Шәһри Казан

«Киленем энемне үтерде»

Кеше тормышы үзе бер серле йомгак ул. Һәркемнең үз язмышы, буыннарга тапшырасы васыяте бар. Асия апа да ничәмә-ничә еллар йөрәк түрендә саклап торган ярасы белән уртаклашырга ашыкты.

Сугыш башланган көнгә кадәр Асия апа гаиләсе Спас районы Әҗмәр авылында бик матур гына яшәп яткан. Ил кайгысы кечкенә генә гаиләгә дә тәэсир итми калмый. Әтиләре фронтка китә. Күсәкнең авыр башы, иң олы бала буларак, Асия апа җилкәсенә төшә. Йорт-җир карау да, кечкенә энеләрен тәрбияләү дә аның өстендә була. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Асия апа педагогия көллиятенә укырга керә. Соңыннан укытучы булып эшли башлый. Казанга килә, кияүгә чыга. Бер караганда, тормыш җайланган да кебек. Ләкин күрәселәр алда булган икән әле...
1946 елда әтиләре сугыштан яраланып кайтып, вафат була. Әниләре дә каты авырудан соң җир куенына иңдерелә. Асия апа энекәшләренең бердәнбер терәге булып кала. Әмма язмыш аның якыннарын үлем ятьмәсенә суырып алуын дәвам итә. Хәләл җефете яман шеш авыруыннан вафат була аның.
Сыңар канат белән дүрт туганын кеше итүе бик читен була. Шуңа да кечкенәләрен балалар йортына, хөкүмәт тәрбиясенә тапшырырга туры килә. Ләкин үзендә калган энеләренә дә яхшы тәрбия, ата-ана назы биреп җиткерә алмадым дип үкенә ул. Тормыш бераз җайланмасмы, терәгем булмасмы дип, Асия апа янә кияүгә чыга. Ләкин хәләл җефете шайтан суы белән дус икән лә... Ул моны кияүгә чыккач кына аңлый. Энеләре, балалары өстенә, терәк буласы кеше дә Асия апа җилкәсенә менеп утыра.
Үсеп җиткән балалар төрле якка китеп, үз көннәрен үзләре күрә башлыйлар. Тормыш коралар, Асия апаны сөендереп балалар, оныклар үстерәләр.
Энекәше Әгъзәмнең генә тормышы җайланмый. Армиягә барып кайткач, өйләнергә ниятли егет. Ләкин сайлаган яры Алисәне туганнары үз итми. «Безнең гаиләнең мал-мөлкәтен тартып алган кешене йортыбызга кертмибез!» - дип каршы киләләр. Заманында Алисәнең әтисе Асия апаларның гаиләләрен раскулачивать иткән икән. Шуның өстенә, Алисә ике тапкыр кияүдә булырга өлгергән инде. «Белмим, мәхәббәт булдымы икән бу, нәрсә булгандыр, ләкин энемне өйләнәм дигән ниятеннән сүрелдерә алмадык», - ди Асия апа.
Кадерсез ир көнне төнгә ялгап эшли дә эшли. Акча табам дип, тайга якларына кадәр барып чыга. «Эштән кайтышына энемнең ашарына да пешерми иде бит ул!» - дип тирги Асия апа киленен. Авыр эш үзен күрсәтә, берничә елдан Әгъзәм абый авырый башлый. Табиблар, бүсере чыккан, тиз арада операция ясатырга кирәк, диләр. Ләкин пычак астына яту кичектерелеп киленә. Чөнки операция ясалса, маллар, йорт-җир караучы кеше калмый. Ә киленнәре бу эшләрне үз өстемә алмыйм дип кырт кисә. Авыру үзенекен итә, тиздән Әгъзәм абый да гүр иясе була.
Бүгенгесе көндә Асия апа Казан шәһәрендә яши. Балалары, оныклары, туган-тумачалары килеп хәлләрен белешеп торалар. Ләкин Әгъзәм энесе белән Алисәнең уртак балалары гына Асия апаның бусагасын атламый. «Әниләре котыртадыр инде!» - дип елый ул. Югыйсә үзе тәрбияләп үстергән туганының балаларын күрәсе, оныкларын сөясе килә Асия апаның.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: