Шәһри Казан

«Күке» әти мәхәббәте

Беренче ирем белән аерылышкан чакта мин сигез айлык авырлы идем. Ирем дип аталган кеше без яши торган кечкенә генә бүлмәгә үзенең очрашып йөргән хатыннарын алып кайта башлагач, үземне кая куярга да белмәдем. Мондый мыскыллауларга түзәр хәлем калмагач, борыныма җиткән авырым белән әнием йортына кайтып егылдым.

Реклама

Кызым да шунда туды. Ирем хастаханә тәрәзәсе төбенә килеп баланы күрсәтүемне сорады. Баласы тугач, бу акылга килгән ахрысы, дип сөенеп, кызымны күтәреп, тәрәзә төбенә килсәм, егылып китә яздым. Иремнән ике адым читтә, безнең бүлмәдә бергә йоклап яткан сөяркәсе басып тора.
Әтисе кызы хакында кызыксыну түгел, уйлап та карамады. Аның каравы, әче телле әнисе, апалары белән берлектә, авыл буйлап минем яманатымны саттылар, баланың үзләренеке булуыннан шикләнүләрен белдерделәр. Шуннан соң анализлар тапшырып, баланың атасын билгеләү өчен судка бирдем. Әти тиешле кешедән алимент алмый идек, анализга бирәсе булгач, эшне иң беренче чиратта алиментка бирүдән башлыйсы булды. Үземнең хаклыгымда тамчы да шигем булмаса да, днк анализлары өчен түләү бик кыйммәт торуын белеп борчылдым. Бала чыннан да шул кешенеке дип табылган очракта гына, ул сумманы әтисе түли икән.
Анализ нәтиҗәләре салынган конвертны судта барыбыз каршында ачтылар. Анда акка кара белән, бу бала иремнеке дип язылган иде. Шуны ишеткәч тә, ир дигәнемнең бер төге дә селкенмәде. Аның каравы, карар чыгарылгач, үзенең анализлар өчен киткән сумманы түләргә тиеш булачагын белгәч, иремнең эченә шайтан керде диярсең. Бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөри-йөри, ул акчаларны миңа түләтергә хакыгыз юк, дип тавыш чыгарды.
Эшеннән ялган белешмә алып, юри озаклап - өч елга якын түләде ул бу акчаларны. Кайсы айда йөз сум акчасы килде, кайсында бөтенләй дә булмады. Алиментын да, ярты ставкага гына эшлим дигән ялган белешмә ясатып, биш йөз сумнан артыгын түләмәде.
Кызыма бер яшь тулган вакытта, мин бер егет белән таныштым. Озакламый аның белән өйләнештек. Бу ирем баламны бик яратты. Беренче адымнарын ясаганда кулыннан тотып йөрергә өйрәтүче дә, аңа уенчыклар, тәм-том ташучы да ул булды.
Балама җиде яшь тулып киткәч, элеккеге ирем ни өчендер баланы күрәсе килү «теләге» белән яна башлады. Гәрчә атна саен диярлек авылга кайтып йөрсә дә, моңарчы бер генә тапкыр да безнең белән кызыксынганы булмады. Әле өстәвенә теге сөяркәсеннән бер-бер артлы өч баласы да туган дигән сүзләр йөрде.
Баламны үз әтисе белән очраштырмаска минем тулы хакым бар. Аңа кызы кирәк түгел. Бала кадерен аңлый башлаган икән, яңа туган сабыйларын карасын, яңа хатынына булышсын. Аңа ярдәм күбрәк тә кирәктер, чөнки өч баласы да сәламәтлеккә туймыйлар икән. Монысын «күке» әти үзе әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: