Шәһри Казан

«Әнием, син кайчан кайтасың?»

Бәян ителгәннәр – авторның үз башыннан кичкән фаҗига. «Әни – һәркем өчен иң кадерле кеше. Аны яратырга һәм сакларга кирәк!» Шамил ага һәркемгә шуны искәртә.

...Дөньяда ятимлектән дә ачы язмыш юктыр. Ана назыннан мәңгелеккә мәхрүм калуны берни белән дә тулыландырып булмый. Ятим бала гомере буена ким-китек булып кала.

Мин, абыйларым һәм сеңлем Лиля белән нәкъ шулай булды. Иң авыры сеңлемә булды, чөнки ул, биш яшь тә тулмас борын, әнисез калды. «Кеше язмышлары нигә шулай аяныч, гел сынаулардан тора икән?» Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмыйдыр, мөгаен. Ләкин шунысын яхшы беләм, ятимнәргә бик кыенга туры килә. Әниемне югалткан куркыныч төннән соң инде 40 еллап вакыт узды. Ләкин бу хакта искә төшергән саен, йөрәгем елап-кысылып куя.

Кайгы беркем дә көтмәгәндә килде. Җәйге кичтә әнием, күптән түгел генә инкубатордан алган сары чебиләрнең йоклар алдыннан хәлен белергә дип, сарайга чыга. Урамда вак яңгыр сибәли. Сарайда, гөнаһ шомлыгына, чебиләр җылынып ята торган лампочка янып чыккан. Әни аны алмаштырырга уйлаган. Чебиләр өшемәсен дип бик ашыккан, күрәсең, электрны өзмәгән. Шул чагында пыяла шартлаган да әнинең сул кулы токка эләккән. Ул кычкырырга гына өлгереп калган.

Әнинең тавышын ишетеп, әти йөгереп чыккан. Ул электр тогын өзеп, үзенчә беренче ярдәм күрсәтмәкче булган. Абыйлар, бәхетсезлеккә, бу кичне кинога киткән иделәр. Әти, үзәк өзгеч тавыш белән, мине чакырды. Чыксам, күз алдымда коточкыч хәл. Күзләре йомык килеш, әнием идәндә ята. Чарасызлыктан гаҗиз булган әтием аны терелтергә маташа. «Шамил улым! Бар тизрәк йөгер, фельдшер апаны алып кил! Әниең үлә!» – ди ул, үксегән тавышы белән.


Мин, бар көчемә, авылыбыз фельдшеры Тоня апа Рукавишникова өенә йөгердем. Ул бездән бик еракта яши иде. Йөгерергә авыр булды: бертуктамый вак яңгыр коя, аякларым балчыкта таеп-таеп китә. Аның өенә барып җиткәнче, бер мәңгелек үткәндер шикелле тоелды миңа. Ишегалдына йөгереп кердем дә Тоня апаны күрдем. Ул бас­кычтан менеп бара иде. Өстендә плащ, астан халаты күренеп тора. Аны күргәч тә, мин: «Әнине ток сукты. Тизрәк!» – дидем дә йөземне кулларым белән каплап, үксеп елап җибәрдем. Бер хәлем дә калмаган, ләкин бу олы яшьтәге зур гәүдәле апаның могҗиза ясап әниемне коткаруына зур өметем генә бар иде.


Ул кечкенә чемодан тотып баскычка чыкканчы, вакыт бик акрын үтте. Без урамга чыгып чаптык. Мин алдан йөгерәм, фельдшер апа минем арттан авыр сулап мышный-мышный сөйрәлә. Бәхеткә, яныбыздан гына авылга ничектер килеп чыккан такси машинасы – сары шакмаклы «Волга» үтеп бара иде. Тоня апа аны туктатты. Без аңа утырдык һәм шактый урамнар һәм тыкрыклар аша өйгә кайтып җиттек. Без кергәндә, әни элеккечә үк идәндә ята, әти аңа ясалма сулыш алдырыр­га маташа иде. Тоня апа әнинең пульсын тотып карады да, аның йөзенә әнинең яулыгын япты. Әни үлде.

Сеңлебез нәни Лиля бу чакта өйдә иде һәм ишегалдында ни булганны белмәде. Ул арада абыйлар кинодан кайттылар. Алар әнигә ташланып, аны җилкәсеннән селкетеп уятырга тырыштылар.

Бу югалту белән җанның һич кенә дә килешәсе килмәде. «Юк, болай булырга мөмкин түге-е-ел!» – дигән фикер миләребездә чыңлады. Ләкин юкка, үлгәннәрне терелтеп булмый. Без катып калдык. Күз яшьләребез дә инде үксемичә генә йөзләрдән акты. Тоня апа сиздермичә генә китеп барды. Гүя ул монда булмаган да.
Тынлыкны әтинең үксүе бозды. Ул хатын-кызлар шикелле черелдәп, каты кычкырып үксеп-үксеп елый иде. «Әти, тукта! Лиляны куркытасың!» – диде Рамил абый. Әти тавышсыз гына елап, әнине кулларына күтәреп, җәйге бүлмәсенә алып кереп китте. Әлеге бүлмәдә әни икмәк пешерә, ашарга әзерли иде. Әти ­әнине алдан җәеп куелган тимер караватка яткырды. Әнинең яулыгын битеннән алмадылар. Беркемнең дә аның үлеменә ышанасы килми. Йоклаган гынадыр дип уйлыйлар һәм йокыдан уятасылары килми.


Тынлыкны Рамил абый бозды: «Лиляга әнинең үлүе турында әйтмәскә иде», – диде ул, шыпырт кына һәрбер сүзне үзеннән сөзеп чыгарып. Күз яшьләре кабат битеннән агып төште.

Без өйгә кердек. Лиля караватта утыра иде. Мескен, ул бит әле ни булганны белми. Без үзебезне тиз генә кулга алдык. Рамил абый, булдыра алган кадәр елмаеп: «Сеңлем, безнең әни авырып киткән. Син курык­ма, аны хастаханәгә илттеләр. Без хәзер синең белән Зоя апага кунакка барабыз. Ярыймы?» – диде. Лиля, ризалашып, күзен йомды. Без Хәлил белән абыйга җыенырга булыштык. Мин аның яраткан курчагын алып килеп бирдем. Әзерләнеп беткәч, сеңлемне Рамил абый кулына сак кына күтәрде дә урамга чыгып китте. Урамда күз ачкысыз сумала төсле караңгы төн иде. Андый төнне минем беркайчан да бүтән күргәнем булмады. Бу төнне беребез дә йокламады. Йөрәктәге түзеп булмаслык әрнү, «Моннан соң ничек яшәрбез?» дигән уй тынгы бирмәде. Һәр сулышыбызны ыңгырашу итте.

Реклама

...Иртән санитар машинасына салып, әнине район үзәгенә моргка илттеләр. Икенче көнне аны туган авылында җирләделәр. Лиляны вакытлыча әнинең сеңлесе Лиза апа алып торды. Аның үзенең дә биш баласы бар иде. Безнең иң әйбәт, иң яхшы әниебезнең юк икәнлеге турында Лиляга әйтмәдек. Аны хастаханәдә дип ышандырып килдек. Шулай итеп, өч озын ай үтте. Авылда хатын-кыз кулыннан башка ничек кыен икәнен сөйләп торасы да түгел, җитмәсә бит әле ишегалды тулы мал-туар, кош-корт. Барысын да ашатырга, карарга, саварга, көтәргә кирәк. Ял көне дә юк.


Ә безнең кечкенә сеңлебез бу вакытта апаларда булды. Туганнан туганнары аңа күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, аның белән уйнадылар. Ләкин ул безне, өебезне сагынган. Мин моны аны алырга килгәч тә сиздем. Бусагадан атлавым булды, ул мине күреп алып, тавышсыз гына елый башлады. Ниш­ләптер, миңа килергә дә кыймады үзе. «Нәрсә инде син, әйдә өйгә кайтабыз!» – дидем мин, булдыра алган кадәр көр тавыш белән. Шул чакта ул, йөгереп килеп, аягымнан кочып алды. Мин, иелеп, аның баш түбәсен үбеп алдым. Һәм шул чагында аның чәченең сабыйлык аңкып торган тат­лы, шул ук вакытта бераз әчерәк исен тойдым. Ул күңелемдә тынычлык һәм шатлык тудырды.


Без өйгә кайтканда, олы абыем Рамил Себергә Сургутка киткән иде. Әти малайлар белән булдыра алган кадәр өйдә тәртип урнаштырганнар. Ашарга әзерләгәннәр. Ишектән керә-керешкә үк, Лиля: «Әни тиздән кайтамы?» – дип сорап куйды. «Тиздән, менә савыга да кайта», – диде әти, күзләрен түбән төшереп. Хәлил, сеңлемнең фикерен башкага юнәлтер өчен, уенчыкларын чыгарып: «Әйдә уйныбыз!» – диде. «Юк, башта ашыйбыз, аннары...» – диде әти.
Көннәр бер-бер артлы тезелеп ага торды. Сеңлем мәче белән уйнарга ярата иде. Ул еш кына аның башына кулъяулык бәйли. Үзен чүпрәккә төрә дә бала шикелле күтәреп йөри. Мәчегә бу ошамый, билгеле, ул тартыла, тырнаша иде. Ләкин Лиляның моңа исе китми, ул песине бәби итеп караватка сала. Өстенә юрган яба. Ләкин мескен мәче барыбер йөгереп кача һәм, беренче җай чыгу белән, хәтта өйдән үк чыгып чаба иде.

Шулай без тагын өч ай яшәдек. Хуҗабикәсез өйдә яшәве кыен булганга, әти кабат өйләнергә булды. Ерак туганнарыбыз аңа ялгыз, баласыз шәһәр хатыны эзләп тапканнар. Ул барып танышып йөрде. Күрәсең, ошаткандыр. Әти дә күңеленә хуш килгәндер, күрәсең. Хатын авыл кызы, үзенең баласы юк. Бу бәлки әйбәтрәктер дә әле. Лиляны әйбәтләп тәрбияләрләр, үзләренә олыгайган көннәрендә юаныч булыр, дидек.

Әтием начар уйларга теләмәде, гел яхшыга өметләнде. Ә инде Лиля бу хатынны әнисе итеп кабул итсен өчен, әти ул апаны кич белән тукталышта каршы алды. Алдан ук безне дә кисәтеп куйды. Без Лиляны җәйге аш өенә алып чыктык. Әти кунак апа белән өйгә керделәр. Кунак апа әнинең зәңгәр җирлеккә кызыл розалар төшкән кримплен күлмәген киеп алды. Буе һәм фигурасы белән, ул әнигә охшаган иде. Хатын түрдә тәрәзәгә карап басты да көтә башлады. Әти ул арада, җәйге аш өенә кереп, сеңлемне чакырды.


«Кызым, әниең хас­таханәдән кайтты. Сине көтә, әйдә тизрәк!» – диде. Бу хәбәрне ишеткәч тә, Лиля аягына да кимичә оекчан килеш ишегалды аша өйгә йөгерде.
Бәхетеннән канатланган сеңлем очып диярлек өйгә керде дә залда басып торган «әни»не күргәч туктап калды. Аннары, аны куркытмас өчен аяк очларына гына басып, аның янына килде. Шунда ханым борылып карады, көтелмәгән хәлдән һәм бераз куркудан сеңлем читкә тайпылды. Ул берни әйтергә дә өлгермәде, әни аны кочагына алды һәм үбә башлады. «Лиля, кызым, миннән курыкма. Мин синең «әниең». Озак авырдым, шуңа бераз үзгәрдем», – диде.
Лиляның могҗизага бик ышанасы килә иде. Әнисезлектән тәмам гаҗиз булган нарасый чиксез бәхетле иде.

Ул, бу хатынны муеныннан кочып алып, бәхетеннән елап җибәреп: «Әнием! Әнием! Ниһаять, син кайттың. Син бик озак тордың бит!» – дип тиз-тиз сөйләнә иде.

Хатын Лиляны кулларына күтәрде, ә сеңлем «әнисенең» муенын кочкан килеш, алар җәйге кухняга керделәр. Лиляның шатлыгының чиге юк иде. «Әнием кайтты!» Моны карап тору бик авыр иде. Ләкин беркем дә сеңлемнең бу шатлыгын бозарга җөрьәт итмәде.
Без дә шатланган булдык. Ләкин бу хатынны «әни» дип атарга телебез әйләнмәде. Кунак апа төн кунарга калды. Сеңлем аны бер генә минутка да яныннан җибәрмәде. Аның кочагында күкрәгенә башын терәп, йоклап та китте. Ул торганчы, әлеге апа үзенең Чиләбесенә кайтып китте. Әтигә кияүгә чыгу һәм монда күченү турында тагын бер тапкыр уйлаячагын әйтте.

Уянып күзен ачу белән, Лиля «әнисен» чакырды. Аның тавышына әти йөгереп килеп: «Әниең тагын хастаханәгә китте. Бу юлы озак тормый, тиз кайта», – диде. Өч көн узды. Теге апа кайтмады. Әти үзе аның янына Чиләбегә китте. Кич белән генә кайтты ул. Бик арыган һәм күңелсез иде. Өйгә керү белән, артсыз урындыкка утырды да идәнгә карап: «Әнигез әле һаман хастаханәдә ята», – диде. Без, абыйлары, Лиляны юатырга керештек. «Син кайгырма. Тиздән кайта ул!» – дидек. Гаҗәпләнүебезгә каршы, Лиля еламады. Ул безне тыныч кына тыңлап торды. Ә моңсу күзләре ишектә иде.
Сеңлебезне йокларга яткыргач, әти ул ханымның кияүгә чыгарга теләмәвен әйтте. Авыл тормышы да, балалар тәрбияләргә туры килүе дә куркыткан икән аны. Бүтән без аны күрмәдек, язмышы ничек булгандыр – белмибез.
Сеңелкәшебез әнине хастаханәдән көтүен дәвам итте. Ул әни вафатыннан соң нәкъ өч елдан соң суга батып үлде. Аны җирләгәндә, карт-карчыклар: «Әнисе кызганып, үз янына алгандыр...» – диделәр.
 

Шамил Кидрасов,
Нижневартовск.
(Йолдыз Шәрапова тәрҗемәсе)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 25 март 2020 - 21:04
    Без имени
    Сезгэ кайгы остенэ кайгы остэп тагы югалтунын ачысын татырга туры килгэн язмыш шулай аяныч тузеп кенэ калырга кала,узгэртеп булмый шулай язылган