Шәһри Казан

«Көтеп алган ялгызлыгым»

Мин урланган кыз, - ди Суфия апа, яшьлек хатирәләрен яңартып. - Ярәшкән ярым да, сөйгәнем дә калмады калуын, әмма җан тарткан кешемә насыйп булмадым. Авылда ул чакларда урлау гадәте юк иде кебек. Урласалар да, алдан сүз куешкан парлар гына андый кыргыйлыкка барды. Мин исә унҗиде яшемне дә тутырмаган килеш, уйламаган-көтмәгән...

Реклама

Замир миннән унбер яшькә олы, бөтен яклап тәҗрибәсе тупланган ир-ат иде инде. Кичке уеннарга чыкканда минем аның ягына борылып та караганым булмады, шуңа аның мине күзләвен аңламаганмындыр да. Эчеп-тузынып йөрмәсә дә, күпләр аннан дер калтырап, куркып тора иде. Шкаф кадәр гәүдәле, көрәк куллы Замирны мин абый тиешле зур кеше итеп кенә кабул иткәнмен, күрәсең. Карават япмасына төреп, ат арбасына салып урлап киткәндә, ул булыр дип күз алдыма да китермәдем. Өйләренә алып кайтып, мине чишкәч тә, аптыраудан гарьләнеп елап җибәргәнем истә: «Нишләвең бу, Замир абый, ник мыскыл итәсең мине?» «Иртәгә мулла никах укыр, син бүгеннән минем хатын», - диде ул төксе генә. Абыйларым булса, андый хәлгә тарымаган да булыр идем бәлки, дүрт кыз балалы гаиләдәге сандугач гәүдәле кызны кем якласын? Әти ул чакта култык таягы белән йөри, урындагы хаста иде, әни - гап-гади, эндәшсә, тавышы үзеннән бер метрга да читкә китмәслек кечтеки генә, мескен генә бер хатын...
Замир шул ук төнне үзенеке итте. Ул нәрсә аша бөтен кеше, бөтен хатын-кыз да үтә, әмма мин беренче төнне үк аңладым - Замир минем кеше түгел, һәм мин аны беркайчан да ярата алмаячакмын. Сыны каткан унҗиде яшьлек баланы буйсындыру аңа ничек тоелгандыр, белмим, әмма ул миңа шул төнне: «Мин сине гомерем буе яратачакмын», - диде. Иртәнгә каенана һәм каената белән утырып чәй эчтек, төшкә минем әти-әнине, мулланы чакыртып, никах укыттык.
Утрау шактый кырыс шартларда яши булып чыкты - монда һәр көнне иртән дүрттә торыш, эшең булмаса да, эш табып, төнге уникесез йоклау юк иде. Тырышып яшәмиләр иде бу йорттагылар, кешеләрне уздырырга кирәк дигән нәфес котыртканга чабышалар иде. Авылдагы эшкә мин күнгән, аны аткару берни тормады, бераздан «укырга кереп булмаячак икән» дигән паразит уйдан да котылдым шикелле, әмма төнне көтү... Җаның, тәнең тартмаган кеше кочагына керүдән дә зуррак газап дөньяда була алмый икән. Бер шулай ачылып, үз әниемә сүз каткан идем, ул миңа рәнҗеткеч әллә ниләр әйтеп бетерде. Бөтен кеше үз язмышына күнеп яшәргә тиеш, нинди ир ошатмау, янәсе.
Беренче улыбызны унсигезем тулганчы ук таптым. Әтисенә охшапмы, бик зур гәүдәле булып туды ул - мин исә үлгәндә калдым. Егерме яшемдә ике малай әнисе идем инде. Егерме өчтә өченче улыбыз - төпчегебез туды. Замир мине яратып яшәде, яшермим. Әмма аның яратуы чиргә әверелде. Каената-каенана, үземнең әти-әни гүр иясе булгач та, балалар мәктәпкә киткәч тә, мине эшкә дә чыгармады, кеше белән дә аралаштырмады. Көнләшүе еллар узу белән арта гына иде - мин карт инде, янәсе, син яшь хатын, башкаларга карарга да мөмкинсең. Нинди башкаларга карау ди?! Минем башкалар белән беррәттән эшкә йөрисем, аралашасым, кеше арасында гына буласым килә иде. Ирексездән бөтен юанычым кул эшләренә әверелде - тектем, чиктем, бәйләдем, гөлләр үстердем.
Малайларыбызның өчесе дә үсеп, югары белем алып кеше булды. Икесе, гомумән, зур җирдә хезмәт куя. Төпчегебез авылда калды. Төп йортка килен төшергән идек, аерым яшиселәре килеп, башка чыктылар.
...Бабайны - Замирны җирләгәнгә быел биш ел тула. Кешеләр каршысында матур яшәдек, тавыш-гауга куптарган булмады, балалар да йөзгә кызыллык китермәде. Әмма җанымда кайнаган вулканны мин үзем генә беләм. Үзем теләгәнчә, рәхәт итеп яши алмадым мин. Татар хатыны мондый булмаска тиеш, татар хатыны тын чыгармаска тиеш, дия-дия, гомер үткән дә киткән. Бабай киткәч авырдыр инде, дип әйтәләр миңа. Дөресен генә әйткәндә, ул минем көтеп алган ялгызлыгым. Бәлки, миңа да күп калмагандыр, әмма булган кадәр гомерне мин хәзер үз рәхәтемчә, үзем теләгәнчә яши алам...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: