Шәһри Казан

Мизгел эчендә тере мәет хәленә килде ул

Рәкыйпне гүя аяз көндә яшен сукты. Җан сөйгән бичәсе, газиз улының әнисе Гөлсия үзе өчен үлеп торган өрлектәй иренә яман кара этлек эшләде...

Яңа елга бер көн кала, Рәкыйп гадәтенчә чәчәк кибетенә керде. Күз явын алырлык розаларның җете матурларын сайлатып, зур гөлләмә җыйдырды. Куе кашлы, хәтәр мыеклы, үткен күзле, чыгынкы билле зур борынлы әрмән карты, русчаны вата-җимерә:

– Дарагуй, купшы букетка акчаң җитәрме соң? Бәясен белгәч, кыйммәтсенеп, кире уйламассыңмы? Кыш уртасында Голландиядән кайтартылган затлы розалар арзан түгел бит. Биш чәчәк кенә төреп биримме әллә? – диде.
Рәкыйп кырт кисте:
– Барысын да алам! Яраткан хатыныма бүләккә акча жәлләп тораммы соң! Хәлемнән килсә, матурымны чәчәккә төреп, алтын бишектә тирбәтер идем әле, – диде.

Сатучы хәйләкәр елмайды. Бу ир кисәге сөяркәсе янына барырга җыена. Хатынга дигән букетка кем 31 мең сум чыгарып салсын? Хәләл акчасы түгел микәнни? Казна талап баючыга охшамаган. Беләгендәге сәгате арзанлы. Көрәк хәтле куллары сөялле, – дип фикер йөртте.

Кавказлы ялгышмый: Рәкыйп – гади шофер ул. Төзелештә кранлы “Урал”да эшли, сәмәнен тозлы тир түгеп таба. Көнозын “баранка” әйләндерә, ЖБИда йөк төйи, кирәкле җиргә илтеп бушата, җайлап урнаштыра. Артыгын сөйләшми, кирәкмәгәнгә кысылмый, күпне күрми, сүз йөртми торган, басынкы холыклы, карусыз, эшкә батыр ирне прорабы үз итә, хезмәт хакын мулдан яза, премиясез калдырмый. Шабашкага җай чыкса, Рәкыйп аның гозерен аяк астына салмый. Әҗерен бүлешәләр. Башкала әйләнә-тирәсенә яңгырдан соң тишелеп чыккан гөмбәләрдәй, күз ачып йомган арада тезелешкән хан сарайларын күрәсезме?

“Яңа урыс-татарларның” шактыеның коттеджы нигезенә, МСУ җитәкчеләрен җайлап-майлап, зур төзелешләрдән  “шудырылган” авыр блокларны Рәкыйп тезеп бирде. Ял-йокы күрмичә эшләве читен булса да,“чумара”сы эчне төртеп тишми: шыгырдап торган меңлекләрне куанып кесәсенә салган чаклары аз түгел. Эт булып арып, җеп өзәрлек хәле калмаса да, юл уңаеннан колхоз базарына сугылып, сумка тутырып тәмле ризыклар сатып ала. Уңган, юмарт ир бичәсенә үзе кимәгәнне киертүдән тәм таба. Затлы чәшке тун, алтын бизәнгечләр, кыйммәтле хушбуйлар бүләк итте. Гөлсиянең сөенечтән балкыган нурлы йөзен, ап-ак энҗе тешләрен җемелдәтеп ихлас елмаюын күргән чакларда, булдыклы гаилә тоткасының башы күккә тия иде.

Иллә яраттыра белә дә соң Гөлсия! Иртәнге якта керфекләрен сирпеп ачуга, мөлдерәп пешкән кара карлыгандай елтыр күзләрен кыса төшеп, бохар песиедәй сырпалана, иренең муеныннан, кытыршы битеннән үбеп ала, шаяракөлә керпе чәчләрен тузгыта. Кичкә керсә, кара челтәрле төнге ефәк күлмәгеннән сизелеп торган түгәрәк янбашларын, мул күкрәкләрен килешле уйнаткалап, каршысында чытлыкланып йөреп, Рәкыйпне иләсләндерергә бик оста. Сихерләгәндәй үзенә тарта, зиһенне чуалта торган сөйкемле сөяге бар.

Дүртенче дистәне ваклый башласа да, алсу йөзендә җыерчыкның әсәре дә юк, болыттай кабарынкы чәчләре чем кара. Сыгылмалы озын керфекләрен җилпеп, җиләк иреннәрен килешле генә җәеп, күзенә карап бер елмайса, Рәкыйпнең тыгыз тәненнән серле кайнар дулкыннар йөгерешә башлый.

Хәләлен җәлт кенә көчле кочагына суырып алуын сизми дә кала. Бичәсенең иркәләү-назлавы, кайнарланып, колагына серле сүзләр пышылдавы алыптай гәүдәле ирне балавыздай эретә, ару-талуын, борчулы уйларын мизгел эчендә юып төшерә.

Яратып өйләнгән иде ул Гөлсиягә. Никах көнендә әбисенең: “Бәбекәчләрем, өйләнешү – саваплы гамәл. Башлы-күзле булуыгызга сөенеп туймыйм. Көн иткәндә табак-савыт шалтырамый тормый. Авыр сүзләр әйтешеп, тәмсезләшмәгез. Хәләл җефетеңне кага күрмә. Хатын – ирнең көзгесе. Иренең кемлеге бичәсенең килеш-килбәтендә, күз карашында, атлап йөрешендә чагыла. Хатын-кыз мендәр сыман, иркәләп-сөеп торсаң гына күркәмләнә,  кыерсытсаң – чирләшкәгә әверелә. Үзеңнән куркучыны да, куркытучыны яратып булмый. Мәхәббәт кояшы сүнгән гаиләдән бәхет кошы кача. Хыянәт итмәгез. Гайбәткә ышанмагыз. Аңлашып, санлашып, юл куешып, сөешеп яшәргә тырышыгыз”, – дигән үгет-нәсыйхәтен мыегына чорнап куйган иде. Әлегәчә исеннән чыгарганы юк. Сәүдә үзәгендә хисапчы булып эшләүче Гөлсия, Яңа елга ике атна кала шифаханәгә юллама алып кайтты. Рәкыйп: “Бар сөеклем, рәхәтләнеп ял ит! Улыбыз өчен борчылма, әбекәй белән икәүләп карарбыз”, – дип озатты.

Гөлсиясез өйнең яме юк икән. Рамил дә әнисен сагына, ямансулый. Декабрьнең 31е көнне Рәкыйп улын әбисенә илтеп куйды. Кырынып, душта коенып чыккач, күлмәк-чалбарын үтүкләп киде, ислемай сибенде. Көзгегә сынаулы караш ташлап, килеш-килбәтен җентекләп күздән кичерде.

Трюмодан зифа буйлы, нык бәдәнле, чәчләренә чак кына “кырпак” төшә башлаган күркәм ир уртасы канәгать елмаеп карап тора иде. Кыяфәте ничава күренсә дә, чигәләреннән шуышып кереп килүче пеләше ошап бетмәде.

Акыллы башта юләр чәчләр тора ди мени? Яшем кырык җидедә, дип борчылмый ул, йөрәге унсигездәге сыман дәртле. Бәхет өчен күп кирәк мени? Яраткан эше бар. Тормышы җитешле, сәламәтлеге әйбәт. Өзелеп сөйгән яры – Гөлсиясе күңел түрендә, уртак бәгырь җимешләре, нәсел дәвамчысы Рамиле ай үсәсен көн үсеп куандыра. Аягы- кулы бәйле шушы тормышынан канәгать.

Реклама

Шулай булмый ни? Һәр туар таңына ямь өстәүчеләре – янәшәсендә. Тылыңның ышанычлы булуы ярты бәхеттер ул. Мондый иминлек һәркемгә тәтеми. Хезмәттәшләре арасында аеры-суеры иза чигүчеләр аз түгел. Әнә, Азат өйләнеп аерылган, Әнәснең хатыны үлгән, Илфат насыйбын очратмаган.

Буйдаклар ирегенә кызыкмый ул. Ялгызларның ачы язмышыннан Аллаһ сакласын! Әбисе: “Ходай безне парлы яралткан. Бәхет кошыгызны өркетә күрмәгез!” – дип тукып тора. Чиктән тыш талчыгып, йә нәрсәгә булса җен ачуы чыгып кайткан чакларында, бусагадан эчкә атлауга, сөйкемле бичәсенең бер назлы карашын тою, гөнаһсыз нарасыеның йомшак куллары белән  муенына сарылуы җитә, гүя җанга шифалы ләйсән ява, авыр халәте мизгел эчендә юылып төшә.

...Өйләдән соң Рәкыйп “Рено”сын кабызды. Кибеткә сугылып, шампан шәрабы, “Бай яһүд” торты, кабымлыклар, салатлар, җиләк-җимеш сатып алды.

Яңа ел – зур бәйрәм, саранланып торыр чак түгел! Юл буе дәртле музыка уйнатты. Ниһаять, Чулман елгасы өстендәге калкулыкта мәһабәт корабтай балкыган шифаханә ишегалдына выжылдап килеп туктады.

Сюрприз ясарга уйлап, хатынына юри шалтыратмады. Тәрәзәләрдән көлтәкөлтә нурлар түгелә. Сөеклем ишегалдын күзләмиме икән? Алдан хәбәр салмасам да, күңеле сизенеп, килүемне өметләнеп көтәдер әле. Бүләккүчтәнәчләрен көч-хәлгә кочагына сыйдырып, ир эчкә узды. Бәйрәмчә бизәлгән шифаханә эче оҗмахка тиң ямьле икән. Ресепшендагы туташтан сорашып, хатынының люкска урнашуын белде. Бигрәк әйбәт, комачаулаучы булмас. Рәкыйпнең күңеле мәтәлчек ата, елмаюлы йөзе тулган айдай балкый иде. Авыз эченнән күңелле җыр көйли-көйли, ике баскычны бер итеп, алтынчы катка очып кына менде. Гөлсиясен дәртле назлы кайнар кочагына алыр.
Онытылмаслык бәхет төне үткәрерләр...

Рәкыйп бүлмәне тиз тапты. Күчтәнәчле капны идәнгә куйды. Гөлләмәнең төргәген сүтеп, күз явын алырлык розаларны җайлап беләгенә салды. Сак кына ишек шакыды. Эндәшүче булмады. Әллә сөйгәне шифалы ваннадан чыккач изрәп йоклап киткәнме? Көр тавышлы ир:
- Гөл-си-яү! Ач ишекне! Пучталиун Печкин сөйгәнеңнән хат китергән! – дип шаяртты.

Ах, наян! Юри ачмыйча ялындыра. Рәкыйпне көттереп, дәртен арттыруын белә. Бизәнгән-ясанган ял итүчеләр төркеме лифттан чыкты. Көлешәшаярыша яныннан узып киттеләр. Иләк авызлы юантык хатын, төркемнән аерылып, колгадай озын торыклысының җиңеннән тартты.
– Люкстагы чытлыкыйга кунак килгән. Чәчәкләрен генә күр әле! – диде.
– Чәчбине бәхет баскан икән. Андыйлар иргә дә, миргә дә ярый, апаем.

Дөньяның артына тибеп яшиләр, – дигән чәнечкеле сүзләре Рәкыйпкә килеп  иреште. Ир көнчеләрнең гайбәтен колак яныннан гына уздырды. Ун минутлап таптанып торгач, эче поша башлады. Аңа эчтә пышылдашкан тавышлар
ишетелгән кебек тоелды. Ни уйларга белми, аптырап торганда, аны кизү шәфкать туташы абайлап алды.

– Абзыкай, нигә сөмсерегез коелды?Ярдәм кирәкмиме? Кем янына килдегез?
– Шакирова Гөлсиягә.
– Сез аның кеме? Абыйсымы?
– Ире.
– Юкны сөйләмәгезче! Бу люкстагы ханым тормыш иптәше белән ял итә.
Соклангыч матур пар. Җитәкләшеп кенә йөриләр.
Рәкыйп бермәл телсез калды. Әмма үзен бик тиз кулга алды.
– Акыллым, кем беләндер бутыйсыз, ахрысы. Менә паспортымны карагыз. Гөлсия - закунлы хатыным.

Кыз, бераз уйланып торгач, халат кесәсеннән ачкычлар бәйләме чыгарып, ишеккә иелде. “Ачкыч керми. Ишек эчтән “секреткага” бикләнгән”, – диде. Туташ кат-кат шакып карады, эндәшүче булмады. Борчылуы йөзенә чыкты.

Бәйрәм көткәндә бәлагә тарый күрмәсеннәр. Кемнең кан басымы уйный, кемдә – астма. Кыз астагы каттан сакаллы ир затын ияртеп менде. Ул кулындагы очлы тимерен бик тирәсенә тыгып бер генә каерды. Ишек шар ачылып китте.

Эчтәгеләр моны көтмәгән иде. Кыз үрелеп утны кабызгач, Рәкыйпнең гәүдәсе куырылып килде, гүя өстенә шау кайнар су койдылар. Кашыгы-суы белән йотарлык чибәр Гөлсиясе белән юан бүксәле, кыска аяклы, пеләш башлы сәүдә үзәге директоры Соломон Мойсиевич ындыр табагы кадәр киң караватта кочаклашып яталар иде.

Яман ыңгырашып, йөрәк турысын тоткан Рәкыйпнең гәүдәсе алга сөрлекте. Күз явын алырлык розалар идәнгә коелышты...

Хәмидә Гарипова

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: