Шәһри Казан

«Мине егетем кыйнады»

Унбишенче шәһәр хастаханәсе. Өченче палата. Бер бүлмәдә дүрт кеше ята. Караваты тәрәзә янындарак урнашкан әби, чүп түгәргә чыккан җиреннән бозга таеп егылып, кулын сындырган. Аның янындагы хатын юл һәлакәтенә очраган. Тагын бер яшүсмернең кул чугы җәрәхәтләнгән, ә Фәимәнең баш мие селкенгән - аны егете кыйнаган.

Фәимә үзе белән булган вакыйгаларга ышанып бетә алмыйча, тора-тора гаҗәпләнеп куя, ничек инде яраткан Бәхтияре аны шулай кыйный алды икән? Карап торышка кыз 25 яшьләр тирәсендә, төскә-биткә әллә ни чибәр булмаса да, буе-сыны килгән, сөйкемле сөяге бар. Нәрсәсе беләндер үзенә тартып тора. Кибеттә кассир булып эшли. Гаиләдә бер генә бала булып үскән ул. Әтисен хәтерләми. Әнисе белән генә яши. Бәхтиярне колхоз базарына чыккач очраткан. Дусты янында сату иткән ул. Бу ир-атка хәзер 35 яшь. Бер тапкыр да өйләнмәгән, имеш. Милләте буенча татар түгел, үзбәк егете. Фәимә аның хатын-кызга карата игътибарлы булуына, ягымлы сөйләшүенә сокланган. «Татар егетләре белән очрашканым булды, әллә миңа гына шундыйлары туры килде инде, әллә бездә барысы да бер төсле... 8 Март, туган көннән кала чәчәк тә алып килә белмиләр иде. Кая ул кафе, киноларга бару», - ди Фәимә. Егетнең кайда, кем булып эшләвен кыз төгәл генә әйтеп бирә алмады. Бәхтияре хәлле кеше булса кирәк, иномаркасы бар, шәп киенә. «Кыйммәтле бүләкләр бирә иде», - дип искә ала аны Фәимә. Барысы да матур башланган аларның. Чәчәкләр, кино, концертлар, кафега барулар, беренче үбешүләр, мәхәббәт чәчәккә бөреләнгән, әмма ата алмый калган. Ике еллап очрашканнан соң, кинәт егет кызны хыянәттә гаепли башлаган. Фәимә исә: «Минем беркайчан да читләргә күз салганым булмады. Ул элек тә көнче иде. Соңгы араларда тагын да ныграк бәйләнә башлады. Алдарак та кулы белән уйный иде. Ләкин беркайчан да моның кадәр кыйнаганы булмады», - дип искәртә.
Көннәрдән бер көнне ул Фәимәне машинасына алып керә дә: «Күземә туры карап әйт, синең башка егетең бар бит», - дип ярсый башлый. Юк, дип ышандыра алмагач, кыз, бәлки тыныр дигән ният белән: «Әйе, бар шул», - дип әйтеп сала. Кызу канлы егеткә исә бу җитә кала. Ул Фәимәне тукмарга тотына. Кыз: «Капюшонымны киеп, башымны аска игәнемне генә хәтерлим. Йодрыклары белән төйде, ахры, башымның шаулавына, бармакларымның сызлавына түзәр хәл юк», - ди. Аны урамда узып баручылар күреп, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырталар. Фәимәнең баш мие селкенгән, берничә бармагы сынган, күз төпләре күгәргән, битләре сыдырылган. Гадәттә, ирләре кыйнаган хатыннар турында ишеткән бар, хәзерге заманда популярлашып киткән язылышмыйча яшәүче парлар арасында да мондый очраклар гаҗәп саналмый. Тик менә Бәхтияр Фәимә белән бергә яшәмәгән. Кыз сүзләренчә, мөнәсәбәтләре үбешүдән ары узмаган. Алар киләчәккә матур хыяллар корганнар, туйлар уздырырга, балалар тәрбияләргә уйлаганнар. Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Хәзер Фәимә егетне күралмый. Ничек тә үч аласы иде, ди. Җаен да тапкан бугай. Аның янына килгән полиция хезмәткәрләре барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып күрсәткән. Әгәр хастаханәдә озаграк дәвалансаң, больничныең 20 көннән артса, егетне шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, хәлең канәгатьләнерлек икән, ун көннән өеңә чыксаң, ул штраф түләп кенә котылачак. Фәимәнең исә Бәхтиярне акылга утыртасы, куркытасы килә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим