Шәһри Казан

Кичермәс, ахры, йөрәк...

Һәр кешенең язмышы үз кулында диләр. Бәлки язмышны үзгәртеп буладыр. Юктыр, дип уйлады ахырдан Таһир. Үзенең үткәнен исенә төшерде. Аларның очрашулары да язмыш кушуы буенча булды бугай. Җәйге җылы көн. Кояш кыздыра. Таһир үзенең иптәшләре белән ял итәргә дип су буена төште. Яр буенда кешеләр кызынып яталар. Су коенырга теләүчеләр...

Реклама

Һәр кешенең язмышы үз кулында диләр. Бәлки язмышны үзгәртеп буладыр. Юктыр, дип уйлады ахырдан Таһир. Үзенең үткәнен исенә төшерде.
Аларның очрашулары да язмыш кушуы буенча булды бугай. Җәйге җылы көн. Кояш кыздыра. Таһир үзенең иптәшләре белән ял итәргә дип су буена төште. Яр буенда кешеләр кызынып яталар. Су коенырга теләүчеләр дә күп. Кемдер еракка ук кереп киткән, кемдер, йөзә белүчеләргә кызыгып, яр буенда гына ята.
Алар да су коенырга булдылар. Атнага бер көн булган ялны ник күңелле үткәрмәскә әле. Булат белән Салават ярыша-ярыша еракка йөзеп киттеләр. Ә Таһир өлгерә алмады. Янында гына ишетелгән: «Батам-батам, коткарыгыз», - дигән тавыш туктатып калды аны. Тупка тотынып йөзәргә маташучы кызны күргәч, үзеннән-үзе елмаеп куйды егет. Батуы түгел, куркып кына кычкыру, ахры. «Сезне коткарырга кирәкме?» - дип, Таһир аны җиргә бастырды.
Куркуыннан йөзе агарган чибәркәйнең озын кара чәчләре матур булып иңенә салынып төшкән. Коңгырт күзләре сөрмә тарткан кебек... Шушы күзләр сихерләде бугай инде аны.
- Рәхмәт сезгә, мин йөзә белмим шул. Ә менә иптәшләрем мине ташлап киттеләр, - диде кыз, елганың уртасына җитүче кызларга карап.
- Мине дә ташладылар, - диде Таһир. - Таныш булыйк, мин Таһир. Ә сезгә кем дип эндәшергә?
- Мин Айсылу. Без укырга керергә дип Казанга килдек.
Ул арада алар янына Булат белән Салават килеп җитте. Айсылуның да иптәшләре судан чыктылар. Тиз танышып киттеләр яшьләр. Тиз уртак тел таптылар, үзеннән-үзе парлаштылар. Таһир белән Айсылу да шул көннән очраша башладылар. Айсылу институтка укырга керде. Таһир, эше бетүгә, аның янына йөгерә, сөйгәненең укудан кайтуын түземсезлек белән көтеп ала башлады. Ләкин тормышта бар да бер көйгә генә бармый шул. Язмыш, тормыш кешене төрлечә сыный.
Ул көнне аларның төзелеш фирмасына бик күп материаллар китерделәр. Таһир шул материалларны бушатышырга дип «КамАЗ» машинасына менде. Шофер егет аның менгәнен күрмәдеме, кинәт кузгалып китте. Тотынырга өлгермәгән Таһир җиргә очты. Аңына килгәндә, аның янында ак халатлы шәфкать туташлары йөгерешеп йөри иде. Хәле авыр, умыртка баганасы нык зарарланган. Таһирның туганнары, Айсылу өчен дә бик зур сынау иде бу. Егет өчен тормышның кызыгы калмады. Нинди йөрәк белән көннәр буе урын өстендә ятарга кирәк. Үзен инвалидлар арбасында дип күз алдына китергән саен, аның яшисе килми башлый.
Кая гына алып бармадылар аны. Туганнары, әнисе аны ташламадылар, ә сөйгәне Айсылу...
- Без бергә була алмыйбыз, Таһир. Мин икенче кешене яратам. Дуслар гына булып калыйк, - диде кыз. Айсылуга үпкәләмәскә тырышты егет. Ләкин йөрәк бар бит әле, күңел бар!
Вакыт дәвалый диләр. Таһир әкренләп йөри башлады. Айсылу турында уйламаска тырышса да, аның турындагы хәбәрләрне ишеттереп кенә торалар. Бәхете булмаган Айсылуның. Рәнҗемәгән дә иде бит, аны аңларга теләгән иде югыйсә.
Таһир эшкә чыкты. Аңа җиңел эш кенә куштылар. Беркөнне кичен эштән кайтканда, вахтада утыручы апа: «Таһир, сине көтәләр», - диде аңа, серле елмаеп. «Кем булыр икән бу?» дигән уйдан өченче катка ничек менгәнен сизмәде дә ул. Ә анда Айсылу - аның сөйгәне, оныта алмаган яшьлек мәхәббәте.
«Айсылу», - диде Таһир ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. Әмма кызның: «Кичер мине, Таһир. Мин ялгышканмын», - дигән сүзләре никтер көтелгән нәтиҗәне китермәде. Таһир теләсә дә, йөрәк кичерә алмас шул. Ул башка Таһир шул инде. «Күрәсең, безнең язмышлар бергә булырга язылмагандыр», - дип уйлады егет Айсылу белән салкын гына саубуллашканда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: