Шәһри Казан

Мәңге яшәсен дошман

- Үлеп кенә харап итте ул мине, - диде Лениза, үз язмышын бәян итеп. - Дошманың үлүдән дә кыенрак нәрсә юк. Менә хәзер кемне кара яндырып көнләштереп яшим дә кем белән узышыйм ди мин? Кыен, бик кыен дошмансыз калу... - Зилә белән бер авылдан без, - ди Лениза. - Беребез...

Реклама

- Үлеп кенә харап итте ул мине, - диде Лениза, үз язмышын бәян итеп. - Дошманың үлүдән дә кыенрак нәрсә юк. Менә хәзер кемне кара яндырып көнләштереп яшим дә кем белән узышыйм ди мин? Кыен, бик кыен дошмансыз калу...
- Зилә белән бер авылдан без, - ди Лениза. - Беребез югары оч, икенчебез түбән оч чибәре булдык. Мәктәптә дә яхшы укыдык - олимпиадаларга бер-беребездән узыша-узыша әзерләнә идек. Дошманлык шул елларда ук бөреләнсә дә, чәчәге чыгарылыш сыйныфында «атты». Икебез дә армиядән кайткан Раифка гашыйк булдык. Безгә - 15 яшь, Раиф исә егермесен тутырып кайткан әзмәвердәй егет. Танцыларны калдырыш түгел, болай да тал чыбыгы кебек билләрне нечкәртеп җибәрдек, инәйләрдән күлмәклек ситсыларны даулап кына торабыз. Икебезгә бер үк урын тәтеде - егетебез бер чыгуында мине, икенчесендә Зиләне озата иде. Менә шул чагында без бер-беребезнең бугазын чәйнәр дәрәҗәгә җиттек. Раиф шәһәргә китеп баргач кына тынычландык.
- Ник, Раиф синең ирең булып чыга түгелме соң инде?
- Әйе. Урта мәктәпне тәмамлауга Зилә дә, мин дә, үч иткәндәй, бер үк уку йортын сайлаганбыз булып чыкты. Алабуга педагогия институтына укырга кердек. Монда бер потокка туры килдек. Юк-юкта күрешеп торабыз. Бәрәч, берзаман кызлар Зилә артыннан Раиф исемле егет йөргәнлеген әйтмәсеннәрме? Мине корт чактымыни! Нинди Раиф әле ул - авылдашмы әллә? Белештек - шул икән. Студентлар белән кичә оештырганда пәйда булды ул. Минем шунда беренче дошманлыгым күпереп чыкты - үлсәм үләм, Раифны барыбер үземнеке итәм. Иттем. Бер тулай торакка килгәндә, и-и, авылдаш килгән, бер чәй эчертми чыгарасым юк, дидем дә бүлмәгә чакырдым. Ул: «Юк, рәхмәт, Зиләне эзләп килгән идем», - дип карышып маташты үзе. Әмма аны кызлар кыстый-кыстый минем бүлмәгә тартып кертте. Алар чыгып китүгә, минем халат төймәм ычкынды... Ике айдан мин көмәнле идем. Шунда авылга кайтып никах укыттык.
Бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм. Раифның Зилә белән минем арада икеләнүе хак иде. Мин өлгеррәк кенә булдым. Тавышланышып яшәдек дип әйтә алмыйм. «Теге вакытта бүлмәңдә ничек сихерли алдың син мине...» - дип кенә әйткәләштергәне булды.
- Зилә нишләде?
- Җиңелде. Минем каршыда борынын күтәрми башлады. Әмма аннары соң бер дигән ир табып, шуңа кияүгә чыкты. Бер мәктәпкә эшкә урнаштык. Мин биология, ул тарих укытты. Аннан икебез бер йорттан фатирлар алдык. Ярышу дәвам итте.
Син кешеләр нигә комарлы уеннар белән кызыксына дип уйлыйсың? Чөнки азарт дигән хис мәхәббәттән дә көчле! Шул азартка бирелеп янып яшисең, пульс көчәя, бит очлары алсулана. Адреналин, кайф ул! 35 яшькә чаклы Зилә белән икебез дә бер-беребездән узыша-узыша матур-зифа булдык, бервакытта да ялкауланырга, картаерга ирек куймадык, күздә сер бирми торган очкын сүнмәде. Ә ул чукынчык үлде дә китте... Дошманым иде кәнишне, коллективта да аз аяк чалмады, аттестацияләр вакытында «яндыра» иде. Йөрәк өянәге тотты. Ире, бер кызы калды.
- Дошманлыкны татыгансың, ә дуслыкны?
- Дуслык һәрвакыт ясалма төшенчә ул. Беркем дә беркемгә үзеннән дә уздырып бәхет-уңыш теләми. Анысы аның кыланчыклык кына. Кеше үзен яратырга, яраттырырга тиеш. Ә дошманлык сәламәт хис ул. Кешедән ким булмаска, узарга, үсәргә, ялкауланмаска. Мин дошманлык ягында. Шуңа әйтәм бит - Зилә үлеп китте, ә миңа ярышырга кеше калмады. Чәч-баш та каралмаган әле, фитнеска бармаганга да өч атна булды. Мәхәббәт булсын да нәфрәт булсын икән ул - алар булганда гына яшәп була...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: