Шәһри Казан

«Кияүгә чыкмасаң, үтерәм»

Сугыш беткәнгә 3-4 еллар булгандыр. Олы Елга (Балык Бистәсе районы) авылында яшәгән чак. Әле авыл сугыш яраларыннан айнып кына килә. Сугыштан кайткан ир-егетләр шактый күренә башлады. Күбесе сугыш инвалидлары, ә тазалары армиядә хезмәт итәләр. Колхозда хезмәт кешеләре, эшче куллар бик кирәк. Яраланып кайтканнарга медицина ярдәме зарур, ә авылда фельдшер юк....

Реклама

Авыл белән көткән фельдшер килгән. Күрше йортта, Гайшә апада фатирда яшәячәк икән. Лиза исемле татар кызы, чибәр икән, диләр авыл егетләре. Лизага күз төшереп, бүлешә дә башлаганнар. Әле яңа гына медицина училищесын тәмамлаган кыз киенүе белән дә авыл кызларыннан аерылып тора.
Авылда элек җил тегермәне бар иде. Тегермәннән ерак түгел пар белән эшләүче двигатель дә бар. Халык телендә «паровой» дип йөртелде. Эшләгәндә үзенә бер үзенчәлекле, нәкъ паровозныкы шикелле тавыш чыгара иде. Бу «паровой»ның төп эше сарык йоны теттерү булса да, он тарту хезмәтен дә үтәгән. Җил тегермәне түгел инде... «Паровой»да Михаил Тюрин машинист булып эшләде. Ике улы, ике кызы бар иде. Беренче уллары Александр, икенчесе Юрий белән шушы авыл мәктәбендә укыдык.
Беренче булып Лиза апа янына баручы Александр була. Бер бара Александр, ике бара да кинәт Лизага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Лиза апа бик гаҗәпләнә. Килеп урнашырга да өлгермәгән бит әле. Салкын карашлы, сөйләшүе дә дорфа Александрның кем икәнен дә белми торып кияүгә чык, имеш.
Лиза Александрга, сабыр гына:
- Александр, тормыш төзүгә балаларча карамыйлар. Мин синең кем икәнеңне дә белмим. Берничә тапкыр очрашуга ук кияүгә чыгалар димени. Бу төпле кешенең уе түгел, балалык. Аннары, минем егетем бар, ул очучы, гомергә бергә булырга дип вәгъдә куештык. Мин вәгъдәмә тугрылыклы булып калам. Башка килеп йөрмә. Гафу ит. Менә сезнең авылда өч ел эшлим дә аннан соң укырга китәм, - ди.
- Лиза, мин аңлыйм. Без руслар булсак та, гаиләдәге кешеләр татарча яхшы беләләр. Әти белән әни гомер буена татар авылында яшәгәннәр. Мин сине беренче күрүдә ошаттым. Әгәр сиңа өйләнмәсәм, яныңа башка егетләр килә башлаячаклар. Авылда егетләр җитәрлек. Барыбер минеке булачаксың. Әзерләнеп тор. «Юк» дигән җавап булырга тиеш түгел. Безнең саубуллашу үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Әтисе остаханәгә килеп кергәндә, Александрның тырышып-тырышып пычак кайраган чагы була. Әтисенең: «Безнең пычаклар җитәрлек бит», - диюенә дә: «Папа, кирәк булыр әле, дөнья булгач», - дип кенә җаваплый егет.
Икенче көнне кич белән Александр Лиза янына тагын килә. Пычагын да онытмый. Лизага тагын бер кат тәкъдим ясарга, әгәр кыз каршылык күрсәтсә, «хуш, бәгърем, син теге дөньяга, ә миңа төрмәгә» дип, кызны чәнчеп үтерү була нияте.
Лиза Александрның куркыту сүзләрен фатир хуҗасына сөйләп биргән икән. Хуҗа хатын аны икенче бүлмәгә яшерә. Александр килеп кереп, Гайшә апаның: «Эш белән китте», - диюенә ышанмыйча, бүлмә саен эзли кызны. Тапкач исә: «Миңа кияүгә чыгасыңмы, юкмы, соңгы сорау. Тискәре җавап була икән, бу пычак йөрәгеңне туктатачак», - дип кычкыра.
Лиза Александрдан ычкынып китәм дигәндә, нәрсәгәдер абынып егыла. Фатир хуҗасы, боларның сөйләшүләренә катнашмыйм дип, ишегалдына чыгып киткән була. Идәндә егылып яткан кызга иелеп: «Юк дип әйтәсең икән... Ал кирәгеңне», - дип, Александр аның ике күкрәк арасына пычак кадый. Гайшә апа өйгә атылып кергәндә, соң була инде.
- Әй Ходаем, нәрсә эшләдең син, җир бит, - дип, Лиза өстенә иелеп акырып елый, авылдашларын ярдәмгә чакыра йорт хуҗасы.
Иртә белән әти-әнисе, егете Дамир да килеп җитә кызның. Дамир сөйгәне өстенә сыгылып төшкән, Лиза гәүдәсен кочаклап елап, тавышы карлыгып беткән.
Кара эшен башкаргач, Александр өенә кайтып тынычлап йоклый. Иртә белән аны кулга алалар. Гайшә апа йортына якынлашырга мөмкин түгел иде. Ярты авыл җыелгандыр. Бар да елый. Александр бәлки психик авыру булгандыр. Ул чакта бала гына булсам да, Лиза апа вакыйгасы һаман күңелдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: