Шәһри Казан

"Кызы белән таныштым, әнисенә өйләндем"

Ә беркөнне чит номердан смс килеп төште: “Сез кем? Ни өчен минем кызыма смслар язасыз? Сезгә оят түгелме?” Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Бу – Алинәнең әнисе иде. Мин барысын да җайлап кына аңлатып гафу үтендем. Кыскасы, аңлаштык. Ләкин... Моның белән генә бетмәде.

Әнисә белән танышуыбызның һәм кавышуыбызның тарихы бик кызык. Кешегә сөйлим дә, “мондый хәлләр кинода гына була бит” диләр. 

Язмыш шулай хәл итте: беренче хатыным белән озак яшәмәдек, аерылыштык. Уртак балаларыбыз да булмады. Аерылышуга ук икенче кешегә кияүгә чыкты. Мин генә насыйп ярымны таба алмадым. Таныштырып та карадылар, әллә ничек күңел ятмады.

Инде 40тан уздым, ә күңелдә - борчу. Картлык көнемдә ялгыз буласы килми бит. Дустым киңәше белән интернеттагы танышу сайтында теркәлдем. Берничә кыз белән аралашып карадым, берсеннән-берсе сәер тоелды алар миңа. Ләкин Алинә исемлесе белән уртак телне тиз таптык.

Тик 19 яшь булуы бераз куркытты... Бу яшь кыз белән җитди мөнәсәбәтләр корып булмавы көн кебек ачык. Мин - аның әтисе яшендәге ир. Тик шулай да аның белән сөйләшүе рәхәт иде. Без дусларча аралаштык дисәм, Алинә ягыннан миңа карата кызыксыну сизелде. Мин дә ошаттым үзен. Безнең аралашу смс язышу белән чикләнде, без бер тапкыр да күрешмәдек. Шулай берничә атна дәвам итте.

Реклама

Ә беркөнне чит номердан смс килеп төште: “Сез кем? Ни өчен минем кызыма смслар язасыз? Сезгә оят түгелме?” Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Бу – Алинәнең әнисе иде. Мин барысын да җайлап кына аңлатып гафу үтендем. Кыскасы, аңлаштык. Ләкин... Моның белән генә бетмәде. Алинәнең әнисе Әнисә белән языша башладык. Ул миннән ике яшькә генә өлкәнрәк булып чыкты. Иреннән күптән аерылган. Билгеле, яшьләребез бер тирә булгач, Әнисә белән уртак кызыксынулар күбрәк иде.

Арада мәхәббәт чаткылары кабынуын үзебез дә сизми калдык. Көне-төне аралаштык. Хыялландык. Һәм озакка сузмыйча Әнисә белән күрешергә булдык. Башка шәһәрдә яшәсә дә, очрашуга килде. Мин билгеле сәбәпләр аркасында бара алмадым, шуңа күрә Әнисә үзе килде. Ялларны бергә үткәрдек. Ул миндә тукталды, бер ятакта йокладык. Мәхәббәт белән шөгыльләндек. Яныңда шундый чибәр, дәртле хатын ятсын да, ничек түзәргә кирәк? Ул да каршы килмәде. Ир-ат назына сусаган булган...

Яллар узды. Әнисә кире үзенең шәһәренә кайтып китте. Башта бик уйламасам да, тора-бара юксына башладым. Аңа гашыйк булуымны аңладым. “Яшең бара бит, нәрсә көтәсең соң син?” дидем дә, эштән документларымны алып Әнисә янына киттем. 

Аларның шәһәренә тиз ияләндем. Эшкә дә урнаштым. Әнисә белән никах укыттык. Ә инде бер елдан кызыбыз туды. Алинәне дә кызым кебек яратам. Ул мине җылы кабул итте. Кыскасы, без бик бәхетле! 

Фото: pixabay.com

Фәрит К.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 12 сентябрь 2021 - 08:15
    Без имени
    Молодец👍
  • 25 май 2021 - 11:28
    Без имени
    Ужас