Шәһри Казан

«Мәхәббәт – вакытлы авыру»

«Мәхәббәт 14-16 яшьтә генә була, кызым. Вакытлы авыру ул. Өлкәнрәккә киткәч ияләшү, гадәт дип атала башлый» - тормыш иптәше белән 50 елдан артык матур гына гомер иткән гаилә башлыгы авызыннан мондый сүзләр ишетү сәеррәк булды.

Реклама

Әминә апа белән Рәшит абый Зариповлар икесе дә Казанда туып үскән, бүген дә башкалада яшиләр. Икесенең дә әтиләре сугышта вафат булган, икесе дә уртача гына яшәгәннәр, үз көчләре белән көн күргәннәр. Танышу-кавышуыгыз турында сөйләгез әле, дигәч, илле ел элек булганны каян хәтерлик, дип елмайганнар иде, йомгакны сүтә торгач, бөтен нечкәлекләренә кадәр исләренә төште. Бишбалтага эшкә барганда электричкада аралашып киткәннәр икән. «Армиядән кайткач, яшь кызларны тансыга чакырам - чыкмыйлар. Әһә, мин әйтәм, картая башлаганмын икән», - дип, Рәшит абый көлдереп тә алды. Озак очрашмаганнар, өйләнешеп тә куйганнар. «Хезмәт итеп кайткач, бер кыз белән очрашып йөри башладым. Әтисе татар, әнисе марҗа моның. Бик бай торалар иде. Берзаман кибетче: «Кара, Рәшит нинди акыллы, армиядән бернәрсәсез кайтты да бай кызны эләктерде», - дип сүз чыгарды. Шуны ишетүгә, теге кыз белән араларны өздем. Әминәгә сүз кушканчы, башта йортларын барып карадым», - дип, Рәшит абый кабат үз фикеренә әйләнеп кайтты.
23 яшьлек егет белән 21 яшьлек кыз менә шулай гаилә корып яши башлыйлар. Башта әниләре янында яшәп торсалар, бераздан Рәшит абыйга эшеннән бер бүлмәле коммуналка бирәләр. Берникадәр вакыттан аны өч бүлмәлегә алыштыралар. 1964 елда кызлары Венера, 1969да Эльвира дөньяга килә. Менә шул уртак ояларында кырык елга якын яшәгән Зариповлар. Берничә ел элек, кечкенә кызлары ипотека буенча фатир алгач, Рәшит абый белән Әминә апа теге торакларын сатып, Казан уртасына күчәргә мәҗбүр булган. Кызларына акчалата ярдәм итү өчен шулай эшләгән алар.
Бүгенге тормышларыннан канәгать булсалар да, Зариповлар элеккеге заманны сагынуларын яшермиләр. «Ял йортына ике атнага юллама 7 сум 20 тиен тора, рәхәтләнеп ял итә идек. 120 сум хезмәт хакы ул вакытта җитеп ашкан иде», - дип сөйли Рәшит абый. Ә уртак тормышларыннан бер дә зарланмыйлар, илле ел бер көн кебек кенә узды, диләр. «Кем баш, кем муен, дип уйланып тормадык, тормыш кудык. Ызгыш-талаш чыкканда дәшми кала белергә кирәк. Син каршы дәшмәсәң, теге кеше дә суына», - дип, Әминә апа озын гомерле гаилә төзү серләрен чишә. «Дәшмәгәч, эчкә җыелмыймы соң ул?» - диюемә каршы Рәшит абый: «74 яшькә җиттем менә, җыелмады әле», - дип, тагын көлдереп алды. Аныңча, ир-ат вакчыл, саран булмаска тиеш. Андый кеше белән торып булмый, ди Зариповлар беравыздан. Илле ел элек тә шулай булгандыр, хәзер дә бер-берсенә юл куеп, ярты сүздән аңлап яши Зариповлар. Гаилә башлыгы «мәхәббәт юк» дип ышандырырга тырышты тырышуын, тик аларга карагач, моның белән бер дә килешәсе килми шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: