Шәһри Казан

Ә мин менә сине сагынмыйм...

- Беткә үч итеп, туныңны мичкә якканга, беркем дә гаепле түгел шул, - диде Лимара, сөтле коктейленең күбеген болгата-болгата. - Әй, яшь чакта керсә икән ул акыл дигәннәре. Әби мәрхүмә гел әйтә торган иде - җан тынычлыгы булсын, бәбкәм, җан тынычлыгы булмаса, берни дә күзгә күренми, дип. Менә шул әбкәм...


Яшьтием түгел түгелгә - әмма кырыкны ваклаган Лимара «апа» сүзен әйттертми миңа. Биле шөпшәнеке кебек, бите-кулы караулы, җыерчыклар әле үз эшен эшләргә өлгермәгән. Тормышы да җитеш, үзе дә чибәр хатынның күңел касәсе генә тулы. Ул җәрәхәтнең авыртуы газап булса да, исеме матур - мәхәббәт...
- Таһир белән күрше авылларда үстек. Капка төбендә - кичке уеннан кайтып, яшьләр гармун белән җырлашып утырган чакта таныштык. Мин тугызынчыны тәмамлаган ел, Таһир миннән ике яшькә өлкән. Аның өчен җавап бирә алмасам да, мин башны шул кичне үк югалттым. Яратам бит, әй! Әйтеп аңлатып та бетерә алмыйм - төнлә йокламасам да яшим, ашамасам да - яшим, чөнки уемда - ул гына. Әнкәй шундук сизеп алды инде, кем малае икәнен белеште. Үзенчә ошаткан кебек тә булды. Әтиебез бик иртә дөнья куйгач, олы кызының тизрәк башлы-күзле булуын да теләгәндер инде. «Тәртипле, матур итеп йөрегез, шулай иткәндә генә мәхәббәтнең кадере саклана», - диде.
- Син шул елны училищега чыгып киткәнсең бугай?
- Училищеда укытучылык һөнәре буенча ике ел укыдым да Таһир янына Казанга чыгып киттем. Ул авыл хуҗалыгы институтында белем ала иде, мин педагогика буенча киттем. Әмма аны, укуын өзеп, армиягә алдылар. Мин, көтәм, дип калдым.
- Шуннан юллар аерылган да бугай инде?
- Юк әле. Мин аны көтеп алдым. Шул ике ел эчендә ник бер егеткә күтәрелеп карыйм да, ник бер танцыга барыйм! Шту син - минем бит вәгъдә биргән егетем бар. Ике елдан армиядән кайтачак. Ә ул, армиядән кайтуга ук, мине төп башыма утыртты. Таһир армиядән ыспайланып, тартылып, чын ирләр кыяфәтенә кереп кайткан иде. Борынының да бераз чөелгән булуына игътибар иттем. Салкынаюын озак күрешми торганыбызга сылтадым. Мин инде нәрсә - шыр тиле - яратам бит! Җәйге яллар вакытында икебез дә туган якка - Азнакайга кайттык. Күрше кызлары Таһирның әле бер, әле икенче кыз биленнән кысыштырып йөргәнен сөйли, ишетмим дә, ишетергә дә теләмим дигәндәй. Берчак клубтан чыгышка йөремсәк бер кыз белән үбешеп торганын үзем күргәч кенә айнып киттем...
- Шуннан ташлаштыгызмы?
- Юк, гафу иттем. Ярата идем чөнки. Артык егылып китеп гафу үтенде дип әйтә алмыйм, чын дөресе минем үз-үземне алдарга теләвем булгандыр. Ташлашуыбыз икенче бер кызның аннан көмәнле икәнен ишеткәч кенә булды. Мин шәһәргә чыгып киттем, бәргәләндем, өзгәләндем һәм яңа тормыш кордым. Яратмаган, җаным да, тәнем дә тартмаган кеше кочагына кердем, авырга узгач, өйләнештек. Ирем бик әйбәт кеше булды - бик тиз аякка бастык, җитеш, тыныч тормышта яшәдек. Сезоннан сезонга чәшке туннар алыштырдым, шоферлы машиналарда йөрдем, күрмәгән чит ил калмады. Ике кызыбыз үсеп җитте, дөньям түгәрәк булды. Ә менә җандагы яра барыбер элпә белән дә капланмады.
- Ул бит синең кулыңны сорап килгән?..
- Теге вакытта миңа килгән кызый бөтенләй авырлы булмаган. Өйләндерәсе килүдән шулай эшләгән булып чыкты. Таһир белән өйләнешкәч, өч елдан соң малай алып кайттылар. Уллары, буй җиткезгәч, трактор астына эләгеп, вафат булды, хатыны исә өч ел элек рактан дөнья куйды. Егерме елдан артык миңа шалтыратып, оныта алмыйм, дип яшәде. Хатынын җирләгәч исә, миңа кияүгә чык, дип килде.
- Кырык яшьтә кеше яши генә башлый ди бит.
Мин Таһирны егерме ел элек ничек яраткан булсам, бүген дә шулай яратам. Әмма бер каерылып киткәнсең икән инде, балаларың, гаиләң бар икән - шунда берегеп яшәргә кирәк. Әгәр бүгенге акылым булса - шул төндә мин барысын да аңлашыр идем, гафу да итәр идем... Яратасың икән, күперләрне яндырып китәргә ярамый икән шул - иң әүвәл үзеңә кыен булачак. Бүген дә шул чакта мичкә яккан тунымны жәллим. Таһир аны бик җиңел аңлатты үзе - тигерттерми идең бит, әгәр шул вакытта ук минеке булсаң, имеш... Бәлки, шулай кирәк булгандыр да, бәлки, аның ул адымында минем дә гаеп булгандыр. Яшьлекнең дуамаллыгы үз эшен эшләмәгән булыр иде, бәлки... Әмма ул вакыттагы горурлыгым бүген дә, «ә мин менә сине сагынмыйм», дип әйтергә ирек бирми. Бүген дә яратам, бүген дә сагынам мин аны. Бәхет кул сузымы җирдә генә кебек - әмма елга аша атларга күпер генә юк...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: