Шәһри Казан

«Үлгәнеңне көттем, кадерлем»

Балаларыбыз бер бакчага йөри безнең. Әллә ни дуслар дип әйтә алмасам да, Лилия белән аралашып, сөйләшеп торабыз. Бер-бер артлы ике бала табып, өйдә утырган вакыты әле аның. Олы улы бакчага йөри, бер яшьлек кызы белән кичен бакчага аны алырга килә ул. Яшь, чибәр, ут кебек янып торган хатынны беркөнне танымадым:...


- Хастаханәдә ятып чыктым әле, - диде ул, сораулы карашымны күреп. - Яттым дип әйтүем - уникеләргә кадәр дәвалану алам да өйгә чыгам инде. Аңарчы кызымны күрше апасына калдырып торам. Үземнекеләр еракта тора минем.
Танышым баш миенә кан йөрмәү белән интегә башлаган икән. Утыз яшьлек хатынга тиктомалдан каян килгән андый «чир букеты», дигән идем, сәбәбен дә аңлатып бирде.
- И-и, бу арадагы нервы туздыру инде, - диде ул. - Без бит үз йортыбыз белән бистәдә яши идек. Үз йортыбыз дип, ирем - гаиләдә бердәнбер бала, улыбыз тугач, каенана үлеп китте дә, каената йортны безгә калдырып чыгып киткән иде. Менә хәзер мәхәббәтен ияртеп кайтты да йортны бушатырга куша.
Лилия белән Назыйм өйләнешкәндә, каената белән каенана дигән кеше чөкер-чөкер яшәгән парны хәтерләткән. Бер генә балалары булган гаиләгә килеп эләгүенә кыз сөенеп туя алмаган инде. Имеш, ата-ананың бөтен игътибары, бөтен тырышлыгы фәкать алар өчен генә булачак. Ике катлы коттеджда яши башлаган гаиләдә тавыш-гауганың купканы булмаган. Әти-әни - беренче катта, яшьләр - икенчедә дигәндәй.
- Әй, өйнең бөтен яме әнидә (каенанасын, яратып, әни дип сөйли Лилия. - Г.Җ.) иде инде, - ди Лилия. - Бөтенесен - ирен, улы Назыймны, туган-тумачаны җайлап-көйләп торды. Ул вакытта мин әле кырыгын яңа гына тутырган хатынның шуның кадәр нык таушалуына, сәламәтлеге какшавына гаҗәпләнгән идем. Яши-яши, сернең нәрсәдә икәнен аңладым инде. Каената гомер буе беренче мәхәббәте белән арасын өзмәгән булган икән, ике өйгә йөреп яшәгән. Әни әлеге серне Назыйм исәйгәч, беренче сыйныфка укырга кергәч кенә белгән. Икенчесе белән авырлы булган, анысын төшерткән. «Ике-өч ел түзеп яшәп карадым. Ир балага әти кирәк, - дидем», - дип сөйли иде каенанам. Аннан йөрәк белән хастаханәдә ятып чыккач, аерылышырга карар кылган. Назыйм исә, аерылышу тарихын ишеткәч, ашаудан калган, сөйләшми башлаган. Әни кеше бала хакына кабат ниятеннән кайткан.
Лилия белән Назыймның бала көтү хәбәреннән соң, каенана тиешле кеше әллә ничек матураеп, тураеп киткән. Сөенеченнән очып кына йөрде, дип искә төшерә Лилия. Бала туып, өйгә кайткач та, бөтен мәшәкатьне үз өстенә йөкләп, алдан-гөлдән бала киемнәре алып, көне-төне бала белән мәш килгән.
- Улым безнең кулга тимәде дә, - дип җылы хисләр белән искә ала Лилия каенанасын. - Без рәхәтләнеп кино-концертларга, дусларга йөрдек. Үзе ашата, үзе юындыра, көннәр буе уйната иде Динарны.
Оныгын шулай артык ярату булганмы, әллә әҗәле куалаганмы - каенана биргән иркә-назны бүген 4 яшьлек Динар да оныта алмый икән. Баланың хәтеренә дә мәңге җуелмас булып кереп калган газиз җан йөрәк өянәгеннән бакыйлыкка күчкән.
- Әни үлгәч, Назыйм берара эчеп алды, - дип сөйли Лилия. - Ул гомере буе әнисен әтисе янәшәсендә мәҗбүриләп тотып торуын аңлап яшәгән инде. Шуңамы үзен бик гаепле сизде. Әмма исән вакытта ул әнисенә тун да алып кидерде, чит илгә юлламалар белән дә бүләкләде. Каената да, бик кайгырган кеше кыяфәте чыгарып, бу өй сезгә инде, балалар, дип чыгып китте.
- Кая чыгып китте соң ул?
- Мәхәббәте янына инде. Әнинең кырыгы да тулмаган килеш чит илгә ялга киттеләр. Назыйм телефоннан да сөйләшмәс булды. Безнең тормыш дәвам итте. Озак та үтми, мин икенчегә авырлы икәнемне аңладым. Кызымны каенанам җибәргән дип кабул иттем.
- Каената нишләп кайтырга булган?
- Тегесе котырткан инде. Монда без алагаем зур өйдә яшәп ятыйк, ул фатирда яшәсен, панимаеш. Мин ул хатынны да, каенатаны да кабахәт димен - әни яшәгән йортка ничек кайта инде алар? Мәгънәсез, оятсыз кеше генә шулай эшли ала. Назыйм, әтисенең кыланмышыннан соң: «Әни яшәгән йортка ул өстерәлчегеңне алып кайтмыйсың», - дип, тавыш күтәргән иде дә... Йорт бит каената исемендә. Без менә хәзер түбә эзлибез инде. Минем дә, Назыймның да, әни рухына хыянәт итеп, алар белән бер түбә астында яшисе килми.
- Назыйм әтисе белән аралашмыймы?
- Үлгәнеңне көттем, кадерлем, дигән кебек, әнисен мыскыл иткән кеше белән ничек сөйләшә алсын ул? Әни дә, әти дә үлде, мин бүгеннән тома ятим, дип кенә әйтеп салды. Башта, өйне сатыгыз да, йә башка өй салыгыз, йә, киңәеп, фатир алыгыз, дип сорап та карады ул әтисеннән. Янәсе, әнисе яшәгән нигезгә чит хатын гына килмәсен. Ризалашмадылар. Теге хатын риза түгел, ди. Әни яшәгән нигезгә күкрәген киереп, атлыга-атлыга килеп урнашкан ул хатынны без кешегә дә санамыйбыз. Кеше түгел ул. Йортсыз калганга әрнеми күңел, әни рухын рәнҗетүдән саклап кала алмадык - күңелне әнә шул елата...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: