Шәһри Казан

Меңнән-мең бәхил

Шәрифулла карт соң гына уянып китте. «Авыруым чигенә, ахрысы. Шифаханәгә килгәч, беренче тапкыр изрәп йокланылган», - дип сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды. Әмма палатадагылар берсе генә дә Шәрифулла картның сүзен озайтмадылар. Хәтта бер сүзеңә биш җавап кайтара торган 18 яшьлек бөтерчек Рәшит тә, култык астына градуснигын кыстырган хәлдә, түшәмгә төбәлеп ята бирде....

Реклама

Шәрифулла карт соң гына уянып китте.
«Авыруым чигенә, ахрысы. Шифаханәгә килгәч, беренче тапкыр изрәп йокланылган», - дип сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды. Әмма палатадагылар берсе генә дә Шәрифулла картның сүзен озайтмадылар. Хәтта бер сүзеңә биш җавап кайтара торган 18 яшьлек бөтерчек Рәшит тә, култык астына градуснигын кыстырган хәлдә, түшәмгә төбәлеп ята бирде.
Карт, урын-җирен рәтли-рәтли, палатадагыларга күз салды. Почмакта яткан Зарифулла карт кына күренмәде. Аның матрасын ук, бөтәрләп, караватның бер башына этеп куйганнар.
- Кайда Зариф карт?
Шәрифулланың соравы тагын җавапсыз калды.
- Телегезне йоттыгызмы әллә?
Шул мәлдә палатага шәфкать туташы килеп керде.
- Градусникларны җыябыз, процедураларга әзерләнегез.
- Туктале, кызым, хет син әйт инде, кая китте Зариф карт, чыгарып җибәрмәгәнсездер бит. Хәле авыр иде бугай.
- Хәле авыр иде шул, бабай. Балалары гәүдәсен килеп алып та киттеләр инде. Бүген җирлибез, диделәр.
Шәрифулланың тез буыннары калтырады. Кинәт кенә тәне хәлсезләнде. Кул-аяклары ойый башлады. Көч-хәл белән урын өстенә барып ятты.
Бәхиллеген сорады бит кичә Зариф карт Шәрифулладан. «Рәнҗемә миңа, бир бәхиллегеңне», - диде. Шәрифулла, үҗәт, телен бәйләп куйганнармыни, ләм-мим дәшмәде. «Үзәгенә үтеп үкенсен әле бераз, азаплансын әле. Шифаханәдән чыгарганда сөйләшербез, бәхиллегемне дә бирермен, бүтәнчә дөньяда ничек яшәмәк кирәк, ахирәт бар бит әле», - дип уйлады Шәрифулла. Ә Зариф китте, мәңгелеккә китте.
* * *
Дөньяда хайван затының кешегә булган мәхәббәте шул дәрәҗәдә булса да булыр икән. Һәрхәлдә, Шәрифуллага шулай тоела иде. Кыргыйлыгы өчен түгел, горурлыгы өчен, атка Мустанг дип исем кушты. Йорт эшләренә җигәргә дип ниятләнгән ат булса да, Шәрифулла аны иркәләп кенә, кәефенә карап кына эшләтте. Авыр йөкләр төямәде. Вакыты булмаганда, Байтүш белән бергә чыгарып җибәрде. Байтүш тә үз итте Мустангны.
Үтә дә сизгер иде Мустанг. Бер җәйдә Шәрифулла, хатыны Җәмилә белән, коры-сары җыярга дип, урманга әзерләнде. Атны җигеп, капкаларны ачып куйды Шәрифулла. Ә ат ник кенә кузгалсын урыныннан. Әрләп тә карый, үгетләп тә карый хуҗасы. Эт инде күптән урамда, Мустангның чыкканын гына көтеп йөри. Ниһаять, Мустанг, аякларын авырлык белән генә атлап, урман ягына юл алды. Урман олы юл артында, тыз да быз машиналар узып кына тора. Чыгып өлгермәсәң, хәвеф буласын көт тә тор. Ат өлгерде. Ә Байтүш... Эт ыжгырып килгән машина астына килеп керде. Юл читенә чыгарып салганда, исән иде әле Байтүш. Соңгы тапкыр зәңгәр күккә тутырып карады ул, аннары күзләре белән Мустангны эзләгәндәй итте. Ә анысы, озын муенын эт ягына сузып, үзәкләргә үтәрлек итеп кешнәп куйды. Шәрифулла тагын эт алып үстерде үстерүен. Әмма Мустанг өчен ул эт әллә бар, әллә юк иде.
Ел артыннан ел узды. Ат та олыгая, Шәрифулла да картая башлады. Шәрифулла карт тирә-якка сүз җибәрде: яхшы кеше туры килсә, суяр өчен түгел, асрар өчен атны бушка булса да бирер идем. Кешесе табылды. Күрше авыл карты Зарифулла ат артыннан килде. «Ышан инде, Шәрифулла, әйтәм бит, суяр өчен алмыйм, йорт-җир арасына кирәк», - диде. Ышанды Шәрифулла. Күрше авыл ерак түгел, барып хәлен дә белешеп, күрешеп тә йөреп була, дип, үзен юатты ул. Ат туган нигезеннән бик авырлык белән генә кузгалды. Байтүшне күмгән вакыттагы җан авазы тагын яңгырады. Мустанг китте.
Атна-ун көн үттеме икән, Шәрифулла картның район үзәгенә йомышы төште. Кайтышлый Мустанг янына да кереп чыгармын, яңа урында ничек урнашканын да карармын, дип, атка ашатырга кибеттән бер-ике бөтен ипи алды. Автобусны күрше авыл турысында туктатып, Зарифуллалар өенә таба китте. Әмма Зарифуллаларның капкасы бикле иде. Зарифулланың күршесе, капка янында торган чит кешене күреп, сораштыра башлады. «Менә Зарифуллага ат саткан идем, шуны күреп, бераз ашатып та алырмын дип килгән идем». «Соңаргансың инде, абый, атны алып кайткач та суйдылар аны».
Шәрифулла һушыннан язып егылды.
«Ат рәнҗеше кемгә төште икән? Миңамы, әллә Зарифуллагамы? - Шифаханә караватында озак уйланып ятты Шәрифулла. - Мин кешене бәхилләргә өлгерә алмадым, ә ул, минем бәхиллекне алмыйча, бакыйлыкка күчте».
Шәрифулла, беркемгә берни әйтми генә киенеп, район шифаханәсеннән чыкты, дөресе - качты. Автобуска өлгерәчәк әле ул. Мәетне күмешергә өлгермәсә дә, кабере янында булса да...
Өлгерде. Зарифулла кабере өстенә соңгы көрәк балчыкларны салганда килеп җитте ул. Бер ирнең кулыннан көрәген алып, кабер өстендәге балчыкларны озаклап тигезләде: «Меңнән-мең бәхил, меңнән-мең бәхил».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: