Шәһри Казан

«Моторлы чикерткәләр»гә җан өрүче Миннислам Вәлиев бер балалар бакчасы төзерлек экономия ясаган

Хыял канатларында 1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, сука белән җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан. Сугыш...

Хыял канатларында
1931 елда гаиләдә олы бала булып дөньяга килгән малайга кечкенәдән әтисенең уң кулына әйләнеп, берсеннән-берсе кечкенә сеңелләренең терәге булырга туры килгән. Киң җилкәле, нык бәдәнле малай сугыш башлангач инде тәмам егет булып җитешкән, яу кырына киткән ирләрне, атларны алмаштырып, сука белән җир сөргән, чалгы белән арыш чапкан. Сугыш чорында балачак бик кыска була шул. Авылның башка егетләреннән аермалы буларак, Миннисламның күңелен күк үзенә тарта башлый. Ул туган як басуларында арыш чапкан чакта (шул чорның район газетасында аның берүзе чапкан арышының күплегенә (2 гектарга якын!) шаккатып язылган мәкалә дә басыла) күктә эзе калган очкычка карый да: «Эх, шушы самолетларны ясарга иде!» - дип хыяллана. Ләкин әйтеп җибәрергә генә ансат: туган авылы Буденный (Буа) районы Вольный Станда башлангыч мәктәп кенә. Ул анысын да, күрше Янтугандагы җидееллыгын да «5»ле билгеләренә генә, Мактау грамотасы белән тәмамлады инде. Тагын да зуррак укыйсы килә дә бит, урта мәктәп Чуашстанның Батыр авылында гына, ә ул урман аша утыз чак­рым. Әтисе дә инде кул арасына кереп, хуҗалык эшен җиңеләйтә башлаган улын җир сала чыгарып җибәрергә бик риза түгел. Җибәргән очракта да, ул араны җәяү тәпиләргә кирәк. Ләкин укыйсы, белемле буласы килү теләге көчле булгандыр инде, ул бернинди авырлыкларга да карамый. Һәр атна саен авылына кайтып, әнисе пешергән түгәрәк ипинең яртысын биштәренә сала да, аягына чабатасын, өстенә бишмәтен киеп, хыялына таба атлый.

Энә белән казылган кое
Татар авылында туып-үскән егеткә рус телендә белем алу җиңел булмый, билгеле. Укырга керүен кызык итеп искә алды Миннислам абый. Сигезенче сыйныфны бөтенләй укымаган үсмер тугызынчы сыйныфка алуларын сорап, Батыр урта мәктәбенә бара. Директор бер - аның үзенә, икенче «бишле»ләрдән генә торган белем турындагы белешмәсенә карый да сынау срогы белән бер айга алырга була. Көне-төне урыс телен өйрәнә Миннислам. Урыс, чуаш дуслары ярдәмгә килә, ә ул аларга физика, математика законнарын өйрәнергә булыша. Ә унынчыда Миннисламны сыйныфның старостасы итеп сайлыйлар һәм ул урыс телендә докладлар ясый башлый.

Хыялдан - чынбарлыкка
Батыр урта мәктәбен дә Мактау грамотасы белән тәмамлаган егет, укытучыларының фатихасы белән, Казан дәүләт авиация институтына укырга керә. Чабаталы авыл малае институтны адресы буенча эзләп таба. Хыялының зур, белеменең тирән булуын Казан профессорлары да күреп алганнар, күрәсең. Төннәр буе вагон бушатып (ул чорда студентлар эшләп укый), иртән бик катлаулы фәннәрдән имтихан бирергә туры килсә дә, сер бирми. Ә инде институтны тәмамлап, кулга диплом алгач, 1956 елда яшь инженерны сугыш вакытында Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән вертолетлар төзү заводына эшкә җибәрәләр. Һәм илле биш ел эшләп, лаеклы ялга чыкканчы, ул үз заводына тугры булып кала. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны - Казан вертолетлар заводы.
Егетнең тырышлыгын заводта да тиз күреп алалар, ышаныч күрсәтеп, өскә күтәрәләр. 1963 ел - Конструкторлар бюросы башлыгы. 1975 ел - Берләшмәнең баш конструктор урынбасары. 1983 ел - берләшмәнең баш конструкторы. СССРның уйлап табучысы буларак, 500дән артык авторлык тәкъдиме кертә ул, шуларның җидесе - шәхсән үзенеке. Татарстанның атказанган машина төзүчесе Миннислам Вәлиевнең намуслы хезмәте 11 медаль, СССРның Авиация һәм оборона министрлыгының күп кенә күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.

Инженер бүләге
Әле хәзер дә берәр четерекле мәсьәлә килеп чыкса, киңәшкә аңа киләләр. Андый четерекле хәлләр озын хезмәт юлында эшләгән чакта да аз булмый. Бервакыт яңа төр вертолетны дәүләт комиссиясенә тапшырырга кирәк. Ә менә, үч иткәндәй, аның канатларындагы шассилары һич кенә дә сызым белән туры килми. Мәскәү көтә, инженерлар баш вата. Дәүләт заказы үтәлмәсә, бу кемнәрнеңдер баш бәласе булачагы көн кебек ачык. Һәм шул чакта баш конструктор Миннислам Вәлиев башына акыллы фикер килә. Ул рациональ тәкъдим белән чыга, дәүләт заказы өзелми кала, бик күпләр иркен сулап куялар. Аннары бу тәкъдим нәтиҗәсендә заводка әллә ничә мең сумлык экономия ясалганлыгы мәгълүм була. «Бер балалар бакчасы төзеп булырлык», - дип, завод газетасында «Инженер бүләге» дигән язма да чыга. Өйләре янында төзелгән яңа балалар бакчасын бу хәлләрдән хәбәрдар булган таныш-белешләре шуннан соң «синең бакча ул» дип йөри башлыйлар. Ләкин әле ул үзе бу вакытта өйләнмәгән дә була. Эш дип чабып, гаилә корырга тәмам соңга кала яза ул. Ләкин язмыш аңа мәрхәмәтле була: Вәлиевләр фамилиясен дәвам итәргә бер малай бүләк итә. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, улы да әтисе эзеннән китә. Кечкенәдән яшь конструкторлар түгәрәгенә йөри - аның да күңелен күк ымсындыра.
Туган телебез исән калсын өчен дә гомере буе тырышып йөри Миннислам ага. Үзенең татар булуы белән горурланып, милләтебезгә ярдәм итеп яши: өенә күп кенә татар газета-­журналларын, шул исәптән безнең «Шәһри Казан»ны да алдыра. Әле алай гына да түгел, туган авылындагы тирә-күршеләренә дә безнең газетаны яздырт­кан.

Киләчәккә карап
Миннислам ага сигезенче каттагы фатирының балконыннан карап торырга ярата. Аннан Казан елгасы, Кремль уч төбендәге шикелле күренә. Казан шәһәре күзгә күренеп матурая. Шулчак аны уйларыннан бүлеп, күктә вертолет пәйда була. Аның тавышы теләсә нинди көйдән дә моңлырак, аһәңлерәк тоела Миннислам абзыйга. Һәм бу бер дә гаҗәп түгел. Гомере шушы «моторлы чикерткәләр» ясауга багышланган ич аның. Ул ясаган, дөресрәге, аның сызымы буенча ясалган никадәр вертолет ничә йөз кешенең гомерен коткарып калды икән?! Билгеле инде, мондый исәпне беркем дә алып бармый. Ә менә күңелдә гомернең бушка узмыйча, һәрбер көненең мәгънәле үтүеннән туган канәгатьлек хисен беркая да куеп булмый. Үкенмичә яшәлгән озын бәрәкәтле гомер - Ходайның зур бүләге ул. Миннислам ага Вәлиев тә шундый бәхетлеләрнең берсе. Аның әле үзен картка санап, ах-ух килеп ятарга вакыты да, теләге дә юк. Идел буенда гаиләсе белән бергәләп, сөенеп яшәр өчен, үз куллары белән яңа өй җиткереп ята ул. Кемдер бу яшьтә нигә кирәк инде дияр. Кемдер әйтсә әйтер, тик Миннислам абзый түгел.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: