Шәһри Казан

Күктән җиргә төшерделәр

Без бу ханым белән урамда, дөресрәге, балалар мәйданчыгында еш очрашабыз. Ике яшь ярымлык оныгы Әмирне уйнатырга алып чыкканын белсәм дә, моңа кадәр танышып, иркенләп-озаклап сөйләшеп утырганыбыз юк иде. Ә беркөнне шундый җай чыкты.

Реклама

Минем кайда, кем булып эшләгәнемне сораштыргач: «Ә мин бит сезнең газетагызның даими укучысы! - диеп куймасынмы Гөлия ханым. - Күптәннән алдырам инде. Аеруча гыйбрәтле язмаларын көтеп алам. Безнең - гади халыкның, шуның ише хәлләргә хушыбыз китә бит инде. Кайсын елап, кайсын елмаеп укыйм. Кайбер язма геройларына ачу кабара, бу кешенең үзен бер күрергә иде дигән чаклар да булгалый. Менә безнең күршеләрнең гаилә тарихларын да сериал эчтәлеге итеп алырлык. Газеталарда язган гыйбрәтле язмышлардан бер дә ким түгел.
Алинәне мин балачактан ук беләм. Әти-әниләре белән күрше йортта яшәделәр. Аннан соң башка фатирга күченеп киттеләр. Бик затлы, абруйлы гаилә иде. Ире дә, хатыны да югары урында эшләде. Иркен - зур фатирларына купшы җиһазны кайтарып тутырып кына тордылар. Өч бала үстерделәр. Өчесе дә мин укыткан мәктәпкә укырга йөрде. Олы уллары белән кызлары да, үз тиңнәрен табып, бай гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет-кыз белән парлаштылар дип беләм. Кечкенәләре Алинә белән генә әллә нәрсә булды. Төпчек, иркә бала иде. Чибәр туташ үзен һәрвакыт карап йөртте, матур киенде. 11 нче сыйныфта укыганда чибәр генә егет белән подъезд төбендә машинада утырганнарын еш күрдем. Кияүгә дә шул үз тирәләрендә кайнашкан бай егеткә чыгар дип уйлаган идек. Алай булып чыкмады шул. Әти-әниләре башка урынга күченгәч, берара күздән югалткан идем мин Алинәне. Менә узган ел ахырында безнең күрше фатирга килен булып төшмәсенме кызыбыз! Тел шартлаттык! Аптырамаслык та түгел шул, Борис дигәнем ярлы гына гаиләдән. Әле җитмәсә, рус. Бер бүлмәле фатирда алты кеше яшәп яталар. Аңа өстәп, бер фатирны ике эт, попугай, мәче дә бүлешә! Андагы сасы искә чыдап була торган түгел. Алинәне, аның гаиләсен белмәсәк, аптырамас та идек. Кызның әти-әниләре бик нык каршы булган, диделәр. Әнисе туйга да килмәгән. Әтисе дә тиз генә килеп киткән икән. Ата-анасының фатихасын алмыйча: «Мин Борисны яратам. Каршы чыгасыз икән, бу өйгә башка аяк та атлап кермәячәкмен», - дип, ишек тибеп чыгып киткән бала ул. Борис үзе дә тырыш-булдыклы димәс идем. Килеш-килбәте дә хуш китәрлек түгел. Кирәгеннән артык симездер үзе. Белмим, нәрсәсенә кызыккандыр Алинә.
Ә хәзер менә шуның ачы җимешләрен татый. Бүген аңа 22 яшь. Өч ай элек алты айлык көмәне белән кире туган йортына кайтып китте. Ана кеше нишләсен инде?! Бәгырь җимеше бит, гафу иткән. Алинәнең үзенә аерым фатир да алып биргәннәр. Ә безнең күршедә яшәгәндә бер дә тынычлык булмады инде. Анда тавыш-гауга туйның икенче көнендә үк башланды дисәм дә ялгышмыймдыр. Борис бер айдан соң ук, Алинәнең киемнәрен чемоданга салып, тәрәзәдән ыргытты. Яшь хатын каенанасы белән дә уртак тел таба алмады. Бер-берсенә нинди генә сүзләр әйтеп бетермәделәр. Әлеге алты кешелек фатирда карт әби дә яши. Шуның авылдагы өенә дә кайтып яшәп карадылар инде яшьләр. Анда да сугышып, тәрәзә ватып, өйнең астын-өскә китереп, авыл халкын көлдереп килделәр. Менә шулай яшәп тә, бала табарга уйлаган бит үзе. Хәзер әнә бүген-иртәгә әни булырга җыена. Борис та, бала туу белән үк ДНК ясатам, минеке булган очракта гына ярдәм итәчәкмен, дип әйтә икән. Ахыры ничек булып бетәр, анысын бер Ходай гына белә».
Гөлия ханым күршеләрендәге хәлләрне сөйләде дә нәтиҗә ясап әйтеп куйды: «Гаиләнең таркаласы билгеле иде инде. Әти-әнисенең фатихасын алмыйча, руска кияүгә чыкты. Аннан соң, купшы тормышта үскән кыз бала тиен санап яши алмый инде ул...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: