара. Ә гыйнвар аенда кызны алып китәргә Казанга килә егет. Әмма Зәйнәпне абыйсы бирергә теләми. «Көчкә Казанга алып килеп урнаштырдык. Тагын авылга китсенме? Әткәй ризалыгыннан башка бирмим», - дип кырт кисә абый кеше. «Бертуган абыемнан качып, эштән чыгып, пропискадан төшеп, аз белгән егеткә ияреп китәргә ничек йөрәк җитте икән шул вакытта», - дип әле дә гаҗәпләнә Зәйнәп апа. Яшьлек шул... Әйберләрне җыеп-төйнәгәнне абый-җиңги сизми дә кала. Дөрес, абыйсы сукыр була аның. Язмышлары бу яктан охшаш егет белән кызның. Зәйнәпнең абыйсы, Маһирҗанның апасы сукыр, икесендә дә үги әниләр...
Абыйсы кызга бик нык үпкәли. Бер ел сөйләшми, туйга да кайтмый... «Бик якын туганың үпкәләгән икән, әйбәт торырсыз әле. Туй үпкәсез булмый», - дип юаталар яшь киленне авылда. Яшьләр бер ел үтмәстән Казанга килеп урнашкач, абый кеше дә йомшый. Кызны әткәсе гомумән дә ачуланмый, кияүне бер күрүдә ярата ул.
Шөкер, тормышлары уңа аларның. Зәйнәпбану апа 708 нче заводка, Маһирҗан абый «Теплоконтроль»гә эшкә урнашалар. 6 ел кеше өстендә фатирда торганнан соң, Зәйнәп апага Беренче май бистәсендә җир кишәрлеге бирәләр. Шунда үз куллары белән җиткергән йортта гомер кичерәләр алар. «Ипи дә кисә белми идең, ызба салырга өйрәттем бит мин сине дип көлә идем мин аннан», - ди Зәйнәп апа. Менә Сәйдәшләре генә кыска гомерле була. Кызын, улын калдырып, 54 яшендә үлеп китә бердәнбер уллары. Инде оныкларның үз гаиләләре, әби-бабалары янына атна саен килеп торалар алар. «Ашказанында яман шеш, яшәмәс» дип куркыткач, бер бала белән калдык шул. Малай укырга да кермәгән иде әле. Февраль башында яткан иде, апрель ахырында гына чыкты хастаханәдән Маһирҗан. Соңыннан бик сакланды инде», - ди Зәйнәп апа. Үзе дә күзләренә 5 тапкыр операция ясаткан кеше ул.
Маһирҗан абый шушы бистә рәисе булып 10 ел эшләү чорында бөтен кешене газлы итүенә куана. Телефон кертү, бистә урамнарына асфальт җәю дә аның катнашында башкарылган. Сугышта вафат булганнар истәлегенә мәрмәр һәйкәл дә куйдырган ул.
«Начар тормадык, кул күтәреп сукканы булмады. Яшь чагында гармунын күтәрә дә, мине ияртеп, мәҗлескә чыгып китә идек. Гармун уйный белгәч, гел чакыралар. Кырык төрле хәйлә табып карыйм бармаска, булмый. Ирләр алар үзләре теләгән эшне беренче эшли шул. Аларга түзәргә кирәк», - ди 83 еллык гомерендә җитәрлек акыл туплаган Зәйнәп апа. «Безгә әрләшеп торырга вакыт та булмады. Үз йортың белән торгач, бакчасы да бар. Анда үскәнне вакытында җыярга, сатарга кирәк. Үзеңә дигәнен дә ясамыйча булмый. Бакчабыз безгә тормышны алып барырга бик булышты, - дип сүзгә кушыла 86 яшьлек Маһирҗан абый. - Менә хәзер шикәр чире башланды, инсульт кичердем. Саф һавада эшләү, хәрәкәтләнү бик кирәк».
Бер-берләрен ярты сүздән аңлап, бер-берләренә ныклы терәк булып гомер кичергән бу пар соклану, ихтирам хисләре уята.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: