Шәһри Казан

Мин үземчә бәхетле

«Ялгызлык бик читен. Вакытында акылыма килә алмадым. Ирсез генә бала тапсам да, бәлки үкенмәгән булыр идем. Ә хәзер үкенүдән ни мәгънә. Соң инде... Урынга ятарга язмасын. Аллаһы Тәгаләдән җиңел үлем сорыйм.

Реклама

- Әминә шулай дип елап та алды. Аннары дәвам итте: - Миңа язмыш артык елмаймады. Бәхетсез дә булмадым үзе. Дәү әти, дәү әни һәм әни белән үстем. Әйбәт тәрбия алдым. Әни белән әти күптән аерылганнар. Унны бетергәч, Казан медицина институтына кердем. Укуны тәмамлагач, эшли башладым. Әни шәһәрнең бер почмагында кооператив фатир алды. Ике бүлмәле фатирда дүртәү яши башладык. Дус кызларым, таныш егетләрем без яшәгән бистәдә калдылар. Яңа фатирга күнеккәнче, яңа бистәгә ияләшкәнче, берничә ел вакыт узып китте. Шулай бер кичәдә бер егет белән танышкан идем. Килеп йөрде, «пешмәгән»гә охшамаган иде. Төскә-биткә дә ярыйсы. Бервакыт исереп килгән бу. Бакчада очраштык. Аулакта мине капшый башлады, алай гына түгел, чишендерергә үк уйлады... Нык кына төртеп җибәрдем дә, елый-елый өйгә кайтып киттем. Шуннан бирле ир җенесенә карата мөнәсәбәтем үзгәрде. Башларында бер генә уй - җенси мөнәсәбәткә керү. «Чын егет» табуы катлаулы проблемаларның берсе икән. Мин укып йөргән арада иптәш кызларым кияүгә чыгып, өйләнәсе егетләр тормыш корып бетерделәр. Ә мин һаман, укып бетерим, диплом алыйм, дип йөрдем. Кызлар кияүгә яшьрәк вакытта чыгарга тиеш икән. Егетләргә димләү белән дә шөгыльләнеп карадылар. Әни бигрәк тә тырышты инде. Мин исә нык сайландым. Фатир алгач, дәү әни урын өстенә егылды - яман шеш таптылар анда. Бер көнне эштән кайтсам, юрган астында елап ята. «Кызым, туй күлмәге кигәнеңне күрәсем килгән иде. Кияүгә чыкмасаң, ялгыз каласың инде. Аллага тапшырып, үзеңә иптәшкә ирсез генә булса да бала табасыңмы әллә?» - ди. Дәү әнинең бу сүзләрен үземне мәсхәрәләү дип кабул иттем. Үзем турында бик югары фикердә идем. Гаилә кора алмавыма шулар да киртә булгандыр, бәлки.
Дәү әнинең дөньядан китүен авыр кичердем. Ул вафат булып 10 ел үткәч, әнине инсульт екты. 6 көн аңсыз ятканнан соң, күзләрен мәңгегә йомды әни. Әнине озату бик авыр булды. Ялгызлык якынаюын шунда сизә башладым. Алай да минем янда урында ята торган дәү әти калды әле. Аны өстеннән биклим дә эшкә китәм, телефоннан хәлен белеп торам. Ике елдан дәү әти дә «китеп барды».
Хәзер мин пенсиядә, ялгыз. Песием, попугаем белән юанып яшим. Икенче яктан, ирсез бала тапсам, эчкече, наркоман булса, нишләгән булыр идем дип тә уйлыйм. Ир бала турында сүз алып барам инде. Килен белән сөйләшеп, урамга куып чыгарсалар?! Картлар йортына илтеп куйсалар? Юк, юк, бәлки, бала тапмый дөрес иткәнмендер. Игелекле ир балалар сирәк, кыз балалары да шуннан ерак түгел. Шуларны уйлыйм да, үземне тынычландырам. Үземә үзем хуҗа. Мин шул яктан бәхетледер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: