Шәһри Казан

«Мәхәббәтем хәзер күкләрдә яши»

Бер ел элек Казан аэропортында, «Боинг-737» очкычы һәлакәткә юлыгып, 50 кешенең гомере өзелде

17 ноябрь якынлаша. Республика халкының йөрәкләре кабат кысылып куячак. Казан аэропортында һәлакәткә очраган «Боинг-737» очкычы телгә алынган саен, күз алдына бер ел элек телевизордан көне-төне күрсәтелгән җан өзгеч видео килеп баса. 50 кешенең бер мизгелдә юк булуын һәркем белә. Әмма бер ел эчендә күпме күз яше түгелгәнен беребез дә белми.

Язмыштан качып булмый
«Татарстан» авиакомпаниясенең «Боинг-737» самолеты Казанга 18.25 сәгатьтә Мәскәүдән юл тоткан. 19.40та Казанга килеп җитәргә тиеш булган. Әмма 19.25тә самолет, беренче тапкырдан утыра алмагач, икенче әйләнеш ясаганда, биеклеген югалтып, борыны белән очыш юлына төртелеп шартлаган. Бортта 44 пассажир һәм алты экипаж вәкиле булган. Әҗәл барысын берьюлы алып киткән.

Эльмира Хәйдәрова һәлакәттә бортпроводник булып эшләгән ирен югалткан. Югалткан, дип әйтү, бәлки, ялгышлыктыр. «Вконтакте»дагы шәхси битендә ул болай дип язган: «Барыгызга да рәхмәт! Мәхәббәт теләмәгез миңа. Ул бар, тик хәзер күкләрдә яши». Эльмира уң кулындагы ике балдагын да сул кулына күчергән. Күңел әрнүен басу өчен, психологлар шулай эшләргә кушкан икән.

- Без Дамир белән 2011 елның башында бишенче маршрут автобусында таныштык. Мин бию дәресләреннән кайтып бара идем. Ул яныма килде дә: «Сәлам!» - диде. Аңарчы автобуста чит кешеләр белән танышканым булмаганга, Дамирның шулай дип эндәшкәненә гаҗәпкә калдым. Ул телефонымны язып алды да икенче көнне без күрештек. Ул вакытта тормышымда авыр чор иде. Казанга кайтканчы, Гарәп Әмирлекләрендә яшәп алган идем. Монда миндә депрессия башланды: эшем дә булмады, кышны да күрәсем килмәде. Кабат чит илгә китәргә җыенып йөри идем. Кышны күрәсе килмәгәнлектән хәтта өйдән чыкмыйча да утырдым. Атнага ике тапкыр бию түгәрәгенә барып кайту өчен генә чыгарга туры килә иде. Иптәш кызларым мине күпме генә өйдән чыгарырга, берәрсе белән таныштырырга теләсә дә, каршы килдем. Күрәсең, язмыштан алай җиңел генә качып булмый. Без Дамир белән никахлаштык, язылыштык, әмма бернинди купшы тантана булмады. 2014 елның 23 мартында туебызны матур итеп Греция яки Кипрда үткәрмәкче идек.

Танышканда Дамир инженер булып эшли иде. Ә ноябрьдә «летчикка укырга керәм», диде. Без 2011 елгы җәйне генә бергә үткәрә алдык. 2012 елның җәендә ул атнаның дүрт көнен Коркачык аэродромында уздырды. Ноябрьдә эшеннән китеп, бортпроводник булып урнашты. Аның бик тә «Ак барс аэро» авиакомпаниясендә эшлисе килде. Чөнки «Татарстан» авиакомпаниясендә хезмәт хакларын тоткарлыйлар, очкычлары да начар хәлдә, дип сөйлиләр иде. Әле берсендә Дамир: «Берәр самолет җиргә мәтәлмичә, анда бармакка бармак та сукмаячаклар», - дигәч, сискәнеп тә куйдым. Дамирны «Аэрофлот»ка да чакырган иделәр, берара Мәскәүгә күченеп китү турында да уйлаган идек. Әмма бала табар чак җиткәч, китмәскә булдык. Ни чарадан бичара дигәндәй, Дамир «Татарстан»га эшкә керде. Штатка кабул итсәләр дә, аны шактый озак очышка җибәрмәделәр. 2013 елның июнендә ул тәүге тапкыр күккә күтәрелде. Дөресен әйткәндә, ул очарга курка иде. Җитмәсә, беренче очышта кан басымы уйнап алган.

Тормышын күк йөзе белән бәйләгәнче, Дамирга бик күп каршылыклар үтәргә туры килде. Ул бик максатчан иде. Башта кан басымы аркасында үтә алмады. Шактый озак шөгыльләнә торгач, үткәрделәр. Аннары тезенә операция ясатты. Медкомиссия үткәндә, тезендәге җөен, күренмәсен дип, тоналка белән сөртә идек. Дамирның теләген тормышка ашыру өчен, әллә нинди адымнарга бардык. Ул оча башлаган чакта мин бик дулкынландым, тора-бара гына, очкыч - иң куркынычсыз транспорт чарасы, дип, үземне тынычландырырга тырыштым.

Казанга кайткан саен ул миңа шалтырата иде. Мин Дамирны анда эшли алыр дип уйламадым да, чөнки ул туры сүзле, гап-гади урам себерү белән дә, югары даирә вәкиле белән дә бер дәрәҗәдә сөйләшә ала торган кеше иде.

Дамирга хезмәт хакын соңарып түлиләр иде. Без моның шулай буласын башта ук белгән идек. Гаиләмдә авиациягә бәйле кешеләр күп. Туганнан туган энем «Ак барс аэро»да бортпроводник булып, абыем аэропортта эшли. Хәтта «Ак барс аэро»да да хезмәт хакын тоткарлыйлар иде.

Улыбыз Аскар исемле. Аңа исемне - әтисе, кызыбызга мин кушармын, дип килешкән идек. Бер елдан соң, ягъни быел кыз бала алып кайтырга исәпләгән идек... Балаларның яшь аермасы өч елдан да артыграк булырга тиеш түгел, дип әйтә иде Дамир, чөнки олы абыйсы аңардан 10 яшькә олырак. Күрәсең, яшь арасы үзен сиздергән. Дамир һәлакәткә тарыганда, Аскар биш айлык кына иде.

Өлешләпме, әллә тулаеммы?
17 ноябрьгә каршы төндә өчкә кадәр йокыга китә алмыйча интектем. Минем белән андый хәл вакыт-вакыт булганга, бернинди әһәмият тә бирмәдем. Дамир шаяртырга ярата иде. Әйтик, 17 ноябрьдә - иң якын дустының хатынының туган көне. Бер атна кала шул көнне нәрсә буласын хәтерлисеңме, дип сораган иде. Уйлый-уйлый башым катты: танышкан, никахлашкан, язылышкан көннәрне дә хәтер аша уздырдым... Күрәсең, шаяртып кына әйтелгән 17 ноябрь, чыннан да, бик мөһим, истәлекле көн буласы булган.

17 ноябрьдә әнием белән өйдә идек. Дус кызым шалтыратты да: «Телевизорыңны кабыз», - диде. Фаҗига турында яңалыклардан күреп белдем. Психологлар өебезгә килеп, ярдәм күрсәтте. Үз-үземне кулда тотарга улым ярдәм итте. Дамирның янымда булмавы белән килешсәм дә, аның бөтенләй булмавына ышанып бетә алмыйм. Алмам да. Фаҗигадән соң аэропортка беренче тапкыр быел сентябрьдә улым һәм әнием белән Кипрга барганда гына аяк бастым.

Безгә берсендә моргтан шалтыратып, Дамирның җәсаде турында: «Сез аны өлешләп, әллә тулаем алып китәсезме?» - дип сорадылар. Ничек шулай дип әйтергә була инде? Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Дамирның сакланып калган җәсаден Чаллыда җирләдек.

«Мин һәрчак синең яныңда»
Дамир 20 сентябрьдә туган. Быелгы туган көне уңаеннан аның әти-әнисе безгә кунакка килде. Безнең аралар бик җылы. Фаҗигадән соң алар дүрт ай бездә торды. 16 ноябрь алар янына Чаллыга барып, Дамирның елын укытачакбыз. Бүген шалтыратып, 17 ноябрь аэропортта стела ачылышына чакырдылар әле. Дөресен әйткәндә, бармам, дип уйлыйм. Нәрсәгә инде ул? Әлеге дә баягы, матбугат вәкилләренә кирәк. Без болай да хәтерлибез.

Киләчәккә төп максатым - улымны үстереп, аякка бастыру. Фаҗигадә ирләрен югалткан кызлар мине «Вконтакте»да табып, юатмакчылар иде. Ахыр чиктә, хәзер үзем аларны юатам. Алар һаман да кайгыдан арына алмый. Кеше үз бәхетен үзе төзи. Еш кына үземне Дамир урынына куеп карыйм да, аның көне-төне елап утырмыйча, бәхетле булуын теләр идем. Бер-береңә көч биреп торырга кирәк. Берәрсе көчсезлеген күрсәтсә, бу хис шунда ук икенче кешегә күчәчәк. Безнең барыбызны да улым коткара. Дамирның әти-әнисе өчен дә, минекеләре өчен дә Аскар - беренче онык.

Улыбызны хоккейга бирергә уйлаган идек. Дус кызымның ире дә, уллары да шөгыльләнә. Дамир алардан хоккей турында гел сораша иде. Киләчәктә Россиядән күченеп китү турында сүз чыккан саен, Дамир беренче булып Канаданы атый иде. Аскарны спортка бирәсем килә, әмма хоккей чыгымлы да, мәшәкатьле дә булганга, булдыра алмам, дип уйлыйм. Бәлки, йөзүгә бирермен. Дамир, уены-чыны белән бергә: «Улыбызны хоккейга биреп, картайган көнебездә бай яшәрбез», - дип әйтә торган иде. Ул футбол белән җенләнә иде. Тезен футбол уйнаганда җәрәхәтләндергән дә инде.

Баштарак Дамир төшләремә еш керә иде. Әниемә дә. Ул аны үзенең улы кебек яратты. Кайвакыт әнием Дамирны миннән дә ныграк яратадыр сыман тоела иде (елмая). Төшләремдә сөйгәнем: «Син бит беләсең, мин һәрчак синең яныңда», - дия иде. Ә соңгы арада күргәнем юк. Барыгызга да әйтәсе сүзем: якыннарыгызны саклагыз!

- Эльмира, ни кызганыч, саклап кала алмаган очраклар да була бит... Сез җирдә була торып, күктәге, ягъни очкычта утырган Дамирны ничек саклап кала алыр идегез соң? - дим.

- Мин Дамир белән аның хыялы арасына басарга курыктым. Кешенең дуслары һәм хыялы арасына басарга ярамый, диләр. Кеше бит хыялын сайларга мөмкин. Яхшы хатын ирен һәр эшендә куәтләп торырга тиеш, дип уйлый идем...

«Татарстан» авиакомпаниясе 1999 елның июлендә оешкан. Заманында Идел буе төбәгендә иң эре авиаташучыларның берсе булган. Октябрь ахырында билгеле булганча, «Татарстан» авиакомпаниясен ябарга җыеналар. Аның инде 3,5 миллиард сум бурычы җыелган. Компания карамагындагы ике Ту-154 очкычын сатып алырга теләүче табылган инде.

14 һәм 17 ноябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә авиаһәлакәттә вафат булучыларның рухларына дога кылыначак. Бер ел элек, фаҗигадән соң, Казанда 30 шәкерт һәм хафиз Коръәнне хәтем кылды, ягъни башыннан алып ахырына кадәр укып чыктылар.

Башта ук һәлакәт ике төрле сәбәп аркасында килеп чыгарга мөмкин иде, дип сүз чыккан иде. Беренчесе - очкычның төзек булмавы, икенчесе - экипаж хатасы. Практикадан күренгәнчә, күп кенә авиаһәлакәтләрдә экипаж гаепле була. 2008 елның сентябрендә Пермьдә нәкъ шундый «Боинг» җиргә төшеп шартлаган иде. Анда да экипаж, кайбер хәрәкәтләрне дөрес башкармаган, дигән фикер яңгырады. Дәүләтара авиация комитеты (МАК) Казан «Боинг»ын төзек булган, дип нәтиҗә чыгарган. Әмма әлегә конкрет сәбәп аталмый. Россия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, авиаһәлакәт буенча Мәскәү белгечләре тикшерү үткәрә. Баксаң, Греция белән Америка белгечләре шәхси тикшерү уздыра икән. Алар Эльмира Хәйдәровага да шалтыратып сорашканнар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: