Шәһри Казан

«Мин үлсәм дә ярый, син үлмәсәң иде»

Бүгенге көндә дүрт оныгын япа-ялгыз үстереп ятучы Мәүлиха апа Җәләлиевага ятимлек ачысын үзенә генә түгел, улына һәм оныкларына да күрергә язган. Үзе дә әтисез үсә, улын да ялгызы гына тәрбияли ул, ә оныкларына әти кайгыртуын гына түгел, әни назын да күрергә язмаган. Сиксәнне тутырып килүче Мәүлиха апаның олы оныгы Ангелинага...

Мәүлиха апа тумышы белән Саба районының Курсабаш авылыннан. Унбер балалы гаилә, бәхет эзләп, Казахстанга чыгып китә. Тик анда аларга тыныч кына яшәргә язмаган була: әтиләре, унбер баланы калдырып, икенче хатынга йортка керә. Әниләре исә, өйләрен сатып, балаларын Ташкентка алып китә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларны әниләре белән инде буй җиткән олы апалары тәрбияләп үстерә. Балалар, үсеп җитеп, кайсы кая тарала башлый, гаилә кора. Мәүлиха апа да, бер таксист егеткә кияүгә чыга. Балага 40 көн булганда, ире аларны ташлап чыгып китә. Әмма күпмедер вакыттан соң кире кайтырга тели, тик Мәүлиха апа аны өйгә кертми. 1966 елда Ташкентта җир тетрәгәннән соң, улы Равил белән Казанга кайтып төпләнә ул. Кайткан мәлендә әтисенең энесенең хатынында яши. Аннары, Машинно-счетная станциягә эшкә урнашып, шунда яшиләр. Эш бүлмәсендә дә, кызыл почмакта да кунгалап йөрдек, дип искә ала Мәүлиха апа ул вакытларны. Яшәргә акча җитмәгәч, икешәр смена эшли. Урам җыештыручы да булып урнаша. Шунда ЖКУ начальнигы булып эшләгән татар егете аңа бер йортның подвалында яшәргә бүлмә бирә.
- Әле шул подвалда яшәргә теләүчеләр дә күп иде, 13 кеше көтеп тора иде аның бушаганын. Элекке эшемне ташлап, статуправлениегә печатник булып урнаштым. Җиде елдан ике бүлмәле фатирдан бер бүлмә бирделәр. Иртән урам җыештырам, аннары эшемә барам, кич белән Верховный судта идән юам - өч эш арасында йөрдем шулай. 1972 елда безнең белән әти дә яши башлады. Аяклары йөрмәгәч, хатынына кирәге беткән. Унбер бала арасыннан мине сайлап, Казанга кайтты. Өч ел караганнан соң, мин аны Яңа бистәдә җирләдем. Ирем дә безнең янга кайтырга теләгән иде, ишектән дә кертмәдем. «Картайгач, бергә яшәргә кирәк инде безгә», - ди. «Мин баланы ялгызым гына үстердем, хәзер кирәгең юк», - дидем. Икенче хатыннан биш баласы бар икән.
Мәүлиха апаның улы Равил Таҗикстаннан кайтканда юлда Фәридә исемле хатын белән таныша. Фәридәнең беренче ирдән ике баласы була. Бергә кушылып, Биектау районының Пермяки авылында яши башлыйлар, өч балалары туа. Авылда эш булмаганлыктан, Равил Казандагы бер универсамда мебель җыючы булып эшли, кичен парковкада каравылда тора. Шунда әллә универсамда идән җыештыручы, әллә аш пешерүче булып эшләүче Таня исемле марҗага ияләшә.
- Ул вакытта мин Агрономическая урамында бер бүлмәле хрущевкада яши идем. Икәүләшеп килделәр болар миңа. Кертмәдем. Гаиләсен ташлап, балаларын ятим калдырган улым белән шуннан соң сөйләшмәдем дә. Үзе дә әтисез үсте бит ул, ятим булуның нәрсә икәнен ишетеп кенә белми. Марҗа кияүдә булган үзе. Ике бүлмәле фатирларының бер бүлмәсендә ике балалары белән элеккеге ире яши. Икенчесендә әти-әнисе белән бу. Ире эчми, балаларны карый, бу юньсез исә әниләре белән эчеп ята икән. Беркөнне кулына биш көнлек Ангелинаны тоткан килеш килде Таня. Үзе лыкма исерек. Бала тудыру йортыннан кайтып килеше икән. Кире куып җибәрсәм, баланы югалтыр бу дип, Ангелинаны алып калдым. Шуннан соң аның турында сорашучы да, кызыксынучы да булмады. Тагын бер елдан уллары туды. Равил, әни ул эчеп йөри, баланы юындырган да юк, сиңа килик әле, ди. Улыма каршы килеп булмый, үз оныгым ич ул минем. Килделәр, Таня тагын исерек. 8 айлык Адель шул көннән миндә калды. Тагын югалды бу. Ике елдан биш айлык Алесяны күтәреп кайтты улым. Аның янына башка бармыйм, дип, вәгъдәләр биреп, миндә яши башлады. Сүзендә торамы соң инде, кабат шул марҗа янына йөри башлаган. Беркөнне төнге икедә 2,5 айлык Аделинаны күтәреп кайтты. Үзенең башы ярылган, бөтен өсте канга баткан. Баланы ачка үтерәсең, әнигә алып китәм, дигәч, марҗа урындык белән башына суккан икән. Равилне юындырып, хастаханәгә озаттым. Бу бала озак тормас инде, тавышы да чыкмый моның, дигән идем, шөкер, быел инде 10 яшен тутырды. Равил хастаханәдә 5 ай ятты. Теге вакытта аңа инсульт булган. Сул ягы параличланган, рәтләп сөйләшә дә алмый. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Бер бүлмәле фатирда алтау яшәдек. Дүрт бала өстенә инвалид улымны карау да минем өстә. Әле үзем дә өченче группа инвалид, аякларым йөрми. Дүрт ел шулай интеккәч, улым үлеп китте. Үләренә бер атна кала, төнлә уянган да утырып тора. «Авырыйсыңмы әллә», - дим. «Юк, безнең балконга карап, бер эт улый. Мин үлсәм дә ярый, син үлмәсәң иде, балаларны кем карар?» - ди. Эт улау юньлегә түгел бит ул. Хәле авыраеп киткәч, ашыгыч ярдәм чакырттык. Аны озатып яттык кына, иртәнге дүрттә шалтырата, мин такси белән кайтам, балалар каршы алырга чыксын әле, ди. Адель белән Алесяны җыендырып чыгардым. Анализлар биргәч, иртәгә онкология хастаханәсенә озатабыз, дигәннәр. Анда бармыйм, өйгә кайтып үләм дип чыгып киттем, ди. Косасы килә, коса алмый. Көне буе артыннан чиләк тотып йөрдек. Миңа һава җитми, дип, идәнгә сузылып ятты да, тынычлап үләргә бирегез, дип, балаларны кухняга чыгарып җибәрде. Аннары ваннага су тутырып, юындырырга кушты. Юынырга өлгермәде, ярты чиләк кан косты да үлеп китте. Туры эчәклегендә яман шеш булган икән. Аңа кадәр шәфкать туташы килеп, «килен»егез бишенче баласын тапкан, дип әйтте. Бала Равилнеке, дип, безгә хәбәр итәргә кушкан. «Таня янына йөрергә түгел, үзен дә йөртә алмый әле», - дип, хәлне аңлатып биргәч, башка килүче булмады. Соңыннан белдем, баласын хастаханәдә калдырып чыгып киткән.
Шушы гомер эчендә Таня балалары янына бер генә тапкыр да килеп карамаган. Мәүлиха апа да опекунлыкны 2007дә генә рәсмиләштергән. Аңа кадәр оныкларын пенсия акчасына гына үстергән, баштагы вакытларда аяклары авырткан килеш подъезд идәннәре дә юып йөргән. Бүген ул 12 200 сум пенсия ала. Опекунлыкка 21 мең түлиләр. Аена 33 мең сум акча керә, аның 7 меңе фатир өчен түләүгә китә, ди ул. Олы кызына математикадан репетитор да яллаган. Атнага бер тапкыр шөгыльләнгәнгә 300 сум түли. Адель исә Суворов хәрби училищесында укый икән. Атнага бер тапкыр ял көннәренә кайтып йөри. Аны үзе барып ала, озатып куя алмый. Подъездларындагы берәүгә акча биреп, баланы машина белән озата-каршы ала. Быелның августында Казан мэры Илсур Метшин Габишев урамыннан өч бүлмәле фатир биргән. Мәрхәмәтле кешеләр күп икән, 1 сентябрь алдыннан балаларны мәктәпкә җыендырып җибәрә алмаячагымны белгәч, «Эфир» каналына мөрәҗәгать иттем. Шуннан соң кем акча, кем азык-төлек, кем кием белән булышты, ди ул. Балаларның аналарына суд булып, алимент түләргә мәҗбүр иткәннәр. Тик ике айга ике мең сум гына килгәч, аннары, олыгайган көнендә, мин сезне карадым дип балаларны аптыратып йөрмәсен өчен, алименттан баш тартканнар. Мәүлиха апа килене Фәридә һәм оныклары белән аралашып яши. Оныкларының инде балалары да бар икән. Ангелина, Адель, Алеся һәм Аделинага әни дә, әти дә, әби дә булган Мәүлиха апа: «Балаларга карыйм да, ничек йөрәкләнеп алып калдым да, ничек үстердем икән, дип гаҗәпләнәм», - ди. Исерек әниләре кулыннан алып калмаса, алар белән нәрсә булып бетәр иде икән... Мәрхәмәтле һәм сабыр әбиләренә Ходай, берүк, исәнлеген бирсен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: