Шәһри Казан

Мәхәббәткә киртә юк: яратышып туймадык

Мәхәббәткә киртәләр юк, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел. Мәхәббәтем ерак чакрымнар белән сыналды һәм сынатмады.

Шулай туры килде: монда туып-үссәм дә, язмыш җилләре мине Себер якларына илтте. Анда бер текә фирмада менеджер булып эшләдем. Бервакыт махсус курслар узарга дип өч көнгә Финляндиядән Оливер исемле егет килде. Әлбәттә, үзе генә түгел, төркем белән. Беренче күрешүдән үк арабызда аерым бер җылы элемтә барлыгын тойдык. Адресларны алмаштык. Өч көннән соң алар кайтып китте.

Ике арада смс-хатлар язу башланды. Дөрес, вакыт аермасы зур булганга күрә, аралашу кыенрак барды. Тик бу безгә комачауламады. Без инглиз телендә аралаштык. Телне начар белү сәбәпле, мин электрон тәрҗемә аша аңлаша идем. Скайп аша да сөйләштек. Хәер, без сәгатьләр буе сүзсез генә бер-беребезгә карашып утыра ала идек. Безнең арада аңлата алмаслык көчле хис, чын химия булды.

Без ярты елдан соң гына күрешә алдык. Ул мине үзенә кунакка чакырды. Бу очрашу хисләрне сынау өчен кирәк иде миңа, чөнки мин аңа инде гашыйк идем. Безнең күрешү бик эмоциональ булды. Без көннәр һәм төннәр буе аның фатирында яттык, яратышып туймадык. Тик санаулы көннәр тиз узды. Китәргә вакыт җитте...

Реклама

Өч айдан соң Оливер үзе яныма кайтты. Тагын шундый ләззәтле көннәр һәм төннәр башланды. Бу кешегә баш-аягым белән гашыйк булдым, аннан башка яши алмам кебек тоелды. Тик ул озак тормады, туган ягына кайтып китте. Очраша торгач, өч ел вакыт узды. 

Көннәрдән-беркөнне мин башка болай дәвам итүнең мөмкин түгеллеген аңладым. Чираттагы баруымда без өйләнешергә булдык. Аннан соң яшебез дә 30дан арткан иде инде. Нәтиҗәдә без гаилә кордык. Бүгенге көндә улыбыз үсеп килә. Бәхетебезгә күзләр тимәсен!

Фото: pixabay.com

Гөлия Д.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: