Шәһри Казан

«Монда яңгырлар еш ява, һич тә түзәрлек түгел...»

Аксубай районы Такталы авылында яшәүче кадерле әниемә - Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәтхетдинова Мөнирә Сәлах кызына быел 88 яшь тулды. Гомеренең 40 елын киләчәк буынны тәрбияләүгә, балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган ул. Хәзер дә актив тормыш алып бара: мәктәп балалары белән очраша, аларга авыр сугыш...

Аксубай районы Такталы авылында яшәүче кадерле әниемә - Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Фәтхетдинова Мөнирә Сәлах кызына быел 88 яшь тулды. Гомеренең 40 елын киләчәк буынны тәрбияләүгә, балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган ул. Хәзер дә актив тормыш алып бара: мәктәп балалары белән очраша, аларга авыр сугыш еллары, үзенең башыннан үткәннәре турында озаклап сөйли, фотографияләр, өчпочмаклы солдат хатлары, альбомнар күрсәтә. Газета-журналларны укып бара, аларда үзенең мәкаләләрен бастыра. «Бернәрсә дә, беркем дә онытылырга тиеш түгел! Киләчәк буын ил өчен канкойгыч изге сугышта үзләрен аямыйча көрәшүчеләрне белергә тиеш», - ди ул. Сугыш кырларында ятып калган абыйсы Рашат Фәтхетдинов турында хатирәләрен үз авызыннан тыңлыйк әле.
- Без гаиләдә 10 бала үстек. Әти сугышка кадәр, 1939 елда үлеп китте. Безне, мең азаплар белән, әни берүзе үстерде... Миннән өч яшькә генә олы 1924 елгы абыем Рашат кечкенәдән бик укымышлы, бар нәрсә белән дә кызыксынучан булып үсте. Ул мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган, 11-12 яшеннән алып көндәлек язып барган, язган шигырьләрен теркәп барган. Көндәлекләр әле дә миндә саклана. Алар инде таушалган, аларга 77 елдан артык... Ачкан саен, шигырьләрен укыган саен, Рашат абыем ап-ачык күз алдыма килеп баса. Чыра яктысында үзенә урын табып, тырышып-тырышып яза иде ул. Шигырьләре авыл кешеләре, илдә булган вакыйгалар турында, патриотик рух белән сугарылган. Әгәр сугышта һәлак булмаса, Рашат абыем, бәлки, зур ша­гыйрь булган булыр иде. Сугышка кадәр ул 1940 елда Казанга ФЗӨгә укырга китә, анда столяр һөнәрен үзләштерә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Рашат абыйны үзенең һөнәре буенча түгел, ә тимер юллар, вагоннар төзәтүче буларак сугышка җибәрәләр. Әле сугышның нәрсә икәнен дә белмәгән егет үзенең көндәлегенә күргән-б
елгәннәрен сугышка киткәнче - 1942 елга кадәр язып бара.
Солдатлар тулы эшелоннарны көнбатышка таба озатып кала, ә көнчыгышка таба эвакуацияләнгән халык агыла...Егет күңеле сизенә, тиздән ул да шул сугышка керәчәк. Соңгы мәртәбә туган авылын, туганнарын кайтып күрергә була. Поездда кайтканда, документлары белән әйберләрен урлата. Авылга кайтып озак та тормый, авыл куштаннары, син дезертир, документларың юк, дип бәйләнә башлагач, үзе теләп, фронтка китәргә була. Әни аңа юлына бераз он табып, юача, бавырсаклар пешереп бирә. Кар төшеп торган салкын көзге көннәрнең берсендә мин аны, кул арбасы төртеп, Чистайга озата киттем. Юл ерак, 50 чакрым барасы, ләкин безгә бәхет елмайды, бер атлы очрап, Рашат абыйны утыртып алып китте. Бу аның соңгы кайтуы булды. Шуннан соң ул Пенза военкоматына барып, үзе теләп сугышка китә, бу вакытта аңа 18 яшь кенә була. Аны Саратов өлкәсенә командирлыкка укырга җибәрәләр. Көндәлекләр шунда туктала, чөнки ул аларны авылында калдыра. Алга таба өчпочмаклы хатлар килә башлый.
Рашат абыем 1942 елның 7 октябрендә Саратов өлкәсе Татищево станциясеннән беренче хатын яза. Саратовта командирлыкка өйрәтелеп, сугышка керә. Күп тә үтми, яраланып, Тулага госпитальгә озатыла. Хатларын шигъри җанлы егет шигырь куплетлары белән яза. Хатларны цензура тикшерә торган булган, сугыш авырлык­лары турында язарга ярамаган. Шунлыктан хатларны шигырь формасында оптимистик рухта язарга тырышкан ул. Госпитальдән соң Брянщинаны немец фашистлары оккупациясеннән азат итү буенча хәлиткеч канлы сугышка керә. Бу 1943 елның август ахыры була.
Кызу сугышлар барганда вакыт табып, абыем соңгы хатын язып сала. Анда мондый юллар бар:
«Безнең артта түгәрәк күл,
Аккош йөзәрлек түгел.
Монда яңгырлар еш ява,
Һич тә түзәрлек түгел».
Дәһшәтле сугыш хәлләрен кыскача итеп туганнарына аңлатырга тырыша ул. Хат һәрвакыт әниебезнең янында йөргәнгә, таушалып беткән, сакланмаган, ләкин без аны яттан белә идек.
Көзге ачы җилләр белән бергә безнең өйгә кара кайгы - абыемның үлеме турында похоронка килде...1943 елның 12 сентябрендә Фәтхетдинов Рашат Сәлах улы Брянск (хәзер Орёл өлкәсе) Рогденино районы Энергия колхозына 500 м җитәрәк, ягъни Дубровка авылы янында бик авыр сугышларның берсендә батырларча hәлак булган... Брянскины фашистлардан азат итәргә бары тик 5 көн генә калган була...
Сугыштан соң, 60 нчы елларда аның кайда күмелүен белер өчен мин абыем сугышкан хәрби частьларга, военкоматка хатлар яздым, хатларыма җаваплар алдым. Абыемның япь-яшь килеш кайдадыр чит җирләрдә ятып калуын бик авыр кичердек... Ул вакытта, 60-70 нче елларда, мәктәпләрдә эзтабарлар бик актив иде. Алар миңа хатлар яздылар, абыем күмелгән кабернең фотографиясен салдылар. 60-70 нче елларда экраннарга чыккан бик популяр «Вызываем огонь на себя» нәфис фильмы Рашат абыем катнашкан канкойгыч сугышлар буенча төшерелгән икән. Бу турыда миңа Дубровка мәктәбе укучылары хатларында бик игътибарлап язып җибәрделәр. Еллар үткән, ләкин сугыш истәлекләрен саклап-барлап тотучылар бар икән әле. Ленар энем сугыш чоры кешеләре белән очрашып, алар белән бергә каберлеккә барып, каты сугышлар үткән урыннарны карап, фотога төшереп кайтты. Бу каберлектә барлык һәлак булган сугышчылар бергә күмелгән, соңыннан аларның исемлеге куелган. Биредә әле дә кырларда волонтёрлар казу эшләре алып баралар икән. Аларның максаты: һәр сугышчыны табып, зур хөрмәт белән күмү, аның һәлак булган урыны турында туганнарына җиткерү. Шул көннән алып 10 еллап вакыт үткән. Исәннәрме, юкмы Ленарны каршы алып, озатып калган бу апалар - шул сугышның тере шаһитлары, билгесез.
...Әледән-әле абыемның фронт­тан язган, вакытлар үтү белән тетелеп беткән, әче яшьләр сеңдерелгән хатларын кулыбызга алабыз, аның көндәлекләрен укып юанабыз. Аның истәлекләре: бер фотографиясе, көндәлекләре, хатлары, Дубровка укучыларыннан алынган хатлар һәрвакыт минем өстәлемдә...
Нәзакәт Хәйруллина,
Чаллы шәһәренең
38 нче мәктәп укытучысы.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: