Шәһри Казан

«Кызым тынычлык бирми. Мине картлар йортына җибәрегез!»

80 яшьлек Сания әби Гыйззәтуллина вакытлыча яшәп торырга бүлмә эзли. Әбинең яшәргә урыны юк дип әйтеп булмый анысы, 45 яшьлек бердәнбер кызы Эльмира белән ул Казанның Гадел Кутуй урамындагы бер бүлмәле фатирда яшәп ята. Дөресрәге, яшәргә мәҗбүр.

Көн дә бәйрәм, көн дә туй
Картлык көнендә бердәнбер кызыннан кадер-хөрмәт күреп яшисе урынга Сания әбине өеннән чыгып китәргә нәрсә этәргән? Шул сорауга җавап табарга теләп, мин аның ишеген шакыдым.

Сания әби - Казан кызы. Әтисе кызы туарга ике ай кала үлеп киткән. Әниләре алты баласы белән тол калган. Соңрак ул хәрби кешегә икенче кат кияүгә чыга, ләкин аның белән дә озак яши алмый, ире хезмәт иткән су асты көймәсен финнар шартлата. Сания әби үзе кияүгә соң чыга. Кызын 35 яшендә генә таба. Аңа да ире белән озаклап яшәргә насыйп булмаган, җиде ел яшәгәннән соң, янгын чыгып, тормыш иптәше янып үлә. Кызы Эльмира да әнисе язмышын кабатлый. Кияүгә чыгып, кызлары тугач, иреннән аерыла. Күп тә үтми, иренең асылынып үлгәнлеге билгеле була.

Тузган торак программасы буенча Сания әбигә Азинодан ике бүлмәле фатир бирәләр. Кызы һәм оныгы Алинә белән ул шунда яши башлый.

- Анда яшәгәндә үк тыныч тормадык. Көн туган саен, кызым белән оныгым: «Бу йортта мин хуҗа», - дип талашалар иде. Аптырагач, фатирыбызны бер бүлмәле фатирга һәм тулай торактагы бер бүлмәгә алыштырдык. Алинә хәзер ире, ике баласы белән тулай торакта, ә мин кызым белән менә бу фатирда яшибез. Шушында күчкәч, кызым тагын да азды. Эчә башлады, өйгә бер белмәгән сәрхушләрне ияртеп кайта. Төне буе эчеп чыгалар, исерешкәч тавышланалар. Эчсәләр дә, йокларга ятсалар да, комачаулыйсың дип, өйдән чыгып китәргә кушалар. Төннәр буе урамда йөреп чыгам. Җәен ярый иде әле, туңмый идем. Менә бу суыкларда урамда нишләп йөрмәк кирәк? Акчам булганда, кунакханәләргә дә барып кунам анысы. Танып бетерделәр инде үземне. Башка кешеләрдән алты йөз сум сорасалар, миннән биш йөз генә алалар. Пенсиям бетеп китсә, вокзалларга барып кунам. Мәрхәмәтле кешеләр күп бит алар. Машинадагылар туктап, әби, төнлә нишләп йөрисең, диләр. Кунарга урыным юк дигәч, вокзалга илтеп куялар. Акча соранып та йөрергә туры килгәли. Пенсия акчам фатир өчен түләүгә китә, кызым эшкә бара башласа, юлга акча сорый. Кибеттән тәмәке алып керергә куша. Аларына өч мең сумлап китә. Биш мең сумына дарулар алам. Нервыдан кул-аякларыма экзема чыкты. Табиблар кыйммәтле мазьлар сыларга куша. Елына биш тапкыр хастаханәгә кереп ятарга туры килә. Шушы көннәрдә тагын хастаханәгә барырга ниятләп торам. 27 октябрьгә кадәр ничек тә кереп ятасы иде инде. Шул көнне дер калтырап көтеп торам, кызым.

27 октябрь Эльмираның туган көне икән. Узган елны, юбилей дип, табын корганнар. Таныш хатыннар килеп, матур гына утырасы иткәннәр дә, барып кына чыкмаган. Ашка таракан булып шешәдәш дуслары килеп кергән.

- Тизрәк чыгып тайдык өйдән. Икенче көнне кайтып керсәм, галәмәт инде монда. Исерешеп, шкафтагы бөтен сервисларны бер-берсенә атканнар, бөтен җирдә ватык пыяла, стенада, ишекләрдә кан таплары. Урындыклар да сынып беткән. Берочтан Хэллоуинны да бәйрәм иттек, диләр. Күрше хатын ирен куып чыгаргач, ул ир бездә яши башлады. Дүрт айлап яшәгәч, хатыны ирен алып чыгып китте. Инде тагын берне ияртеп кайткан. Биш ай бардыр инде, көн дә диярлек эчәләр.

«Бүлмә биреп тормаслар микән?..»
Ике ай элек, картлар йортына җибәрүләрен сорап, социаль яклау бүлегенә дә барган Сания әби. Аңа анда әллә никадәр документ җыярга кушканнар. Сырхауханәгә барып, бөтен табибларда күренеп чыгарга кирәк, дигәннәр. Флюорография узарга барган җирдән егылып, кабыргасын авырттырган. Аннары экземасы азып китеп, хастаханәдә яткан. Вокзалда кунып, салкын тидерергә дә өлгергән. Озатышып йөрергә кешесе дә булмагач, табибларга йөрү һаман кичектерелеп килә икән.

- Күп тә сорамыйм инде мин, бер карават белән ашарыма булса, шул җитә. Иптәш хатыннар да үлеп бетте бит, аларга гына барып кунар идем. Һич югы берәр бүлмә булсын иде. Биш мең түләп торырга да риза. Сораштырып кара әле, бүлмә биреп торучы булмасмы икән. Картлык көннәремне тынычлыкта уздырасым килә, - дип гозерен җиткерде миңа әби.

Кая барырга?
Вакытлыча гына булса да урнаштырып булмасмы дип, мин яшәү урыны булмаганнар өчен «Милосердие» социаль адаптация үзәге мөдире Фирдания Гыймаевага шалтыраттым:

- Без аны ала алабыз, әмма әлегә буш урын юк. Безгә килер өчен Сания Гыйззәтуллина үз районының социаль яклау бүлегенә барып юллама алырга тиеш. Паспорт, пенсия кенәгәсе, флюорография үтүе турындагы белешмә дә алып килсен. Шул очракта гына бездә өч айга кадәр яши ала. Өч ай эчендә ул тиешле документларны җыярга, пропискадан төшәргә тиеш була. Кирәкле документлары җыелып беткәч, без аны картлар йортына озатабыз, - диде ул.

Наталья Сорокина, Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлегенең әйдәп баручы консультанты:

- Картлар йортларына даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган, яшьләре 55тән узган хатын-кызлар һәм 60тан узган ир-атлар кабул ителә. Сания Гыйззәтуллинаның яше 80нән артканлыгын истә тотканда, аның картлар йортына юллама алырга хокукы бар, - диде. - Әмма картлар йортында яшәү бушка түгел. Сания әбинең пенсиясе Татарстанда кабул ителгән пенсионерның яшәү минимумыннан артык икән, ул интернатта яшәгәне өчен үзенең пенсиясеннән 75 процент күләмендә түләргә тиеш була. Әгәр дә инде интернатка керергә теләүче дөм ялгыз түгел һәм аның балалары, йә булмаса якын туганнары бар икән (Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә эшкә сәләтсез туганнарын карарга тиеш булган), алар да интернатта яшәгән өчен чыгымнарны күтәрергә тиешләр. Бу сумма интернатның бер айга бер кешегә исәпләнгән финанс чыгымнарыннан интернатта яшәүче кешенең 75% күләмендәге пенсиясе аермасын тәшкил итә.

Интернатка керү өчен Сания әби социаль яклау бүлегендә бирелгән медицина картасы белән сырхауханәгә барырга тиеш. Закон нигезендә табибларга йөреп чыгу һәркемгә дә мәҗбүри.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: