Шәһри Казан

«Мин сезне ачка тилмертәм әле»

Балалары аңа: «Син әти белән ничек яшисең? Безгә мондый ата кирәк түгел», - дигәч кенә уйлана башлый Раилә. Аның 20 ел гомере заяга узган түгелме соң? Киләчәктә ниләр күрәсен белсә, кыз аңа борылып та карамаган булыр иде дә бит. Югыйсә күрше авыл егете Илнур ничек яратып йөрде үзен.

Раилә белән Рәдиф бер чишмә суын эчеп, бер чирәмдә аунап үсәләр. Астыртын, мәкерле бу малайны иптәшләре дә өнәп җиткерми ул чакта. Егет армиядән кайткач, ничек тә Раиләне тартып алу максаты белән яши башлый. Бервакыт Илнурны очратып: «Безнең авылга килеп йөрисе булма. Без Раилә белән өйләнешәчәкбез», - дип җибәрә. Илнур кыз янына барып аңлашуны да кирәк тапмый. Раилә кинәт кенә аралары өзелүенә борчылып йөргән көннәрдә Рәдиф аның «юатучы»сына әйләнә. Кыз да аның матур сүзләренә ышана. Бер елдан соң Раиләнең кем белән кавышырга йөрүен белгәч, әтисе аңа: «Нәселләре бик юньсез бит, кызым, белмим, аның белән ничек яшәрсең», - дип әйтеп куя. Ул сүзләр хак булып чыга. Рәдиф үзенең кем икәнен бик тиз күрсәтә башлый. Уллары дөньяга аваз салгач та: «Бу минем бала түгел», - дип аннан баш тарта. Әнә шул нахак сүзне Раилә еллар буе ишетеп яши. Кул күтәрүен әйткән дә юк. Эштән вакытында кайтырга, кибеткә бер сәгать эчендә барып килергә дигән таләпләр көндәлек режимга әйләнә. Ә үзенә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керсә дә, сүз әйтергә ярамый. Хатынының сатып алган киемнәрен дә берәм-берәм юк итә. Раиләнең үз-үзенә кул саласы килгән чаклары да була. Әмма балалары хакына барысына да түзеп яши. Үзенең борчу-хәсрәтләрен гаилә дуслары булган Фирдәүсәдән башка кешегә сөйләми.
Көннәрдән бер көнне Фирдәүсәнең ире йөрәк өянәгеннән вафат була. Шуннан соң бөтен серләр дә ачыла. Рәдиф дустының хатыны янына ярдәм итәргә еш йөри башлый. Үзенең балаларына: «Мин сезне 18 яшькә хәтле үстердем. Хәзер үз көнегезне үзегез күрегез», - дигәннән соң, Динә белән Данирның әтиләреннән бөтенләй гайрәте чигә. Фирдәүсә шушы йортка килеп яши башларга да оялмый. Раилә өчен нинди болытлы көннәр башлануын ул күз алдына да китерми. Кайчандыр якын дусты булып йөргән хатын диварның икенче ягында аның ире белән яшәп ятсын әле. Җитмәсә, тырыша-тырыша үз куллары белән икәүләп салган йортка килеп, хуҗа булырга маташа. Балалары белән йортның бер бүлмәсендә кала Раилә. Әтиләренең бу адымы өчен балалар да хурлана. Иптәшләре алдында да оят тоела аларга. Рәдиф: «Мин сезне ачка тилмертәм әле», - дип чыгып китсә дә, Раилә югалып калмый. Ике баласын да югары уку йортында укыта.
Көн туган саен ата белән балалар бер сукмактан йөри. Әмма алар, очрашканда да, чит кешеләр сыман, бер-берсенә эндәшмиләр. «Кешеләр аерылыша да аерым яши. Без ике ел инде бер түбә астында», - дип уфтана Раилә. Рәдиф үзенең алдагы көннәрен күз алдына да китерми булса кирәк. Халкыбызның «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән сүзләрен истән чыгарган, күрәсең.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: