Шәһри Казан

Көттерәсез, балалар...

Ни өчен берәүләргә яшәү җиңелрәк бирелә, ә икенчеләр исә гомер буена авыр газаплар күрә? Кайгы камчысы әле бер яктан китереп суга, әле икенче яктан...

Наҗия әби, гадәттәгечә, аякларын җылы торбага куеп, бер кулына яңа килгән район газетасын тотып, икенчесе белән үзе куырган көнбагышны чиртә-чиртә тәрәзә янында утыра. Шул арада кемнедер көткән сыман ара-тирә урамга да күз сала. Гомере буена бер үк вакытта берничә эш башкарды ул. Аның уңганлыгына көнләшеп караган хатыннар: «Җендер син, Наҗия! Ничек өлгерәсең соң?!» - дия торганнар иде. Иртән көтүгә сыерын куганда, инде юылган бер көянтә керен дә чайкарга алып төшә.
Ишле гаиләгә килен булып төшә ул. Бер кечкенә йортта каенана, каената, аларның төпчек кызлары һәм Габдулла гаиләсе сыеша. Иң бәхетле тормыш нәкъ менә шушы кысан өйдә, барысы бергә исән-сау яшәгәндә булган икән...
Наҗияләр балаларын башлы-күзле итеп урнаштырып бетерделәр. Төпчек уллары Марат Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә армия сафларына китте. Хатлары да еш килеп тора.
Беркөнне Наҗияне ашыгыч рәвештә почтага чакырдылар. Газиз баласыннан хат килдеме икән? Нигә инде аны чакырып тапшырырга? Почтага көч-хәл белән төшеп җиткәндә аяклары да тотмый башлаган иде инде. Ана йөрәге сизгән икән шул... «Ватан алдында бурычын үтәгәндә Хәлимов Марат Габдулла улы батырларча һәлак булды»...
Аңына килгәндә Наҗия өйдә иде. Карават янында йөзләре үк агарып киткән олы кызы Халисә утыра. Габдулла Наҗиянең аңына килгәнен күреп алды да калтыранганрак тавыш белән:
- Наҗия, теге кара көнгә дип җыеп барган акчаны алып куярсың әле. Иртәгә Шенталыдан поездга утырып китәм... Мәетен алып кайтырга.
Икенче көнне бу вакытта алар инде поездда баралар иде. Гомерең беткән булса, синең туган җирдәме, читтәме икәнеңне карап тормый икән шул Әҗәл. Бигрәк еракка киткән булгансың, Марат...
Частька барып җиткәч ниләр булганын Наҗия томан аша гына хәтерли. Әле ярый ире нык кеше, ир-ат заты барыбер үз-үзен кулда тота ала шул.
Менә алар тагын поездда. Наҗия белән Габдулла плацкартның ике ягында кара-каршы утыралар, ә уртада агач табут... Җитмәсә, поезддагы кайбер җансыз, таш йөрәкле адәмнәр: «Мәетегез исләнә башлады. Йә табутны, йә өчегезне дә бәреп төшереп калдырабыз», - дип орышалар.
Шундый авырлык белән алып кайтып, туган җирендә мөселманча җирләделәр Маратны. Айлар, еллар әкрен генә үз агымы белән үтә торды. Йөрәктәге яра бөтенләй үк төзәлеп бетмәсә дә, тормыш мәшәкатьләре оныттыра икән. Инде оныклар белән шау-гөр килеп, гөрләп яши торган картлык килде. Пенсиягә чыккач ял итәрбез әле дигән карт белән карчык малларын да бер-ике башка арттырдылар, бакчаларын да берничә сутыйга зурайттылар. Олы кызлары Халисәнең генә күптән кайтканы юк. Газиз атасының җеназасына да кайтмады...
Авылның бер башында үз йорты белән яшәүче улы Мәсгут һәм икенче кызы Алисә һәркөнне диярлек аның янына кереп, хәл белеп чыгалар анысы. Оныклары да аңардан өзелми. Кайгы өстенә кайгы дигәндәй, кызы Алисә дүрт баласын кочаклап, тол калды. Сыңар канат белән берсеннән-берсе яшь балаларын үстергәндә кызына Наҗиянең ярдәме бик зур булды.
Инде менә Мәсгуте... Наҗиянең җаныннан нәрсәнедер тартып алдылар кебек. Ни өчен? Әле бит җир җимертеп яшәр урында, тормышының чәчәк кенә аткан чагында... Быел нинди зур йорт өлгертеп күченгән иде ул. Көненә 3-4 тапкыр әнисе янына килеп китә иде. Менә тагын кухня ишегеннән бераз бөгелебрәк керер дә:
- Ниләр майтарып ятасың, әни? - дип әйтер кебек...
Зират Наҗияләрнең бакча башында гына. Аның иң кадерле кешеләре бик якында, тик... Акылы кабул итсә дә, йөрәге һич ышанырга теләми шул: тәрәзәдән күзен алмыйча, Наҗия һаман көтә. Тукта! Кемдер килә. Солдат киеменнән. Мараты түгелме соң бу? Улым, мине чакырасыңмы? Хә-ә-әзер, чыгам! Мамык шәлемне генә алам да...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: