Шәһри Казан

Мари көмешкәсе гаепле

Исеректән исерек туа, диюләре медицинада расланды инде. Дөньяга таза-сау хәлдә килсәләр дә, аракыга бик иртә тартыла исерек балалары. Лилиянең дә әтисе еш эчә, атналар буена айный алмый ята.

Шулай да гаиләдә 9 бала үсә алар. Олырак балалары аталары бик бозылганчы яралгангадыр, әйбәт кенә укып, шәһәр тирәсенә китеп урнаштылар. Ә соңрак туган балалары эчкечелеккә күбрәк тартылдылар. Иң соңгы бала бөтенләй даун булып туды. Бу авылда даун авырулы балалар берничә. Башка төр зәгыйфьлекләр белән туган балалар да күп. «Авыл җирендә 70-80 нче елларда ук ни өчен бик күп авыру балалар туа икән?» - дип сорагач, бер табиб: «Мари көмешкәсенең зарары дип уйлыйм мин», - дигән иде. Бу авыл мари авылы белән янәшәдә генә. Кибеттә аракы йә кыйммәт, йә бөтенләй юк. Марига барып, көмешкә алып кайтып эчә халык.
Авыру энесен дә карыйсы булгач, авылда кала Лилия. Энесе озак кына приступлар белән азаплана. Күп ашый, зур гәүдәле, күтәрергә бик күп көч кирәк. Итле ризыклар гына ярата, ошатмаса, өстәлне аударып ташлый. Шулай азаплана торгач, 30 яшьләрендә үлеп китә.
Лилия дә эчәргә, тәмәке тартырга ияләнеп китә. Бер бәйрәмнән соң исереп, егетләр белән йоклап авырга калып, берсен үзенә өйләнергә мәҗбүр итә ул. Хатынын эчәргә яратуыннан, тәмәке тартуыннан биздерә алмагач, бала дип түзеп яшәгән ир аерылып китә. Ә Лилия кабат кияүгә чыга. Әмма эчәргә яратучы ике кеше килешеп яши алмыйлар, ир бала тугач, аерылышалар. Әти-әниләре дә картаешып үлеп китәләр, үзе әле бер җирдә, әле икенчесендә куыла-куыла эшләп көн күрә Лилия. Беренче ире, яңадан өйләнеп, әйбәт кенә тормышта яши, кызы белән дә аралашып тора. Әтисенә охшап акыллы, тәртипле булып үсеп, тормышка чыгып яши кызы. Улы исә эчәргә ярата, эшләргә теләми. Әнисенең нинди көндә яшәвен белеп торган кызының гына аны уйлап йөрәге яна. Каенанасы - олы йөрәкле хатын: «Алып кайт анаңны, тилмертмә», - дип киңәш бирә аңа. Әнисен алып киткәч, энесе иркенләп дуслары белән җыелышып бәйрәм итә башлый. Чираттагы бер «бәйрәм»нән соң ут чыгып, өйләре янып бетә. Үзе исән кала калуын, әмма бер ялгызы, өйсез, гаиләсез... Акылга килерме, билгесез. Әйе, һәркемнең бәхете үзенең кулында шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: