Шәһри Казан

Мәүлиха апа: «Путин янына барсам, барысын да сөйләр идем»

Мәүлиха апа кебекләр хәзер инде юк диярлек. Булса да, берәм-сәрәм генәдер. Аңа инде 91 яшь булуда да, 17 яшьтән бригадир булып эшләвендә дә, кияүгә чыкмаган килеш кыз-әби булып олыгаю­ында да түгел эш. Мәүлиха Хәсәнованың бүген дә аек акыл белән яшәвендә, аз гына хәйләкәрлегендә һәм коммунистларча итеп, дөреслек хакына иң югарыдагыларга...

Мәүлиха апа кебекләр хәзер инде юк диярлек. Булса да, берәм-сәрәм генәдер. Аңа инде 91 яшь булуда да, 17 яшьтән бригадир булып эшләвендә дә, кияүгә чыкмаган килеш кыз-әби булып олыгаю­ында да түгел эш. Мәүлиха Хәсәнованың бүген дә аек акыл белән яшәвендә, аз гына хәйләкәрлегендә һәм коммунистларча итеп, дөреслек хакына иң югарыдагыларга барып җитәргә дә әзер булуын күздә тотуым...


Балтач районының Арбор авылы кызы ул. Үз көчләре белән эшләп тапкан шактый хәлле гаиләдә туган, эшнең авырын да, ачлык-ялангачлыкны да күреп үскән.
Мәүлиха апа сугыш башланган көнне дә, авылның типсә тимер өзәрдәй егетләренең яу кырына китеп югалганнарын да яхшы хәтерли. Хәер, яу кырына гына түгел.
- Әтинең дәү абзыйсының җиде баласы булган. Башта дәү әтине алып чыгып киткәннәр, аннан Түнтәр җыены көнне - ике малайны. Абзыйның гаиләсен, байлар дип, Магнитогорскига кудылар соңрак. 40 көнлек балалары белән. Йортларын, сыерларын, каралты-кураларын саттылар бугай. Кайтып киттеләр аларның балалары бер тапкыр. Үземнең дә кунакка барганым бар. Утыз бернең 24 февралендә кердек без колхозга. Шул көнне әти, керәм, дип, тамгасын салды. Атны бирдек, абзарны, тарантасларны. Миңа алты яшь иде, - дип, йөрәккә уелган хатирәләрен барлый ул.
Мәүлиха апа бу хәлләрнең барысын да яхшы хәтерли. Сугыш чыкканда, аңа 15 кенә була әле. Ике елдан унҗидесе генә тулган кызны колхозга бригадир итеп куя­лар.
- Аякка кияргә чабата юк, кырга баргач, җирне үлчәргә кирәк. Чабата тузмасын дип, язгы салкын туфрактан, чабатаны салып куеп, яланаяк йөрим. Унар чакрым басуда гына йөрелә. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык инде.
Ә үзенең сөйләвендә һич зарлану юк. Ничек бар, ничек хәтерли - шулай сөйли үз чоры турында...
- Ачлыгын да күрдек. Сугыш алдыннан да, сугыштан соң да. Безгә эләкмәде, хайван үләксәсе ашаучылар да булды ул елларда. Районнан килгән нәчәлство да без ашаганны ашады, уполномоченныйлар безнеке кебек хәерчерәк йортларда да торып яттылар. Әле дә хәтерем­дә, районнан килгән бер вәкилнең ботинкасының табаны төште. Шуны бау белән бәйләде дә шулай йөрде инде. Эшләдек тә эшләдек. Сугыш чорында да, сугыштан соң да. Нинди кияүгә чыгу? Ирләр-егетләр калмады. Кайтмадылар сугыштан. Эш, эш, эш. Алдынгы урыннар алдык, Мәскәүгә кадәр бардым. Яхшы эшләгән өчен бүләкләделәр. Ике атна анда булдык. Мавзолейда Ленинны, Сталинны күрдем.
Мәүлиха апаның көчле бригадир булганын Арбор халкы әле дә хәтерли. Эшчән, тырыш гаиләдән булган кыз авылдашларыннан да эшне таләп итә белгәндер, әлбәттә. Әле дә Арборда: «Авылны «дер селкетеп» торды Мәүлиха апа», - дип сөйли олыраклар.
Хәзерге тормышка да үз карашы Мәүлиха апаның.
- Бүгенге тормышларга карасаң - гаҗәп, - ди ул. - Теге еллар булса, ярты авылны алып китәрләр иде. Байлар кебек яши халык. Безгә генә игътибар аз. Аптырап торам инде. Егерме җиденче елгылар сугыш ветераны булып йөри. Әле бит егерме алтыларның да барысы да бармады сугышка. Аптыраган инде. И-и-и-и, Путинга алып барсалар яки үзем бара алсам, күп нәрсә сөйләр идем дә мин - аяклар бетте шул. Болай исәнлеккә зарланмыйм үзе. Ашыйм да, йоклыйм да. Маллар асрарлык кына рәт юк. Заманында ике сыер асрадык - аның да берсен бетерттеләр. Хәзер тавык­лар гына бар. Менә алар янына чыгып йөрер­гә аяк­лар авырта. Сең­­лем чыга инде. Өй астына да, абзарлар астына да су керә. Элек тимурчылар йөри иде картларга булышып, хәзер аларның да килгәне юк. Пенсиябез дә артык мактанырлык түгел. Аллага ­шөкер, утын белән мич ягасы юк. Газ янып тора...

Реклама

...Озак сөйләштек без Мәүлиха апа белән. Аның хәтерендә авылның йөзьеллык тарихы тере килеш сак­лана дисәм дә, ялгыш булмас иде. Сугыш аркасында гаилә кормаган, балалар тап­маган кыз-әбиләр турында заманында «Татарстан яшьләре» газетасы китап та чыгарган иде. Ул китапка да кергән Мәүлиха апа. Тырыш хезмәт өчен бүләкләре, грамоталары да бихисап. Ләкин менә бәхет дигәнең...
Хәер, үзен бәхетсезгә санамый ул. Бертуган сеңлесе Нәсимә апа белән, булганына шөкрана итеп, бүгенге тормыштан да ямь табып яшәп ята. Нәсимә апа да кияүгә чыкмыйча олыгайган. Яше 88дә.
...Мәүлиха апа кебек «соңгы могиканнар» берәм-берәм генә хәзер. Онытмаска иде аларны...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: