Шәһри Казан

«Өмет яшәтте!»

50 ел бергә яшәгән пардан: «Шулай озак еллар ничек бергә яши алдыгыз?» - дип сорагач, үзеннән-үзе бер мәзәк искә килеп төшә. Бер парга да шундый ук сорау бирәләр. «Яшәдек инде, - ди ир. - Азрак кычкырышсак, кайнарланып китә идек. Шуннан соң мин урамга чыгып китәм - суынырга. Кергәндә хатын да...

Реклама

Күптән түгел генә алтын туйларын билгеләп узган Саҗидә һәм Фидаил Шәйхлиевлар гаиләсенә баргач, гаилә башлыгы да бу мәзәкне искә төшереп көлеп алды. Әмма Фидаил абый белән Саҗидә апаның гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшәүләрен аларның күзләренә карауга ук күреп була. «Бабай әйбәт булды, Аллага шөкер. Аны берничек тә яманлый алмыйм. Сугышмадык-талашмадык, матур гына яшәдек», - диде инде җитмешенче дистәне ваклаган хуҗабикә. Саҗидә апа сезне үзенә ничек карата алды дим Фидаил абыйга. «Бик чибәр, матур булды ул. Тормыш итә башлагач та уңай яклары ачылып кына торды. Гел мин теләгәнчә инде: миңа туры килгән гади авыл кызы. Әни дә хатының авыл кызы булсын дип әйткән иде», - диде Фидаил абый. - Шәһәр кызлары белән авыл кызлары арасында аерма зур бит ул. Авыл кызы өч яшеннән үк җирдә тырмаша башлый, эшне белеп үсә. Мин Казанда техникумда кич белән укыдым. Анда да кызларны күзәтеп йөри идем. Арада шәһәр кызлары да, авыл кызлары да бар иде, ә аерма зур. Шәһәр кызлары һаман ирен буяп утыра, авыл кызлары исә әллә кайдан тыйнак, тырыш булулары белән җәлеп итә». Күпләр бер күрүдә гашыйк булуга ышанмый, ә менә Фидаил абый, киресенчә, бар ул андый нәрсә, ди. Шәйхлиевларның мәхәббәт тарихы болайрак була. Саба районының Симет авылы егете туганнарына Арча районы Клачы авылына кайта. Шунда фабрикада читекләр, чүәкләр тегүче булып эшләүче яшь чибәр кызга бер күрүдә гашыйк булып куя. Бер ел очрашып-яратышып йөриләр. Көннәрдән бер көнне Фидаил абый: «Болай булмый бу. Киттек Казанга», - дип, сөйгәнен үзе белән алып та китә. Шулай итеп өйләнешеп яши дә башлыйлар. Беренче елларда яшь парларга бер дә җиңел булмый. Аларга 7 кв метрлы барак бүлмәсендә яшәргә туры килә. «Мичен ягарга, суын ташырга кирәк, утынны да үзебезгә әзерлисе иде. Ике баламны да шунда яшәгән вакытта таптым әле мин. Эштән кайтасың - өй суык. Балаларны караватка чишендереп тә тормыйча яткырам, аннары өйне җылытам, ашарга пешерәм. Менә шул баракта тилмереп яшәдек, минем өчен бик авыр булды ул», - дип искә ала ул елларны Саҗидә апа. «Шулай да сабыр итә белдек, яхшыга өмет итеп яшәдек. Яшьләр бүген ник шулай тиз аерылышалар дип уйлыйсыз. Сабырлык юк аларда. Барысы да тиз кирәк: фатиры да, машинасы да. Яшәтеп кара син аларны бүген баракта. Бер минут та тормыйлар...» Фидаил абый да, озак еллар буе бергә яшәүнең сере сабырлыкта ди: «Шул сабырлык яшәтә инде, бүген булмаса, иртәгә барыбер булыр әле дигән өмет. Аннары фатирын да бирделәр, Аллага шөкер. Ул елларда эшләгән кешегә бирәләр иде анысы», - ди ул. Ә өметләре акланган Шәйхлиевларның. Бүген алар Кояшлы шәһәр микрорайонында иркен, якты фатирларында яшиләр, тормышлары җитеш. Гомер буе иңне-иңгә куеп, тырышып эшләү белән ирешелә барысы да. Алар икесе дә авыр эштә хезмәт куялар. Фидаил абый иртәдән кичкә кадәр төзелештә булса, Саҗидә апа башта балалар бакчасында, ә аннары Киров исемендәге Казан каучук заводында тегүче булып эшли. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар. Бер эшләгән кеше тик тора алмый инде ул: Шәйхлиевлар да гел хәрәкәттә. Саҗидә апа да, Фидаил абый да авылны бик яраталар, туган якларына бик еш кайткалап торалар. Саҗидә апа кул эшләре белән мавыга: йон эрли, оекбашлар бәйли.
Рәхәт булды бу гаиләдә. Бик җылы һәм якын итеп каршы алдылар. Саҗидә апа да, Фидаил абый да ачык һәм якты йөзле кешеләр. Шулай бер-берсенә терәк, таяныч булып, бер-берсен куандырып-сөендереп тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын аларга...
PS. Саҗидә апа белән Фидаил абый дөрес әйтә бит. Хәзер яшьләрнең күбесенең тормышлары җитеш: торыр урыннары бар, машиналары кулда. Әти-әниләрнең күбесе барысын да алдан кайгырта-хәстәрли. Тормыш авырлыгы ир белән хатынны бербөтен итә. Әзергә бәзер булып кына яшәүче яшьләр хәзер бер-берләренең ярдәменә мохтаҗ түгел, күрәсең. Ә бит күп вакытта нәкъ менә авырлыклар берләштерә...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: