Шәһри Казан

Нигезебез җенле түгел, борынгы

Исәнмесез, кадерле редакция. Мин хатымны газетаның 10 гыйнвар санында чыккан «Мин күргәнне беркем күрмәсен» язмасын укыгач язарга булдым. Язмадагы герой - Резедәнең башыннан кичкән авыр вакыйгаларга сәбәпче булган Арча районы Югары Пошалым авылындагы нигезнең хуҗасы һәм шунда аларга яшәп торырга ризалык бирүче буларак язам. Нигезгә нахак яла ягулары, хуҗаларына карата...

Реклама

Олы шәхесләр биргән нигез ул. Медицина фәннәре кандидаты, доцент Суфия апабызның, медицина фәннәре докторы, профессор Резидә апабызның, тарих фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең полковнигы Әхәт абыебызның нәсел-җепләре әлеге нигезгә барып тоташа. Нәселебездә, туганнарыбыз арасында хокук бозучы, төрмәдә утыручы, акылдан язучы, Аллага шөкер, юк. Һәркайсы аек акыл белән мәгънәле гомер кичкән һәм кичә. Мин алар белән чын күңелемнән горурланам.
Әйтүемчә, нигезебез борынгы. Бу йорт ел ярым хуҗаларсыз торды. Бүгенгедәй хәтеремдә көмәнле, күз яшьләренә буылган Резедәнең яныма килеп, шул йортка кертүемне соравы. Аның Пошалымга килен булып килгәненә ярты еллап булгандыр ул вакытта. Авыл халкыннан аның турында яман сүзләр ишетсәм дә, гайбәт дип кабул иттем шул.
Әтием дә: «Авыр хәлдә калганнар икән торып торсыннар инде», - ди. Шулай итеп алар бу йортта 10 ай яшәделәр. Яшәү дәверендә мин алардан бер тиен акча алмадым, тормышларына кысылмадым. Ана капиталын алганнан соң, алар бу йортны үзләренә сатып бирүемне үтенделәр. Мин ризалашмадым. Йорттагы әйберләрнең югалуына һәм җиһазларның ватылган булуына да күз йомдым.
Әлеге гаилә бу йорттан күченгәннән соң да малайлар йозакны ватып йортка керделәр. Участок полициясенә дә хәбәр итмәдем хәтта. Бу яхшылыкларымның әҗере - сезнең мәкаләгез булган икән.
Ике баламны мәктәпкә озатканда шушы туган үскән йортым яныннан үтәм. Гел балачак хатирәләрем яңара. Бу йортка кунаклар кайта, туганнар килә иде.
Күршебез Гөлҗиһан апа кергән саен: «Сезнең нигездә измәгән күәс чиләге дә ташып чыккан», - дип әйтергә ярата иде. Бу сүзләр нигезнең уңышлы, бай булуын дәлилли. Безнең йортыбыз бик тыныч. Бу йортка кереп торган Резедәнең язмышына, авыруларына безнең нигезнең бернинди катнашы юк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: