Шәһри Казан

«Киленнәрем хатамны кабатламасын»

Фирдия белән очрашмаганга шактый еллар үтеп киткән. Беркөнне көтмәгәндә очрашкач, яшьлек елларын искә төшерә башлады ул. «Минем Сәлим өчен үләргә әзер булып йөргән чакларны хәтерлисеңме? Аның белән шулай аерылышырбыз дип кем уйлаган бит. Минем язмыш үзе бер китап язарлык», - диде ул, авыр сулап.

Реклама

Институтны тәмамлап кайтуга, өч ел буе очрашып йөргән егетенә кияүгә чыккан иде Фирдия. Бер ел яшәгәннәрдерме-юкмы, Сәлимнең башка кыз янына йөрүе турындагы хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Фирдиягә бу хәбәрне укучылары ирештерде. Ул башта каенанасын калдырып китәргә кызганды. Улының өйгә кайтмый йөрүенә борчылып, ананың авыруы тагын да көчәеп китте һәм шуннан рәтләнә алмады. Аны соңгы юлга озаткач, Фирдия каенатасы белән Сәлимгә үзенең аерылып китәчәген әйтеп салды. Ире аңа каршы: «Китсәң, кайтырсың әле», - дигәнен дә сизми калды. Шул китүдән алар ягына борылып та карамады ул. Күрше районга барып бер оешмага эшкә урнашканнан соң, шунда эшләүче егеткә кияүгә чыкты. Үзе яратмаса да, Гомәре аны хөрмәт итеп яшәде. Фирдия бала белән өч ел утырып эшкә чыкса, эшләрендә яңа җитәкче. 45 яшьләрендәге ике балалы ир. Хатын-кызларның башын әйләндерергә күнеккән Хәйдәрнең мут күзләре Фирдиягә дә төшми калмый. Бүлмәсенә чакырып теге яки бу мәсьәләне бергәләп хәл итүләр ешая башлый.
Фирдия җитәкчесенә чынлап гашыйк була. Көннәрдән бер көнне бу хакта Гомәренә ул үзе сөйләп бирә. Хатынының көтмәгәндә: «Теләсәң аерыл, минем аннан балам булачак», - дигән сүзләре Гомәрнең йөрәгенә ук булып кадала. Ирнең туганнары да алар белән араларын өзә. Кеше сүзләреннән туеп, алар шәһәргә күченеп китәләр.
«Кеше почмагында яшәүләр, Гомәрнең эшсез интегеп йөрүләре тәмам үзәккә үтте. Шул чакта ник бер кырын сүз әйтсен. Рамилне дә үз баласыдай якын итте. Биш-алты яшьләрендә булгандыр, бервакыт сизенгәндәй: «Нигә мин берегезгә дә охшамаган», - дигән сорау биреп аптырашта калдырган иде Рамил. Дөреслекне ишетүеннән куркып яшим. Олысы Рәхим дә әтиләре башка булуын белми. Моннан берничә ел элек Гомәрне каты авыру аяктан еккач, аны һич авырсынмыйча карадым. Мин аңа бик рәхмәтле. Уйлап утырам да ялгышларым өчен үкенеп бетә алмыйм. Гомәрне ничек рәнҗеткәнмен бит мин. Улларымның хатыннарының минем хатаны кабатламауларын телим», - диде Фирдия.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: