Шәһри Казан

Мунча балдагы

Асия карчык зират капкасы төбендә башын җиргә ора-ора елый. Егерме ел элек булган вакыйгаларның соңгы кайтавазы иде бу…

Сентябрь ахырларында колхоз эшләре кими төшкәч, авыл халкы үз бакчаларына бәрәңге алырга чыкты. Асия дә, төшке ашка кайткан арада, ире казып калдырган кишәрлектән бәрәңге чүпләргә кереште. Көзге кояш бер елмая, бер кача дигәндәй, әллә каян гына болыт килеп, вак тамчылар сибәләргә тотынды. Үсмер улы булышса да, бәрәңгене чүпләп өлгерерлек түгел.
- Улым, әйдә, күчләрне сабак белән каплыйк. Бәрәңге бер юешләнсә, тиз генә кипшерми, базда череп бетәр, - дип каударланды хатын.
Ходайның рәхмәте, яңгыр туктады, ләкин туфрак барыбер дә кулга сыланучан булып калды. Асия: «Пычранмасын», - дип үзалдына сөйләнеп, бармагындагы алтын балдагын салып, мунча бүрәнәсе ярыгына кыстырып куйды. Күршесе Шәмсенур ярдәмгә кергәч, күчләрдәге бәрәңгене баз өстенә ташып та бетерделәр. Асия, кичен көтүләр кайтып, мал-туарны урнаштыргач, ашка токмач басарга тотынды. Шул мәлдә бармагында балдагы юклыгын абайлап алды. Токмачны казанга салды да, ишегалдына чыгып, мунча бүрәнәсе ярыкларын, нигез балчыкларын күздән кичерде. Ләкин балдак табылмады. «Шәмсенур апа мунча янында басып торган иде, мөгаен, ул алгандыр», - дип уйлап, күршесенә йөгерде Асия. Әмма Шәмсенур: «Ахирәткәем, җүнләбрәк эзлә әле, билләһи газим, балдагыңа тимәдем», - дип җавап кайтарды. Тик Асия ышанмады. «Әнием истәлеге бит ул балдак. Бир!» - дип бер ялварды, бер җикеренде.
Шәмсенур балдак урлаган, дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Моңа берәүләр ышанды, икенчеләр, ышанмаса да, күңелләренә барыбер шик кереп оялады. Еллар арты еллар узды, ләкин күршеләр арасындагы үпкә-дошманлык сүрелмәде. Шәмсенур, «карак» исеме күтәргән килеш, картаеп, гүр иясе булды.
Беркөнне Асия карчыкның уллары һәм кияүләре, җыелышып, искергән мунчаны сүтеп ташладылар. Ял итәргә туктаганда, кече кияү бүрәнә ярыгында кояш нурында җемелдәгән әйбергә игътибар юнәлтте. Барып, кадак белән тартып чыгарса, ни күрсеннәр - алтын балдак. Бу хакта ишеткәч, Асия карчык: «И-и Ходаем, гөнаһлылар гына булдым. Гомерем буена Шәмсенур урлады дип уйладым бит», - дип, өйалды баскычына лапылдап утырды.
* * *
«Балдак табылган. Асия карчык Шәмсенур балаларыннан гафу үтенгән», - дигән хәбәр өйдән өйгә күчте. Авыл җиңел сулап куйды.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: