Шәһри Казан

Нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми икән...

Бала белән хастаханәдә ятканда күргәннәремне «Шәһри Казан»да бер тасвирлаган идем инде. Хәтерләсәгез, анда яшьли әти-әнисез калган, ире белән дә тату тормаган, биш айлык сабые белән урамда калган Розалия хакында яздым. Ник кабат аңа әйләнеп кайттыммы? Бер танышым иремнән аерылам дип шалтыраткач искә төште ул. Ирексездән, нигә Ходай бәхетләрне бертигез бирми...

Реклама

Танышым ире белән сүзгә килгән. Җитеш тормышта яши алар. Икесе дә күп хезмәт хакы алып эшлиләр. Кыскасы, акчага аптыраганнары юк. Бәхәсләре дә юктан чыккан. Танышыма ире Яңа елга бүләк алырга өлгермәгән икән. Димәк, башка эшләре булган, димәк, яратмый. Ә хатыннан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин соң? Танышымның болай фикерләве Кыш бабайдан яңа ел бүләге ала алмаган иркә баланың үпкәләвен хәтерләтте. «Син аңламыйсың, ул соңгы арада эштә тоткарлана. Сизәм мин, хыянәт итә бугай ул», - дип тә өстәде бу. Розалия белән танышымны чагыштырмас та идем, нәкъ шул чакта Розалия дә шалтыратты. «Бала 40 градуска якын температура белән ята, нишлим икән? Бәйрәм арасы, табиблар килми. Участоктагы дежур педиатр чакырган өчен 100 сум акча сорый, оятсыз», - дип зарланды Розалия. Ул хастаханәдән элек ире белән яшәгән тулай торакка чыкты. Элек дим, чөнки соңгы көннәрдә иренең кайтып күренгәне юк икән. Каенанасы килеп раковина, унитазларны каерып киткән. Янәсе, ул аны үз акчасына куйдырткан булган. «Хәзер үз бүлмәбездә юыну җайланмасы, бәдрәф тә юк. Гомуми аш бүлмәсенә барырга туры килә. Су кирәк булса да коридорның икенче башына йөгерәм. Мин кире килеп җиткәнче, үрмәләргә азапланган улым әллә ниләр майтарып ташлый. Авызына теләсә нәрсә тутыра йә берәр нәрсәне өстерәп төшерә. Бүлмә кечкенә, урын тар. Ирем хыянәт итә. Кем белән йөргәнен дә беләм. Яңа елда да елатып чыгып китте мине, аңа кадәр бик каты кыйнады, үтерә дип торам. Колак артында ниндидер ноктага басты, кычкыра гына алмыйм бит, тавыш чыкмый. Кыйнарга өйрәнеп беткән, кабахәт», - дип зарларын сөйләде Розалия. «Бер кулымда бала, икенчесендә бала пособиесенә алган сөт, ипи, май. Сумкам авыр. Бишенче катка кадәр җәяү көчкә күтәреләм. Аннары ятып кычкыра-кычкыра елыйм: ник миңа гына бәхетсез булырга язган соң, кайчан бетәр бу азаплануларым? Ник кеше хатыннары машинада гына утырып йөри, минем ирем өйгә дә кайтып керми?» - дип өзгәләнә ул.
Иреннән аерылырга уйлаган танышым, боларны ишеткәч, уйланып калды үзе. Юктан сәбәп табып бәйләнгәнмен, ахры, дигән уй керде бугай үзенә. «Алты кызга бер кияү булган заманда, хыянәт итсә дә, кичерергәме икән әллә?» дип тә уйлый. Иренең хыянәт иткәнен белә торып та түзеп яшәүчеләр шактый бит. Аллам сакласын. Һәркемгә үз насыйбы белән тигезлектә яшәргә язсын иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: