Шәһри Казан

«Ник килмисең, әти?»

Бер көн яныма күрше әби кергән. «Кызым, синең ярдәмең кирәк иде», - ди. Үзе йомышын әйтергә читенсенгән кебек ишек төбендә таптана.

Ерактан, Үзбәкстаннан ук әбинең туганнары кайтып төшкән икән. Бөтенләйгә түгел, әбинең мәктәптә укучы оныгын гына кайтарганнар. Монда кайтуга, бала өчен каршылыклар да килеп туган. Бүгенге көнгә кадәр гражданлык та, пособие дә ала алмыйлар икән. Бер әбинең пенсиясенә генә яшәүләре, ай-һай, авыр. Әле бит баланы мәктәптә дә укытасы бар, дәфтәр, каләм ишеләренә генә дә күпме акча кирәк. Уйлап-уйлап та ныклы бер карарга килә алмагач, күрше әбекәй миннән киңәш сорарга дип кергән икән.
...Тормышында бик күпне күрергә туры килгән Рәхимә әбигә. Кечкенәдән гаиләләре мохтаҗлыкта яшәгән. Ашарга бер сынык икмәк, бер чеметем тозыбыз булмаса да, ачтан үлмәдек, шушы көнгә кадәр килеп җиттек, ди ул үзе. Үсеп буй җиткергәч, Рәхимә әби тормышка чыга. Ире белән бергә ике бала үстерәләр. Бер уллары Казанда гомер кичерә. Өйләнгән, ике ул тәрбиялиләр. Кызлары бик яшьли кияүгә чыгып, ире белән бергә Үзбәкстанга китеп төпләнә. Яхшы эшләре, әйбәт фатирлары бар, уллары дөньяга килә. Шуңа куанып яшәп яткан мәлдә, ир дигәннәре хатынын һәм улын ташлап, кире үз якларына кайтып китә. Ә берничә елдан Рәхимә әбинең кызы яман шештән вафат була. Аны җирләргә ата-ана барып җитешә алмый, шуңа да кызларының кайда күмелгәнен бик зур тырышлык белән генә белә алалар. Ә аннан соң кечкенә оныклары Илсурны эзләргә тотыналар. Яшьләре алтмышның теге ягында булган картларга төрле бина ишек төпләрен таптарга, балалар йортларында эзләнергә туры килә. Инде таптык дигәндә генә, оныкларын икенче гаиләгә бирергә тиешлекләре беленә. Документ ише вак-төяк эшләрнең бөтенесе дә эшләнеп бетү алдында тора икән. Рәхимә әбиләргә шунда ук адвокат ялларга һәм эшне судка бирергә туры килә. Кат-кат суд утырышлары була торгач, оныкларының үзләренә бик кирәкле булуын көч-хәл белән раслый әби-бабай. Әле алай да баланы алып кайтып китә алмыйлар. Әлеге илнең гражданнары булмау сәбәпле, баланы илдән алып чыгып китү күп мәшәкатьләр тудыра. Ахыр чиктә, шунда яшәүче ерак туганнары ярдәмгә килә. Баланы алар карамагына документлаштырып, соңрак, шулар ярдәме белән, оныкларын үзләренә кайтару бәхетенә ирешә Рәхимә әби. Менә хәзер шул оныклары Илсурның артыннан йөрүләре икән. Картаймыш көнебездә яныбызда булышчыбыз да булыр, үзебез исән вакытта шушы сабыйны йортлы, белемле итеп калдырасыбыз килә, дип хыяллана алар.
Илсурга әле күптән түгел генә унике яшь тулган. Озын буйлы, гаҗәеп талантлы үсмер ул. Бик матур итеп скрипкада уйный, җырлый-бии. Хәтта тәмле ашлар да пешерә икән. Тик менә укырга бара алмавы, кеше булып туса да, документлары булмау сәбәпле, чын кеше булып саналмавына гына үпкәле ул.
Рәхимә әби белән нишләргә икән дип бик озак баш ваттык ул көнне. Хәлне аңлатып район газетасына да яздык. Анда басылганнарны укып битараф калмаучы дистәләгән кеше шалтыратты. Сания белән Камил абый дигән кешеләр балага укырга керер өчен китап, дәфтәр, карандаштан алып, өр-яңа киемнәргә кадәр бүләк иттеләр. Тамара белән Петр абыйлар гаиләсе аңа шәп кенә велосипед китерделәр. Ә эшмәкәр Раузит абый баланы мәктәпкә урнаштыру уен күтәреп алды һәм икенче ай башыннан ук Илсурыбыз укуын башлап та җибәрде. «Безнең генә көчебездән килмәс иде мондый эшләр», - дип Рәхимә әби елап та алды һәм бар булышкан кешеләргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, догаларын кылды. Менә шулай итеп, бер ярдәм сорау Илсурның бөтен борчуларын хәл итте дә куйды. Ә без арабызда мәрхәмәтле, кеше кайгысын үз күңеле аша үткәрә белүче райондашларыбызның да барлыгына чиксез куандык.
Илсурның үз әтисе, баласына ярдәм кирәк булуын белеп тә, энә очы кадәр генә булса да ярдәм күрсәтмәде. Белмәдем дип тә аклана алмый ул, чөнки баласына велосипед алып бирүче Петр абый белән бер оешмада эшли. Өйләнгән, яңа гаиләсендә ике баласы үсеп килә. Ләкин кырыкны узган бу ир үз баласы алдында бурычлы булуын аңламый, ахры. Эш бит акчада гына да түгел. Янына килеп, улының яралы йөрәгенә дәва табарга тырышып караса, әнисен югалткан сабыйны кочаклап бер җылы сүз әйтсә, бала күңеле аны аңламас идемени?
Ә Илсур мәктәпкә бик тиз ияләште. Яхшы укый, концертларда бик актив катнаша. Математика буенча район күләмендә узган олимпиадада икенче урынны алып кайтты. Җиңүдән дә бигрәк, ул көнне булган вакыйга тәэсирендә канатланып йөрде ул. Үзе шикелле үк ярышка килгән бер кыз аның янына килеп исәнләшкән дә: «Әйдә, аралашып яшик, мин синең сеңлең булам», - дигән. Әтисенең кызы икән Асия. Хәзер Илсур, минем туганым бар, сеңлем табылды, дип куанып йөри. Күп кирәкми шул бәхетле булу өчен.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: