Шәһри Казан

“Әни, мин беркая да китәргә җыенмыйм...”

Без – сугыштан соң, илленче елларда туган буын. Ил өстеннән сугыш сөреме инде таралса да, яуда улын югалткан аналарның, ирен югалткан толларның, әтисен югалткан ятимнәрнең йөрәк яралары әрнеп сызлаудан бер генә минутка да туктап тормаган, тик газизләрен менә-менә кайтып керер дип көткән өметләрнең генә инде сүрелә-өзелә башлаган чагы.

Күршебездә күпме тол хатыннар иде ул заманда: сугыш толлары, ирләре яуда ятып калган хатыннар гомер буе үзләрен солдаткалар дип хис итеп яшәделәр. Ирләре яуга киткәндә кайсы бер-ике, ә кайсы итәк тулы бала белән калган, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән, ачлы-туклы килеш балаларын үстергән тол хатыннар. Әле фронттан иренә кара кәгазь алу гына җитмәгән, монда да я ачлыктан, я чирдән йөрәк җимеше сабыйларын да җирләргә туры килгән бит бик күпләренә.

Күршебез Хәернисаттә дә Гайфулласы сугышка киткәндә ике кызы белән торып кала, бик кечкенә, сабый гына була әле кызлары.
Яуда Гайфулласын югалту ачысына монда – тылда ике кызын югалту хәсрәте дә килеп кушыла. Бигрәкләр дә яраткан була шул кызларын Күкшелдән килен булып төшкән зәңгәр күзле Хәерниса. Әле генә эштән сабыйлары янына ашкынып кайткан өендә бүген бушлык хөкем сөрә. Өйдә – бушлык, җанда – бушлык. Алга таба яшәп китәрлек көчне каян табарга? Бер мәгънәсезгә әйләнгән яшәү мәгънәсен ниләрдән табарга?
Халыкта бер ишек ябылганда икенчесе ачылырга мөмкин дигән гыйбарә бар бит. Менә ялгыз калган Хәернисага да Аллаһы Тәгалә рәхмәт ишеген ачып куя көннәрдән бер көнне. Кемдер – күршеләрме, әллә бергә эшкә йөргән хатыннармы – җайлап кына: "Хәерниса, Кукмарада өйсез-нисез, Дом колхозниковның бер бүлмәсендә яшәүче ике балалы хатын, вербовка белән еракка эшкә китә, алучы булса, бер баласын калдырып китәргә уе бар икән, чит җирдә ике бала белән ничек эшләрмен дип борчыла, балаларның олырагы кыз бала икән, анысын үзе белән алып китә. Кечесен – өч яшьлек малайны инде, әгәр дә алучы булса... ". Ул хатынның тел төбен аңлады инде Хәерниса, ялгызлыктан да яман тагын ни бар соң якты дөнья йөзләрендә? Көндез үзе шикелле тол калган күрше хатыннары, апалы-сеңелле Маһинур белән Маһиҗиһан белән киңәшсә, төнлә Гайфулласыннан калган бүрек белән киңәшә дә, таң белән юлга күзгала Хәерниса, Аллага тапшырып. Кечкенә чана тартып, куенына бераз ипи кыстырып.

Кукмара белән ике арада – егерме биш чакрым. Юк, юл куркытмый аны.
Бу юллардан җәяүләп әз йөрелгәнмени ул заманда? Тик менә үзен күрмәс борын ук күңел түренә кереп утырган шул малайны аннан алда башка кеше генә алып киткән булмасын да, әнисе генә кире уйлаган була күрмәсен. Ул җәяүле заманда, Кукмарадан көнен генә әйләнеп кайта алмаган һәркем кереп төн кунып чыга торган Дом колхозниковны да тиз эзләп таба ул, Рауза белән дә таныша. Аның да ире сугыштан кайтмаган, ике бала белән тол калган, ә бүген менә шул ике баланың берсе белән дә аерылырга тора. Ана йөрәге бит, йөрәгеннән кан саркып торган килеш газиз баласын әйбәтләп төреп, Хәерниса кулына тоттыра.

Ә Хәернисаның, шул баланы кулына алып куенына кысуга, ничә айлардан бирле боз булып каткан җаны язгы боздай эреп, күзләреннән
яшь булып коела башлый.

Реклама

Менә инде алар юлда, Кукмара күптән артта калды. Хәерниса, чанасын тартып бераз баруга туктап баланың хәлен белә, авызына ипи каптыра,
балага сөеп карап тора да: "Малай, менә өйгә кайткач, мин сиңа сөт тә салып бирермен, аш та бүләрмен, исән булсак югалмабыз", дип, әле берни аңламаган өч яшьлек малайнымы, әллә үзенме юатып сөйләнеп ала. Озын юлны үтеп өйгә кайткан малай белән хатынны күршеләре өен җылытып, хәл кадәренчә ризыгын әзерләп каршы алдылар.

Менә шулай яшәп китәләр. Бер-берсенә чит булган ике җанны кан берлеге түгел, җан берлеге берләштерә. Хәерниса малайның исемен дә, фамилиясен дә алмаштыруны кирәк дип тапмаган. Тик менә таныклыкта Галимуллин Минехарис булып калса да, малайга иренең ир туганының исеме белән эндәшә башлый ул. Минемулла дип. Авыл халкы өчен дә ул гомер буе Минемулла булды инде. Хәер, Хәернисәттә аңар исеме белән эндәшми дә иде,  ул аңар улым да димәде, ул аны гомер буе "Малай" дип атады. Шушы биш хәрефле, ике иҗекле сүзгә иксез-чиксез Ана мәхәббәте дә, җан җылысы да, баласы өчен чын күңелдән борчылу да сыйган иде.

...Минемулла үзенең ике әнисе бар икәнен дә бик күп еллар үткәч кенә белде, тик менә үз-үзен белә башлаганнан бирле әнисе дип кабул иткән Хәерниса аңар бик якын, ул – аның үз әнисе, башка әни кирәкми иде аңа. Хәер, дөреслекне белгәннән соң, үз әнисе белән танышып кайту теләге дә уянган иде күңел түрендә. Ул теләк шул килеш теләк кенә булып калды да, ерак Новосибирскийга вербовка белән язылып киткән әнисен эзләп сәфәргә кузгалмады яшүсмер егет.

Ә әнисе... Ә әнисе көннәрдән беркөнне үзе эзләп кайтты улын. Ул вакытта Минемулла-Минехарис инде өйләнгән, ике баласы үсеп килә.
Үзенә тиң ярны да Зур Кукмарадан тапты егет. Хатыны Наҗия – бик сабыр, тәртипле, эшчән туры килде. Хәернисаттә белән дә аналы-кызлы кебек гомер иттеләр. Менә шулай тырышып үз дөньяларын көтеп, икесе дә фермада эшләп, Хәернисаттә ике баланы сөеп-яратып үстереп яшәп ятканда эзләп тапты улын кайчандыр үз куллары белән чит-ят хатынга тапшырып киткән Рауза дигән хатын. Юк, аны гаепләп әйтүем түгел, безнең ул заманда яшәгән беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк, замананың авырның да авыры туры килгән шул алар өлешенә.
Бер эзләп тапканнан соң, җәй саен диярлек кайтты Рауза Мәмәширгә кунакка, Минемулла белән Наҗиянең кыз белән малае янына өченчесе – төпчеге дә өстәлде. Хәерниса әби баларның һәркайсын яратып-сөеп, җан җылысын биреп үстереште. Рауза апага да беркем караңгы чырай күрсәтмәде, хәер, хәерле Хәерниса андыйны белмәде дә бугай инде ул. Тик менә сүз арасында кунак хатынның: "Минем белән китсәгез, эш тә табылыр иде, торыр урын да булыр иде, минем ике баланы җитәкләп паркларда йөрисем, аларны карусельләргә утыртып әйләндерәсем килә", дигән сүзе генә йөрәгенә ук булып кадалды бер мәл. Анда да әле өйдәгеләргә дә, кунакка да берни дә сиздермичә, үзе белән бергә тормышның күпме әчесен татыган күрше хатыннарына гына зарын сөйләп елап алды. Әллә әнисенең кәефсез йөрүен үзе аңлап алды, әллә күршеләр аңлаттымы, Минемулласының беркөн: "Әни, юкка күз яшеңне әрәм итмә, мин беркая да китәргә җыенмыйм, кешенең әнисе бер генә була, ә минем Әни – син", диеп ирләрчә нык итеп әйтүе Хәернисаның йөрәгенә сары май булып ятты.
Әйе шул, тапкан – ана түгел, баккан – ана. Шушы мәкальне безнең татар халкы урыны туры килгәндә ничә гасырлардан бирле әйтеп килә микән инде. Баккан Ана – Ана...

Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: