Шәһри Казан

Кызым кыйный

Авылга кайткач, гадәттә, соңгы хәбәрләр белән кызыксына башлыйсың - кем туган да кем үлгән дигәндәй... Күршебездәге Фәрдия карчык та үлеп киткән икән.

Реклама

Кызы кайткан иде. «Инде ярты ел була әнине җирләгәнгә, ни хикмәт, 30 яшендә дөнья куйган танышым күбрәк сагындыра, әни - ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән иде бит, 80 яшенә җитеп үлде. Аллага шөкер дияргәдер инде», - диде ул. Шаклар катып калдым. Әни кешене югалтканнан соң шулай җиңел генә әлеге сүзләрне ничек әйтеп була икән ул? Хәер, Фәрдия апа кызыннан гомер буе кадер-хөрмәт күрмәде шул инде.
Көннәр җылына башлауга, авылга кайта иде Фәрдия апа. Без ул чакта бала-чага, Фәрдия апаның дәү әниебез белән серләшкәнен кызыксынып тыңлыйбыз. Ире белән озак яшәмәгән күршебез. Кызы тугач та ире кул күтәрә башлаган, эчкән, Фәрдия апа, аннан аерылып киткән дә, башка кияүгә чыкмаган. Кызганыч, кызы да ышаныч-өметләрен акламаган аның. Холкы белән атасына охшаган, күрәсең. Кечкенәдән ата кулы күрмәгән кыз кырыс, усал булып үскән, гел әнисенә каршы әйтә торган булган. Үсмер чакта ук начар компанияләргә ияреп, эчәргә, тартырга өйрәнгән.
Фәрдия апа шәһәрдә бер бүлмәле фатирда яшәде. Кызы бер чуаш белән чуала башлагач, әнисе бик каршы килгән, кызын да, өйгә кертмим дип, куып чыгарган, кызы исә әнисен шул вакыйгадан соң судка биргән. Суд нинди хөкем чыгаргандыр, белмим, ләкин кызы барыбер киявен йортка кертте. Фәрдия апа түземсезлек белән җәй җиткәнен көтә иде, чөнки җәен авылга кайта, монда үзе генә, тыныч, кызын күрми тора. Еллар узган саен, күршебез картайды: чәчләре чаларды, аяклары начарланды. Еш кына ул телефон аша дәүәнигә кызының үзен кыерсытуын сөйли иде. Эчеп кайткан кызы гел әнисенә кычкыра торган булган. «Ашарга пешереп өлгермәсәм, хайван, дип сүгә, ямьсез сүзләр әйтеп сүгенә. Берсендә хәтта мендәр белән каплап буа башлады, йа Аллам, кайчан котылырмын. Тизрәк үләсе иде», - дип сөйләгәннәре истә. Соңрак Фәрдия апа йөри дә алмый башлагач, аңа бөтенләй көн беткән. «Берәр җиргә барасы булса, йоклата торган укол кадап чыгып китә. Кашыктан ашатканда кабып өлгермәсәм, ачудан ботканы тәлинкәсе белән авызыма каплый, чиләккә барып өлгерә алмый астыма сисәм, тагын эләгә: суга-кыйный, берсендә әллә нинди дару төймәсе бирде, азрак суырдым да төкердем, шуннан соң үләмме дип торам, укшыта, баш әйләнә, кызым әллә агу биргән булды шунда. Картлар йортына илтер иде дә, пенсиям шактый шул, шуңа җибәрәсе килми», - дип зарланды ул чакта. Ниһаять, бу газаплардан котылган икән! Урыны җәннәттә булсын мәрхүмәнең.
Җәннәт - аналарның аяк астында, дисәләр дә, әниләрен рәнҗетеп яшәүчеләр очрый шул. Югыйсә, әти-әнинең рәхмәте, догасы гына барлык бәла-казалардан саклаучы, яклаучы, аларның рәнҗеше исә бәхетсезлек ишекләренә юл ача. Әти-әниең синең җәннәтең яисә җәһәннәмең, диләр бит.
Ә менә Кытайда быелның 1 июленнән яңа закон керткәннәр. Бала ата-анасы янына елына кимендә ике тапкыр милли бәйрәмнәрдә булса да хәлен белергә килергә тиеш. Әгәр бала анасыннан баш тарта икән, аңа штраф салу яки бер елга ирегеннән азат итү каралган. Бу таләпләр кияү һәм киленнәргә дә кагыла икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: