Шәһри Казан

Мәдинәм-гөлкәем

Ильяс укытучы булып эшләгән мәктәптән ерак түгел газета-журналлар сата торган киоск бар. Атнасына бер-ике тапкыр шунда сугылып китү егетнең гадәтенә кергән иде. Анда эшләүче олы гына яшьтәге апа аны күптәнге танышы кебек каршы ала. Бүген киоск янына килеп, тәрәзәсеннән караса, анда ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле, озын сары чәчләре иңбашына...

Реклама

Ильяс укытучы булып эшләгән мәктәптән ерак түгел газета-журналлар сата торган киоск бар. Атнасына бер-ике тапкыр шунда сугылып китү егетнең гадәтенә кергән иде. Анда эшләүче олы гына яшьтәге апа аны күптәнге танышы кебек каршы ала.
Бүген киоск янына килеп, тәрәзәсеннән караса, анда ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле, озын сары чәчләре иңбашына төшеп торган бер кыз утыра. Йөзе, кыяфәте белән нәкъ Ильяс хыялланган кыз инде. Егет үзенә кирәкле газеталарны сорады. Кыз аларны сузганда, карашлар очрашты. Егеткә шушы караштан ниндидер җылылык бөркелгәндәй тоелды, күңеле әллә нишләде. Кыз ягына тагын бер караш ташлады да читкәрәк китте, чөнки киоск янында, зур булмаса да, чират бар иде.
Кичен, иртәгә бирәчәк дәресләрен әзерләргә утыргач, нишләптер эше бармады. Ни булды соң әле?
Иртәгәсен, үзенә кирәкле газета чыкмаган көн булса да, киоск янына тукталды, исәнләшеп, бер журнал сорады. Кыз аны таныды, елмайды һәм журнал сузды:
- Рәхим итегез!
Үзе мөлаем булудан тыш, тавышы да ягымлы икән. Ильяс, бу кыз белән танышырга теләп, гәпләшеп алырга уйлаган иде дә, чит кешеләр пәйда булды: берсенә программа кирәк, икенчесенә - кроссворд. Янә читкә китәргә туры килде.
Тагын бер көн үтте. Киосктагы кыз күңел тынычлыгын бозды булса кирәк, гел күз алдына килә дә тора. Ильяс бүген ничек тә аның белән якыннанрак танышырга булды. Кеше юклыктан файдаланып, сөйләшеп алырга ният итте. Тик сүзне ничек башларга?
- Бу киоскта элек бер апа эшли иде, ул кайда? - дип сораудан башкасын тапмады.
- Ул апа пенсиягә чыкты. Хәзер инде монда мин эшләячәкмен.
- Ә исемегезне сорарга мөмкинме?
- Мәдинә. Искерәк исем инде...
- Нигә иске булсын. Аның җыры да бар бит.
Башкача әңгәмәне дәвам итеп булмады - тагын кеше җыелды. Киоск шундый урын бит инде ул, кеше өзелеп тормый.
Икенче көнне Ильяс, чәчәкләр кибетенә кереп, иң матур букетны сайлап алды. Аны киоск тәрәзәсе аша кызга сузды. Көтелмәгән бү­ләктән кыз аптырап калгандай булды һәм, рәхмәт әйтеп, сораулы карашын егеткә төбәде.
- Эшләгән җиремдә ях­шы гына премия бирделәр, шуның шатлыгыннан, - дип ялганлады Ильяс. - Моны кем беләндер бүлешәсем килде.
Аннары кыюсыз гына өстәде:
- Бүген эштән соң озатып куйсам, риза булырсызмы?
- Юк, мөмкин түгел. Бү­ген әнием белән кибет­ләрдә йөриячәкбез.
Алдагы көндә Ильяс тәкъ­димен тагын кабатлады.
- Юк, булмый, - дип кырт кисте Мәдинә. - Минем каршы алучым бар.
Димәк, ире бар дигән нәтиҗәгә килде ул. Их, егет, егет, тагын соңлагансың. Димәк, буйдак тормышың дәвам итәчәк.
Алдагы өч көндә Ильяс киоскка сугылмаска, анда утырган сөйкемле кызны күрмәскә тырышты, чөнки аның күзләре белән очрашу йөрәген тагын яндырачак иде. Шулай да дүрт көн дигәндә түзмәде, киоск каршына тагын килде. Мәдинә аны күптәнге танышы кебек ягымлы каршы алды:
- Бу көннәрдә никтер күренмәдегез. Сез бит даими сатып алучым.
- Мин командировкада булдым, - дип ялганлады егет, һәм эчендә хисләр ташкыны кайнаса да, тиз­рәк китәргә ашыкты. Әмма бу кыз белән кызыксынуы арта гына барды. Аны кем каршы ала икән? Ире ниндирәк икән? Кичкә таба шул ти­рәгә килеп, каршыдагы бер йорт почмагыннан күзәтә башлады. Нәкъ кичке сәгать җидедә киоск ишеге янына ук «Жигули» машинасы килеп туктады, аннан бер ир чыкты, киоскның ишеген ачты да аннан күренгән Мә­динәне, кочаклап ук алып дигәндәй, машинасына утыртып китеп барды.
Ильяс үзенә нәтиҗә ясады: болай кочаклап ук алгач, димәк, ире. Димәк, синең яну-көюләрең бушка гына... Буш өмет, буш хыяллар...
Бер атна киоск янына бармады. Андагы кызны ничек тә онытырга кирәк иде. Тик әсир иткән хистән тиз генә котылып буламы соң. Бу мөлаем хатын белән яшәүче бәхетле ир ниндирәк икән дип кызыксынды. Якын­нанрак күрәсе иде...
Бу юлы Ильяс якында гына торган кибет яныннан күзәтергә булды. Нәкъ сәгать җидедә шул ук машина килеп туктады, аннан шул ук ир килеп чыкты. Элеккечә ишекне ачты, аннан Мәдинәне кочаклап ук алып машинасына утыртты һәм китеп тә бардылар. Егет шунысына игътибар итте: иркәй шактый олы яшьтә кебек тоелды, кепкасы астыннан чал чәчләре дә күренеп калды. Ире шулай карт микәнни?
Тагын бер атна үтте. «Мәдинәм-гөлкәем» моңы Ильясны тагын киоск янына әйдәде. Кичке сәгать җиде. Машина һаман юк. Менә эчтән ишек ачылды, иң башта таяна торган таяк күренде, аннары сак кына аякларын сузып Мәдинә үзе чыкты. Баскычтан төшкәндә чак кына егылмыйча чайкалып куйды. Шул чакта Ильяс җитез генә килеп, аны тотып алды.
- Бүген килеп алучы юкмыни?
- Юк шул, әтием чирләде, машина йөртерлек хәлдә түгел.
- Мин аны ирегез дип торам.
- Кая инде ул миңа дигән ир, мин бит гарип-гораба, - диде дә Мәдинә сулкылдап елый башлады.
Бер-ике адым атлауга, кызның бер аягы шыгырдап куйды. «Протез?! - дип уйлап алды Ильяс. - Менә нигә бу кызның озаттырасы кил­мәгән икән?»
Ә кыз һаман елый. Егет аны көчкә тынычландырды. Икәүләп якындагы бер эскәмиягә барып утырдылар. Кыз шунда үзенең тарихын сөй­ләп бирде.
«Уфада университетның беренче курсын тәмамлаган җәйдә, юлаучы җиңел машинага утырып, кайтыр юлга чыктым. Бер үрне төшкәндә каршыга зур тизлектә килүче икенче машина күренде. Калганы бер-ике секундта булды. Тормозлар чинавын, көчле бәрелү тавышын һәм каядыр очканыбызны хәтерлим. Күземне ачтым. Бөтен нәрсә ап-ак. Димәк, больница. Уң кулымны күтәреп, башымны капшасам, күземне, авызларымны гына калдырып, марляга чорнаганнар. Сул кулымны күтәрим дисәм, анысы гипста. Сул аягым сызлагандай тоелды. Исән кулымны сузсам - аяк юк. Кычкырып елап җибәрдем. Дежур медсестра йөгереп килде, кнопкага басты, ашыга-ашыга, табиб килеп керде. Мин елыйм да елыйм. Ниндидер укол кадап кына туктаттылар.
- Нигә минем аягым юк? - дим.
- Башкача булмый иде, - диде табиб. - Авариядә бер аягың чәрдәкләнеп бет­кән иде. Гангрена куркынычы туды. Ярый әле, бер аягыңны һәм кулларыңны саклап калдык. Алары да сынган иде. Өстәвенә баш миең селкенгән булып чыкты. Өч көн аңыңа килә алмадың.
- Аяксыз калганчы, үлә­сем булган, - дим.
- Алай димә, - диде табиб. - Син бит әле яшьсең. Бөтен тормышың алда. Иң мөһиме, исән калдың.
...Больницада бик озак яттым. Хәзер инде ике ел өйдә утырам. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Егерме яшьтә - инвалид. Иртән әни белән әти эшкә китә. Көне буе ялгызым үрсәлә­нәм, үземә урын таба алмыйм. Аптырагач, менә ­киоскка эшкә урнаштырдылар».
Кыз тагын елый башлады.
- Мәдинәм-гөлкәем, - диде Ильяс. - Мин сиңа бер күрүдә үк гашыйк булдым. Риза булсаң, чык миңа, сине һичкайчан ташламам.
- Риза булыр идем дә бит, имгәк буласым килми. Ашыкма әле, соңыннан үкенүең бар...
Бу сөйләшүдән соң тагын ике ай үтте. Нәкъ кичке сәгать җидедә киоск янына машина килеп туктады. Аннан Ильяс килеп чыкты. Киоск ишеген ачып, Мәдинәгә чыгарга ярдәм итте, аны сак кына үзе янына утыртты. Машина Ильясның йортына юнәлде. Үзе руль артында, алдан җыры бара: «Мә­ди­нәм-гөлкәем». Ә янәшә утырган Мәдинәкәйнең йө­зендә шатлык балкый. Бу минутларда дөнья йөзендә шушы икәүдән дә бәхетлерәк беркем юктыр кебек тоела иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: