Шәһри Казан

«Мин барыбер китәм...»

Аның социаль челтәрдәге шәхси «бит»е «яратабыз, сагынабыз» кебек сүзләр белән тулган. Шуның кадәр кешенең үзенә карата җылы мөнәсәбәтен белсә, бик сөенер иде ул, мөгаен. Ни кызганыч, якын кешеләре яшь аралаш язган бу сүзләрне Рүзәл Хәйруллин беркайчан да күрмәячәк. Гәүдәсен су төбеннән алып, балчык астына салып куйсалар, җаны кайтмый торган җиргә...

Реклама

Биектау районының Ямаширмә авылында сулыклар юк. Иң якыны - 7-8 километрда. Шуңа күрә авылда буа булдыру гадәти күренеш кебек. Кеше гомерләрен өзгәч кенә, тукта, кирәк булдымы икән соң бу ясалма сулык, дип уйлана башлыйсың.
Берәүләрнең әйтүенчә, буаның тирәнлеге ун метрдан да артыграк, икенчеләр, егерме метр ук бар бугай, ди. Быел гына буып куйган сулыкны авыл халкының юньләп күргәне дә булмаган әле. 25 июнь көнне алты егет тә анда беренче тапкыр су коенырга барган. Бишесе исән-имин өйләренә әйләнеп кайткан, 16 яшьлек Рүзәлне исә су төбендә үлеме көтеп торган.
Булган хәл турында егетнең әти-әнисе белән сөйләшермен дигән идем. Әлфия апа да, Динар абый да, олы уллары Фәрит тә эштә булып чыкты. Йөрәкләренең бер чите кителгән ата-ананың яралары да яңа бит әле, бер сүздән дә канарга, сулыгып сызларга тора. Аларны көтеп алып: «Балагыз турында сөйләгез әле!» - дияргә җөрьәт итмәдем. Хәйруллиннарның йортын узып, Рүзәлнең әтисе ягыннан әбисе Әсфирә апа Хәйруллинаның ишеген кактым. Әсфирә апа, күрешүгә: «Бу хәл турында бик аз беләм мин, балам», - диде. Хакыйкатьне - газиз балаларын бүтән кайтарып булмаячагын белгәч, калганы кирәкме икән соң?! «Бик акыллы малай иде Рүзәл. Беркайчан да, булмый миннән, димәде. «Ярар, дәү әни, хәзер эшләремне генә бетерәм дә киләм», - ди иде. Әйбәттән башка сүз әйтеп булмый аның турында. Бер дә истән чыкмый. Төшкә кермәсме икән, дип, дога да укымыйча карадым инде, керми шул», - ди Әсфирә апа. Нык булырга тырышса да, кайгы җиле каты бәрелгән аңа - Рүзәл турында сөйләгәндә күзләре яшьләнә.
Әсфирә апага бу хәбәрне тормыш иптәше, Рүзәлнең үги бабасы Илдус абый җиткергән. «Ун ел элек үз улым элеккеге буада батып үлгән иде, менә хәзер онык...» - ди ул. Илдус абыйның үз оныгы Фирзәр Сәмигуллин белән Рүзәл бик дус булганнар, бергә уйнап үскәннәр. Су коенырга да бергә барганнар. Дустының үле гәүдәсен буа төбеннән чыгарганда тәгәри-тәгәри елаган Фирзәрне көчкә тыеп торганнар.
Аның белән дә очрашып сөйләштек. «Ышанып булмый һаман да», - ди егет. Казанда техникумда укучы Фирзәр 25 июнь көнне имтихан тапшырып кайткан. Иптәш малайлары Айнур белән Рүзәл килеп, су коенырга чакырган. Алты егет җыелышып буага киткәннәр. «Адель исемле малай белән без бик йөзә белмибез, шуңа күрә кырыйда гына коендык. Калганнар эчкә кереп китте. Рүзәл бер ярдан икенчесенә йөзеп чыкмакчы булган, ахры. Икенче ярга чыгып җитәргә берничә метр гына калган иде инде. Хәле беткәндерме, көзән җыергандырмы - бата башлады. Шул тирәдә йөзгән Айнур, чыгармакчы булып, өстерәп караган, тик Рүзәл кулын җибәргән. Батып-калкып торганнарын гына күрдем. Безнең яндагы малайлар йөзеп барып җиткәндә соң булган инде», - дип сөйли Фирзәр. Буаның астында салкын чишмә ага икән. Чумып-чумып караган авыл кешеләре дә, суыгы башны кыса, дигәннәр. Рүзәлнең гәүдәсен су төбеннән алган Казан водолазлары да шул ук сүзне әйткән. Егетнең үлемен көзән җыерудан дип баралар. «Гел бергә идек. Беркайчан да авыр хәлдә калдырганы булмады, булышам, дип кенә торды. Кич белән сөйләшеп-көлешеп утыра идек, алдагы көнне Рүзәл бернәрсә сөйләмәде, елмаеп кына утырды - үләчәген сизенгән, күрәсең», - ди Фирзәр, дустын югалту кайгысыннан айный алмыйча. Саубуллашканда егет, карашын аска төшереп: «Бүтән су коенырга бармыйбыз инде», - дип авыр сулап куйды.
Быел Рүзәл Хәйруллин Ямаширмә мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаган. Укытучылары да аның турында бик җылы сүзләр генә әйттеләр. Уку-укыту эшләре буенча мөдир Фәридә Кәлимуллина да: «Мәктәп күләмендә уздырылган төрле чараларда, спорт ярышларында катнашып килде. Сыйныфташлары белән дә бик дус-тату булдылар. Нәселләре белән тырыш алар, Рүзәл дә шундый иде. Бик чибәр, бик акыллы егет иде, күзләр генә тигәндер аңа», - дип сөйләде. Рүзәл 9 нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә теләгән, әти-әнисе җибәрергә теләмәгәч тә: «Мин барыбер китәм», - дигән. Нишлисең бит, язмыш «китәргә тиеш» дип карар чыгарган. Кайтмаска дип китәргә... Рүзәлнең әти-әнисенә, якын кешеләренә Ходай сабырлык бирсен иде. Бу язмабыз яшәүнең тәмен дә татырга өлгермәгән егетнең рухына дога булып барып ирешсен!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: