Шәһри Казан

Мәхәббәт бар ул...

Без аның белән адашлар. Гадәттә, адашлар язмышында охшашлыклар була дип әйтәләр. Ләкин мин яз­мыш­лары­быз­ның охшаш булуын һич телә­мәс идем... Адашымның гыйбрәтле язмышын сезгә дә бәян итәргә булдым.

Реклама

...Булат белән без институтта укыганда таныштык. Кара чәчле, зур зәңгәр күзле егеткә игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Ул да миңа күз аткалап йөри, тик сүз катарга кыюлыгы җитми. Ярты еллап укыгач, бер группадашыбыз туган көненә чакырды. Хәйран кызып кит­кән кызлар килеп сүз каткалап карасалар да, эреп китмәде Булат. Миңа - егет­ләр, аңа кызлар якынлашса, никтер безнең карашлар очрашкалап куя иде. Үзем эчмәгәч, сәрхушләр арасында буталып йөргәнче өйгә кайтыйм дип, урамга чыгып киттем. Мин атлыйм, минем арттан кемдер ашыгып атлый. Бераз шул рәвешле куышып кил­гәннән соң, безнең адымнар тигезләште. Бу Булат иде. Шул көннән соң без, булмаган сәбәпләрне бар итеп, бер-беребезгә шалтыраткалый башладык. Дә­ресләрдән соң ул мине озатып куйгалый иде.
Икенче курста укыганда Булат никтер күңелсезләнеп йөри башлады. Тикшеренү­ләр үтеп төрле дәвалау курслары алганнан соң, хәле хәй­ран яхшыргандай булды. Тик тулысынча тикшеренү өчен хастаханәгә ятарга ки­рәк, диделәр. Булатның хәлен белергә баргач, аның әнисе белән таныштым.
Бер якта яшәмәсәк тә, тукталышка бергә чыктык. Шунда Булатныкы кебек зур зәңгәр күзләрендәге борчуын яшерә алмаган Мәрьям апа миңа: «Яратасыңмы син минем Булатымны?» - ди­мә­сенме! Мин ни дияргә дә белми аптырап торганда, ул җавабын да бирде: «Яратасың, кызым, күреп торам. Ул да сине өзелеп сөя, тик аның бит санаулы гомере калып бара». Шул сүзеннән соң аяк астымда җир убылгандай булды. Мин яшьләремә буылган халәттә үк­сеп елаучы Мәрьям апаны тынычландырырга тырыштым. Кая соң ул, баласының гомере бетәчәген белгән ананы тынычландырырлык көч дөньяда бар димени?!
Бераз тынычланганнан соң, Булатка берни дә сиздермәскә сүз куешып, Мәрь­ям ханым белән саубуллаштык. Хастаханәдән шактый хәлләнеп чыккан Булат үзенең авыруы хакында берни белми иде. Аның кебек тормышны яратучы, аның кебек һәр минутның кадерен белүче оптимист кеше дөньяда башка юктыр.
Ә беркөнне ул мине үзләренә кунакка чакырды. Кыенсынып кына булса да бардым, Мәрьям апа әзерләнеп көтеп торган икән. Өй­ләрендә һәр нәрсәдән затлылык бөркелә, бөтен җир­дә чисталык, тәртип. Озакламый әтисе дә кайтып җитте. Әсгать абый инженер, шактый җитди күренсә дә, аралаша башлагач, Булатның шаянлыгы аннан икәнлеген аңладым. Мәрьям апаның тәмле ризыкларыннан авыз иткәннән соң, Булат сүз башлады: «Әти-әни, мин Гөл­нараны бик яратам, өйлә­неш­сәк, каршы килмәссезме?» - димәсенме бу! Минем шаккатудан телем әй­ләнмәс, башым эшләмәс булды. Әтисе: «Гөлнараң риза булса, без риза», - ди. Әлеге сөй­ләшүнең булачагын башына да китереп карамаган Мәрь­ям апа, аптыравын яшерергә тырышып: «Иртә­рәк түгелме соң?» - дип, миннән тискәре җавап булачагына ышанган иде бугай. Ә мин шулчак: «Риза!» - диюемне сизми дә калдым.
Әлеге сөйләшүгә ике ай узганнан соң, без Булат белән кавышып, аларда яши башладык. Минем гомеремнең иң бәхетле дә, бәхетсез дә көннәре башланды. Ул мине, мин аны өзелеп сөям, андый мәхәббәт бик азларга гына тәти торган мә­хәббәттер, аның нинди зур бәхет булуын аңлату мөмкин түгел. Ә бә­хетсезлегем шушы бәхетне озакламый югалтачагымны аңлап бәр­гәләнүдән иде.
Кавышуыбызга бер ел була дигәндә, Булатның хәле кискен начарланып китте. Соңгы стадиягә җиткән кан рагын дәвалап булмый, диделәр. Дарулардан шифа таба алмаган, санаулы көннәре калуын белмәсә дә, күңеле белән сизгән Булатка бу дөньядан матур һәм үпкәсез генә китү юлын күрсәтүче ниндидер остаз кирәк иде. Остаз дигәнең аны үзе тапты ул чакта...
Мин укуда, әти-әнисе эштә чакта урамда аңын җуеп егылган Булат яныннан мөселман булган кешеләр: «Исеректер бу!» - дип җирәнеп китеп барганнар. Ә менә соңрак остазы дип йөрткән Дмитрий ул вакытта аңа ярдәм кулы сузган. Булат аңына килгәч, адресын сорап, өйгә кайтарып куйган. Соң­рак Дмитрий хәл сорашып еш кына шалтыраткалый башлады. Нәтиҗәдә гомере­нең соңгы көннәрен яшәүче Булатта ниндидер өмет чаткылары уятучы, бу дөньядан теге дөньяга матур гына күчү юлларын да күрсәтүче шул Дмитрий булды. Булатка бу дөньядан бәхетле булып китәргә, ә әнисенә бу авыр хәсрәт белән алга таба да яшәргә юл күр­сәтүче дә ул булды.
Каенанам белән каенатам янына атна саен кереп йө­рим. Миңа башка яр табарга ­кушалар. Тик Булатымны алыш­тырырдай кешене мин мәңге очратмаячакмын. Бы­ел инде Булатсыз бишенче язымны каршылыйм. Майда кавыштык, майда мәңгегә аерылыштык та. Һаман яратам, кайтмасын белсәм дә, һаман көтәм. Юктыр дисә­ләр дә, чын мәхәб­бәт бар икән ул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: