Шәһри Казан

»Сине картлар йортына тапшырдым»

Йә, Аллаһ! Йокысыз үткән, озын төннең тагын бер көне узып китте. Миннебикә караватыннан көч-хәл белән торды да, тәрәзәгә күз салды.  Бүген төне буе ач бүредәй улап, түбә калайларын дөбер-шатыр китереп, буран дулады.

Миннебикәнең күз алдыннан бер мизгелдә капка төбе кар белән тулган, шулай булса да иң якын, иң газиз торган җире – туган йорты узды. 

Менә ничә көн инде ул үзенең иртәсен дүрт стена арасында, шыксыз бүлмәдә каршы ала. Бу бинага аны, авырып киткәннән соң, берничә көнгә, дәваланып кына кайтырга дип, улы белән килене алып килгән иде. Тик үзенең хәле яхшырганын, аны караучы шәфкать туташының: “Апа, сөбханаллаһ, кан басымыгыз да тәртип, үзегез дә яшь кызлар кебек әле”, – диюенә карамастан, аны моннан чыгарырга ашыкмыйлар! 

Иркәләп, өсте-башы бөтен булсын, ятимлекнең ачысын сизмәсен дип тырышып үстергән улы килмәсә дә, көн саен хәлен белеп тора үзе. Миннебикә өенә кайту турында сүз кузгатса, төрле сәбәпләр табып, трубкасын кую ягын карый. 

Беркөнне шактый ямансулап түшәмгә карап ятканнан соң, тәрәзәгә таянып, урамдагы хәлләрне күзәтте Миннебикә. Тар гына сукмактан, баласын күкрәгенә кысып кочкан, яшь кенә ана атлый. Бу кызны күрүгә, карчык күзләрен йомды да, уйлары аша үзенең яшьлек елларына кайтып килгәндәй булды. 

...Миннебикә яшьлегендә шәһәрдән авылга кунакка кайткан Мансурга үлеп гашыйк булды. Аның Мансур кебек чибәр, ягымлы, кызларны бер күз сирпеп алуы белән дә үзенә каратырга сәләтле булган егетне әлегә кадәр очратканы юк иде. Кечкенәдән ятим калган, апасы тәрбиясендә генә үскән кызны егетләрнең “баллы” телләренә ышанып, аларның кармакларына эләгергә ярамаганлыгын, аңа аңлатып торучы булмады. Ул җәйге ялларга ял итәргә кайткан Мансурга тәмам ияләшеп бетте, аны чын күңелдән сөйде, шашып яратты. Әллә гыйшык утыннан башы әйләндеме, яки башкасы сәбәп булдымы, кыз анысын төгәл белми. Бер кичне ул Мансурның кочагында таң аттырды. “Мин сине үлеп яратам, беркемгә дә бирмим, үзем янында, шәһәрдә эш тә табам, сине бик бәхетле итәм”, – дип кич буе сандугач кебек сайраган егетнең авызына карап, аның хәйләсенә килеп капканын аңламады шул кыз. 

Озак та үтмәде Миннебикә үзенең көмәнле икәнлеген аңлап алды. Бу хәлне белүгә, апасы Бану кызны бик нык ачуланды. “Үз-үзеңә хуҗа булмаска, егет күрмәгәндәй кылангансың, бу гамәлең өчен үзең җавап тот! Тик шунысын онытма, минем өемдә синең ул балаңа урын юк! Сине тәрбияләп, үз куышыма сыендырып яшәткәнем өчен, рәхмәтең шулмы?!” – дип кычкырды. 

Миннебикәгә апасының бу сүзләре нык авыр тоелды, йөрәге менә туктыйм-туктыйм дип типте. Сөю хисеннән алданган яшь кыз бер дә болай булуын, апасының йөзенә кызыллык китерергә теләмәгәнен яхшы аңласа да, аны бу гамәле өчен берәү дә башыннан сыйпамады. Мансурның да: “Мин әле яшь, тиз генә гаилә корырга теләмим, әлегә миңа бала кирәкми”, – дигән сүзләрен ишеткәч, кызның аяклары баскан җиреннән атламас булды. Шул көннән алып, Мансур кызга берни аңлатмыйча, шәһәргә таба юл алды. Таш бәгырьле, үз-үзен генә яратучы егет Миннебикәне дә, туачак баласын да уйлап карамады. 

Ай арты айлар уза торды. Көзге бер иртәдә кызның тупырдап торган, үзе кебек кара чәчле, түгәрәк йөзле кызы җиһанга аваз салды. Тик Миннебикәгә аны тәрбияләп, ана назын биреп үстерергә насыйп булмады. Үзе дә кеше куышында яшәп көн күргән, тормышын авырлык белән генә сөйрәп баручы анага кызын балалар йортына тапшырудан башка чара калмады. Апасы Бану белән документларын эш итеп бетергәч, Миннебикә газиз баласын балалар йортына илтеп куйды. Берни аңламаган сабыйның әнисе итәгенә ябышып шыңшый башлавын күреп, яшь әни күз яшьләрен тыеп тора алмады. “Кызым, мин ышанам, кайчан да булса, син әниеңне гафу итәрсең, аңларга тырышырсың, без синең белән һичшиксез әле күрешербез”, – дип пышылдады.

Бу вакыйгадан соң шактый гомер үтелде. Миннебикә шәһәр читендә яхшы гына эш табып, үзен хөрмәт иткән егеткә кияүгә чыгып, матур гына гаилә тормышын башлады. Тик бер генә минутка да күз нуры – кызын уеннан чыгармады. Яшьлектәге хатасы хакында иренә дә белгертәсе килмәде, яхшы гына барган тормышлары кителер, тормыш иптәше аны дөрес аңламас дип уйлады хатын. Кызы турында иренә сөйләргә кыенсынды шул ул.

Гаиләне түгәрәкләп, аларның икесен дә чиксез бәхеткә төреп, уллары туды. Газинур белән икесе алар шушы баланың һәр уңышына сөенделәр, кеше янында ким-хур булмасын дип үстерделәр, укыттылар, яхшы эшкә дә урнаштырдылар. Миннебикә үзен иң бәхетле хатын һәм әни дип хис итеп кенә яши башлаган иде, кинәт фаҗигале төстә, аның бар дөньясын тоташ караңгылыкка күмеп, кадерле ире вафат булды.
“Миннебикә апа, сезнең белән барысы да яхшымы? Тәрәзә кырыендагы урындыкка утырып, йокыга талдыгыз мәллә? Ник урыныгызда ятмыйсыз?” – дип дәшкән тавышка айнып киткәндәй булды карчык. 

 “Кисәк кенә үземә әллә ни булды, барысы да яхшы, кызым, борчылма. Мине моннан кайчан чыгарырлар икән, улымнан да бүген көне буе хәбәр юк”, – дип көрсенде Миннебикә
Эх, үткән гомерләр, бушка узган яшьлек еллары диген... Сөеп, Газинурым белән икебезнең мәхәббәтне тигез бүлеп, аның өчен генә дип яшәгән улымнан да бер җылы сүз ишеткәнем, игьтибар күргәнем юк бит. Сабый чагыннан ук әни назыннан ятим калган, күз яшьләре аша: “Китмә, ташлап китмә мине”, – дип әйтергә теләгән кызым кайда икән, нинди микән ул, ниләр эшләп ята икән дип моңсу уйларга бирелде ана. 

Шулчак ишек ачылып китте дә, бүлмәгә аның газиз улы белән килене килеп керде. “Әнкәй, син, зинһар өчен ачуланма инде. Без сине алдап монда алып килергә теләмәдек. Әлегә сиңа монда, картлар йортында яшәп тору күпкә яхшы булыр”, –дип сүз башлады ул.
 “Безнең кайбер эшләребезне төгәллисебез бар, әнкәй ачуланмый гына менә монда кулыңны куй әле”, – дип ашыктырды килене.

Миннебикә озак кына аңыша алмый торды, күзеннән берәм-берәм яшьләре тәгәрәп төште. Ул бары тик: “Китегез, исән-сау йөрегез”, – дип ирен чите белән генә пышылдады. 
Бу арада ананың йөзе сагышлы, уйчан. Ул кәефсез генә бисмилласын әйтеп уяна, тора, юына, тиешле процедураларны ала, тәрәзәгә күз ташлый да, тагын үз эченә бикләнә. Яшәгән дәвердә бәхетнең әз генә тамчысын күрдем дисә, ялгышлык булыр дип курка. Яшь чагында сөйде, сөелде, сау-сәламәт ул һәм кыз тапты, ире белән бәхетле генә яшәде. Тик кечкенәдән ятим калып, үз куышында рәхәтләнеп гомер кичерә алмады, менә инде картлык көнендә дә, авылда рәхәтләнеп яшәмичә, картлар йортында торырга мәҗбүр. 

Реклама

Миннебикәнең төне буе күзенә йокы кермәде, бары тик иртәнге якта гына тәмләп йокыга китте ул. Озак ятмады, әллә нинди сәер төш күрүдән уянып, күзләрен ачты. “Тукта, төшендә, нәни кызын күрде түгелме соң ул? Имеш, Газинуры аны кулыннан җитәкләгән дә, синең кызың янәшәдә генә, мин аны синең яныңа җибәрәм дип сөйләнә.

Минем бер ялгызым шушы шыксыз бүлмәдә ятканыма Газинурым да борчыла. Шушы бәхетсезлегемә үзем генә гаепле, үзем генә... Яшьлек җүләрлеге белән Ходай тарафыннан бирелгән иң зур байлыгымны кызымны язмыш кочагына ташласам, кечкенәдән өф-өф итеп үстергән улым мине ташлап, шушы йортка калдырып китте. Карчыкның күзләрен тоташ яшь пәрдәсе каплады. Кылган хаталары өчен үкенсә дә, бер ни эшләп булмый, артка таба юллар юк шул..
Беркөнне авылдашы Миннебикәне эзләп табып хәлен белергә килгән иде. Шактый сөйләшеп утырганнан соң, улының үзе туып-үскән, беренче адымнарын ясаган нигезен сатканлыгы ачыкланды. 

Миннебикәнең картлар йортына килеп урнашуына да ярты ел була. Бар да үзгәрешсез, улы көн саен шалтыратып хәлен белешсә дә, сирәк килә. Көн саен хәлең ничек, әни дигән соравына, әйбәт дип җавап бирсә дә, йөрәгенең ничек каты итеп сызлаганын үзе генә белә Миннебикә. Иртә туган саен: “Йә, Аллам, кылган гөнаһларымны таныйм, берүк гафу ит мине, балам белән очраштыр, тыныч күңел белән шушы дөньядан китәргә насыйп әйлә”, – дип дога кыла.

Гомер дигәне үз җаена әкрен генә үтте дә үтте. Миннебикә дә картлар йортына, монда эшләүче кызларга да тәмам ияләнеп бетте. Аның кебек үз куышында артык булганнар шактый күренә. Һәр кешенең үз язмышы, үз юлы. “Барысы да җайланыр, иншаллаһ, үзең тапкан, яратып баккан улыңа да рәнҗи күрмә”, – дип күңелен тынычландыра. 

Беркөнне бүлмәгә җыештыручы кыз керде дә сүз башлады: “Миннебикә апа, сезне алмага килгәннәр! Монда яшәгән күп кенә карт-карчыкларның үз өйләренә кайту уйлары бары хыялда гына кала. Ә сезнеке тормышка аша ахрысы! – дип сөйләнде.
“Аллага шөкер, теләкләремнең кабул буласына ышанып гомер кичердем. Син чынлап әйтәсеңме, сеңлем? Димәк, улым белән киленемә дә акыл кергән, үз нигеземә кайтмасам да, алар сатып алган куышта да гомер итәргә риза мин”! 

Шулвакыт ишек ачылып китте дә, йөзгә таныш, түгәрәк йөзле, чибәр, шулкадәр мөлаем кыз килеп керде! Ул Миннебикә әбине күрүгә башта сүзсез калды һәм күз яшьләрен тыеп тора алмыйча: “Мин сине таптым, ниһаять, эзләп таптым, әнкәй! – дип кычкырып елап ук җибәрде. 

Аны күрүгә, карчык бермәл телсез калды. Каршында басып торган кызга карап, үткән хатирәләрен тиз генә барлады, калтырана-калтырана кызга кулларын сузды. “Кызым, синме бу? Балакаем, зинһар, гафу ит мине! Барысына да мин гаепле, балам! Яшьлек җүләрлегем аркасында сине ташлап китсәм дә, күңелемнән бер генә минутка да чыгармадым. Сине эзләргә чарам да булмады!”
Миннебикә шактый тынычлана алмады! Гүя аның йөрәген урталайга бүлгәннәр дә, кире шуны ялгарга маташалар! Аңа кызы каршында бик кыен иде. Ана белән кыз шактый вакыт рәхәтләнеп аралашты, үткән гомер юлын искә төшереп елашып та алдылар. Айгөлгә барысын бәйнә-бәйнә сөйләде ул. Кыз да аңа балалар йортыннан аны бер гаилә алып, назлап, иркәләп үстерүләрен, яхшы белем бирүләрен бәян итте.

– Әнкәй, мине ничек эзләп таптың дисең?! Без бит ул капчыкта ятмый, тәрбиягә алган әти-әни ничек кенә мине чит кеше баласы икәнлеген яшерергә тырышмасын, беркөнне ул сер йомгагы сүтелде. Барыгызга да үпкә хисем кабарды. Күңелем башта сине кичермәде, кечкенә килеш мине язмыш кочагына ташлагансың. Гаиләгә алган әти-әниемнең ничә еллар мине алдап яшәгәннәре башыма сыймады. Тик яши-яши, барысын да төптән уйлаганнан соң, акылыма килдем. Балалар йортыннан алып, мине тәрбияләгән, бәхетле булсын өчен дип тырышкан әти-әниемне кичердем! Сине эзли башладым, сораштым! Хәтта син яшәгән авылга кадәр үк барып чыктым. Кызганыч, анда сине таба алмадым. Тик авыл халкыннан синең язмышың белән кызыксынганнан соң, олы йөрәкле, күп авырлыкларга дучар булган хатын-кыз күзалдыма килде. Аллага шөкер сине эзләп таптым һәм башка сине югалтырга җыенмыйм да! – дип кочып алды Айгөл әнисен.

Миннебикә карчык картлар йорты белән мәңгелеккә саубуллашты. Тик кызы Айгөлгә күченгәннән бирле, улыннан бер хәбәр дә булмавы, ананың тынычлыгын бозды. Телефонына шалтыратып карасалар да файдасыз. Ничә көн инде шалтыратуларга җавап бирүче юк. Беркөнне Айгөл әнисенең боегып тәрәзәдән карап торганын күреп, сүз башлады: “Әнкәй, борчылма әле син алай, әгәр дә ул синең хакында уйласа, ничек тә хәбәргә керергә тырышыр иде. Ничә еллар узганнан соң, сине эзләп табу теләгем көчле булганга, әллә кайлардан таптым бит үзеңне. Әйдә, бу ял көнендә шәһәр үзәгендәге кибеткә барабыз, өс-башыңны да яңартырга кирәк. Шәһәр белән дә танышырсың”, – диде.

Миннебикә кызына яратып карады, иңнәреннән җылы итеп кочып алды. Аллага шөкер, баламны фәрештәләр ташламаган. Әни назыннан яшьли мәрхүм калса да, юлында яхшы кешеләр очравы, дөньяда үз урынын табуда булышкан. Нинди акыллы, иманлы, тәрбияле аның Айгөле. Нинди иркен йортта яши, эш урыны да яхшы. Рәхмәт сиңа, Аллаһым, мең рәхмәт!
Ялларда Айгөл әнисен шәһәргә алып барды. Алар икәүләшеп кибетләрдә йөрде, әнисенең : “Акчаңны әрәм итмә, мин инде олы яшьтә, матур күлмәкләр кирәкми”, – диюенә карамастан, кызы аның өс-башын яңартты. 

Шулай күңелле генә кибеттән чыгып барганда, карчыкның карашы битен сакал баскан, үзе салмыш, авыз кырыеннан гына тәмәке көйрәтеп торган иргә төште. “Тукта, ялгыш күрәмме, бу улым Айнур түгелме соң?”
– Улым, синме бу? Нинди хәлгә төштең, нигә болай түбән тәгәрәдең, балакаем? – дип кычкырып җибәрде Миннебикә. Айгөл шунда ук бу ирнең аның бертуган энесе булуын яхшы аңлады.
– Кичер мине, әнкәй, гафу ит! Хатынымның юха теленә ышанып, сине картлар йортына тапшырдым, туган нигеземне саттым, акча артыннан куып намусымны югалттым... Гафу ит, әнкәй!

Тормыш ул – бумеранг. Адәм баласының тормышын туксан градуска борып куярга сәләтле. Гомер буе хатыны көенә биегән, үз акылын акча белән томалаган, йортсыз, гаиләсез калган, әнисен картлар йортына тапшырып, соңыннан аның аякларына кайтып егылган ир ул Айнур иде...

Илзия Харисова.
Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 май 2022 - 17:07
    Без имени
    Газинур,аинур