Шәһри Казан

Маңгайга язган язмышны җиң белән себереп ташлап булмый

Язмыш җилләре адәм баласын кая гына илтеп ташламый. Язмам геройлары Мөнирә апа, Вилнур һәм Гүзәлне дә ул, әнә, Мамадыш районының Шәдче авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына илтеп урнаштырган. Бу - аларның алтынчы йортлары. «Беребез - ут, икенчебез - су» 37 яшьлек Вилнур Закиров белән тиздән 30 яшен тутырачак Гүзәл...

Язмыш җилләре адәм баласын кая гына илтеп ташламый. Язмам геройлары Мөнирә апа, Вилнур һәм Гүзәлне дә ул, әнә, Мамадыш районының Шәдче авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортына илтеп урнаштырган. Бу - аларның алтынчы йортлары.
«Беребез - ут, икенчебез - су»
37 яшьлек Вилнур Закиров белән тиздән 30 яшен тутырачак Гүзәл Фатадинова ике атна элек кенә никах укытканнар. Бер-берләрен монда килеп эләккәнче - Чистай, Алабуга интернатларында яшәгәндә үк белсәләр дә, никахлашып яшәү турында хәзер генә уйлаганнар. 11 майда Шәдче мәчетенә барып, никах укытканнар. Алтын балдаклар алып кияргә дә өлгергәннәр, тиздән язылышмакчылар да. Алга таба ниятләре Казанда фатир сатып алып яшәү икән.
- Мин Казанда әнием һәм абыем белән яшәдем, - ди Вилнур. - Әни үлеп киткәч, абыйның мине карыйсы килмәде. Дөресен генә әйткәндә, без бер-беребезне электән үк сөйми идек. Өстәвенә икебез ике әтидән дә әле. Үз әтиемне бөтенләй белмим, әнинең сөйләве буенча, ул төрекмән кешесе булган. Өебез иске булгач, яңасын бирделәр, анда минем дә өлеш бар. Абыйга шалтыратып, өйләнүемне әйттем, фатир кирәк, дидем. Ул, килегез, сөйләшербез, диде. Монда килеп эләккәнче, артык кашык булмадым анысы, Северный бистәсендә көтү дә көттем, авылларга шабашкага да чыккаладым, бөтенләй һөнәрсез түгелмен.
Шунда сүзне Гүзәлгә күчереп, аны мактап та ала: «Гүзәл белән без икебез ике төрле холыклы. Мин тиз кызып китүчән, ут кебек, ул исә тыныч-сабыр».
Гүзәл тумышы белән Таҗик­станның Ленинабад өлкәсеннән. Әтисе төрмәдә утыра, әнисе, туган тиешле олы яшьтәге ике апасы белән Казанда тулай торакта яшәгән. Көннәрдән бер көнне әни кеше кызы белән туган тиешле кешеләрен ялгызларын гына калдырып, кире Таҗикстанга китеп бара. Олы яшьтәге туганы үлә, икенчесен туганнары Себергә алып китә. Ә Гүзәл беркемгә дә кирәкми булып чыга, аны инвалидлар йортына урнаштыралар. Сигез ел эчендә ул алты интернат алыштырган.
Гүзәл дә, Вилнур да догалар белә, Вилнур намаз да укый дип әйттеләр миңа интернатта эшләүчеләр. Минем белән саубуллашканда да алар, сезне дә, безне дә Ходай ярдәменнән ташламасын, дип калдылар.
«Беркемем дә юк минем»
Шул ук интернатта яшәүче Мөнирә апа Гаделҗанова 1941 елгы. Кырык елдан артык вертолет заводында эшләгән. Ике тапкыр кияүгә чыккан, ике иреннән дә уңмаган. Хәер, беренчесе белән алай начар яшәмәгәннәр алар. Яшьләр арасына каенана гына кереп йөдәткән.
- Улым Айварны алып, иремнән аерылып киттем. Ирем башка хатынга өйләнде, әмма аны яратып тормаган, күрәсең. Бер юлы әнисе белән, син генә аердың мине Мөнирәдән, яшисем юк бу хатын белән, дип, каты итеп ызгышканнан соң, асылынып үлгән. Икенче ирем дә рәхәт күрсәтмәде. Холкы бик начар булды, кул да күтәргәли иде. Аңардан улым Айрат туды, бөтенләй яшәрлегем калмагач, киттем. Нишләп шундый бәхетсезмендер инде дип гел уйлана идем. Чынлап торып бәхетсезлек исә мине алда көткән булып чыкты. 26 яшьлек улымны иптәшләре кыйнап үтерде. Икенче иремнең анасы олыгайган көннәрендә сукыр калды, караучысы да булмады. Әле улым, әле үзем авылга аның янына кайтып-килеп йөрдек, - дип сөйли Мөнирә апа, үзе, елап җибәрмим дип, бер мәл иреннәрен тешләп тора.
Мөнирә апа Тукай урамындагы ике катлы иске баракта яшәгән.
- Улым команди­ровкага китәргә тиеш иде, мин төнге поезд белән авылдан килдем. Улымны озаткач, янабыз, син өйдәме, сикер тизрәк тәрәзәдән дип кычкырдылар. Куркуымнан ничек сикергәнемне дә белмим. Бөтен аяк бармакларым сынган иде. Документлар ясатып йөргән арада, яшәү урыны булмаганнар өчен ачылган социаль үзәктә яшәдем. Улым командировкада һаман тоткарланды. Соңыннан исә аны иптәшләре асып куйганлыгын ишеттем. Менә шул көннән бирле мин картлар йортында. Яныма килеп йөрүче түгел, шалтыратып хәл сорашучым да юк. Көнем оекбашлар, башмаклар бәйләп, улларымны сагынып үтә. Бөтен юанычым шул, - дип йомгаклады үзенең тормыш җебен Мөнирә апа. Аннары өстәп куйды: - Маңгайларга язган язмышларны себереп ташлап булмый җиң белән...
Вилнур Закиров белән Гүзәл Фатадинова никах укыткан.
Мөнирә апа Гаделҗанова улларын сагынып яши.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: