Шәһри Казан

«ҮЛСӘМ ДӘ ҮКЕНМӘМ...»

Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган... Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...

Реклама

- Исән чакта кач син бәхетсезлегеңнән, - диюемә, унтугыз яшьлек Айгөл, күзләрен мөлдерәтеп:
- Кая качыйм? Әти-әни йортынамы? Шуннан качып кияүгә чыккан идем бит инде мин... - дип, өметсез карашын бер ноктага төбәп, сүзсез калды.
Айгөл белән без туй мәҗлесендә таныштык. Ул Ульяновскидан, кәләш ягыннан, ә мин кияү ягыннан. Кызны, тиздән кияүгә чыга, диделәр. Ике якны таныштырганда, булачак тормыш иптәше белән дип таныштырганнар иде. «Бигрәк сабый, кая ашыга инде бу бала шушы яшеннән?» - дип уйлап та куйган идем әле.
Чыннан да, озакламый Айгөл кияүгә чыкты. Туйларыннан соң бер ай да үтмәс борын, безгә тагын очрашу насыйп булды - монысында инде туганнарыбызның бәби туенда. Сулыгып, тартылып киткән иде Айгөл, күзләрдәге сабыйлык та юкка чыккан. Ә бер тәнәфес вакытында күңеле тәмам мөлдерәгән Айгөл, эчен бушатыр кеше табуына сөенгәндәй, үзе сүз башлады: «Әти - минем әнинең икенче ире. Элек барган ире бик кансыз булган, гел кыйнап торган, шуңа түзәр хәле калмагач, качып киткән. Әти белән ике-өч елдан соң танышып, гаилә корып җибәргәннәр. Әти кырык биш яшькә кадәр милициядә эшләде, бәйрәмдә дә, туган көннәрдә дә өйдә сирәк була иде. Шуңа күрә энем һәм минем белән бәйле мәшәкатьләр, йорт эшләре - барысы да әни өстендә булды. Әни мине кечкенәдән никтер яратмады. Энемнең гаепләре өчен дә гел миңа эләкте. Башта теләсә нинди начар сүзләр белән мәсхәрәләп атса, тора-бара кул күтәрә башлады. «Әтиеңә әйтсәң, аерылышам да энеңне алып китәм, әнә калырсың атаң белән!» - дип куркыта иде. Түздем, әтиемә берни сиздермәдем. Миңа, яшьтәшләрем кебек, егетләр белән йөрергә дә, авылдагы әбиемнәргә кайткач, клубка да чыгарга ярамый иде. Кайчак авылда кача-поса чыкканымны белеп алса яки аңа ошарлык кеше малайлары миңа карамаса, дөньядагы иң ямьсез сүзләр белән сүгә иде.
Илмир белән без әтиемнең авылында таныштык. Кич чыгарга ярамагач, көндез очрашкалый идек. Чибәр булмаса да, сөйкемле иде ул. Аның белән йөргәнемне белгәч тә эләкте миңа. Имеш, чибәр түгел, байлыклары да чамалы гына. Танышкан һәрбер егетнең әти-әнисе белән танышып, тыкшынып йөргәне өчен, егетләр ташлый иде үземне. Ә Илмир ташламады. Бер еллап язышкалап, сөйләшкәләп йөргәннән соң, мине сорап килделәр һәм без никахлашып яши башладык. Башта ярыйсы гына тордык, тик бер шәһәрдә яшәгәч, әни дә еш килгәли башлады. Ул килеп киткән саен, өйдә тавыш чыга иде. Ярты еллап яшәгәннән соң, балага уздым. Көмәнем ике айлык булганда, Илмир белән әнием аркасында талаштык та, мин туган йортыма кайттым.
«Карарлыгың калмаган, балага уздыңмы шул имгәктән? - дип каршы алды әнием. Бераз «матур» сүзләрен яудырып алганнан соң: - Борчылма, мин сиңа ярдәм итәрмен», - дип тынычландырды. Таныш табиблары белән сөйләшеп, икенче көнне үк миңа аборт ясаттырды. Берәр атнадан Илмир килеп гафу үтенде. Әнинең кыланмышларына чыдар хәлем калмаган иде, кабат никахлы ирем белән яши башладым. Озакламый туй да ясадык. Әни дә күнгән төсле булды. Туйдан соң, аборт ясатуымны белгән каенанам миңа шарт куйды: «Ярты ел эчендә балага уза алмасаң, төенчекләреңне төйнәп, өеңә кайтып китәсең». Ә балага әллә ни исе китми торган Илмир, гөнаһымны белгәч, тотып кыйнады. Тукмак иясе булып туганмын, тукмак иясе булып үләрмен дә инде мин. Хәер, үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем?..»
Айгөлнең соңгы сүзләре йөрәгемне өшетеп җибәрде. Нигә таяныч-терәк булырга тиешле кешеләребез кайчак башыбызга күсәк була соң безнең? Өч көнлек дөньяда тагын бер япь-яшь кеше хакында үткән заманда сөйләшеп утырыр көннең дә килүе бар бит, Алла сакласын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: