Шәһри Казан

Әниләрнең белик кадерен

Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым. Кызның исеме Гөлсем булып чыкты. Ул Төркиядән авылына кайтып килә икән. Ләкин...

Реклама

Зур юлларда кемнәр белән генә танышмыйсың. Бервакыт шулай электричкада авылдан килгәндә, елый-елый шешенеп беткән бер кызга күзем төште. Аның йөз-кыяфәте ерактан ук ниндидер бик кайгылы вакыйга булганын аңлатып тора иде. Түзәр хәл калмагач, үзем ни булганын сорарга булдым.
Кызның исеме Гөлсем булып чыкты. Ул Төркиядән авылына кайтып килә икән. Ләкин туган туфрагында аны беркем дә көтми. Чөнки яратып үстергән әнисе инде өч аршин җир астында ята. Гөлсем Сөмбел апаның соңгы көннәрендә янәшәсендә була алмый, ана ялгызлыкта җан бирә. Ул өч бала анасы. Кызганычка, бер баласы кечкенә чагында суга төшеп үлә, ә икенче малае армия сафларыннан исән-имин әйләнеп кайта алмый. Өченче баласын - Гөлсемне Сөмбел апа соңлап таба. Аны күз карасы итеп саклый: «Кызым булды! Сердәшчем, киңәшчем булды», - дип куана. Ана белән бала икәү генә көн күрәләр. Аталары Гөлсемгә бер яше тулганчы ташлап, икенче гаиләгә чыгып китә. Еллар уза, Сөмбел апа үзенә тиң ир-атны очрата. Бергә яши башлыйлар. Ләкин Гөлсем генә бу ирне үз итми, әнисенә һәрвакыт: «Әни, икәү генә яшик, мине генә ярат», - дип әйтә торган була. Нәтиҗәдә Сөмбел апа кызына шулай яхшырак булыр дип, аның белән бергә Казанга күчеп китәргә була. Зур шәһәрдә ана кибеткә сатучы булып эшкә урнаша, Гөлсем мәктәптә укый...
Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кергән кыз Төркиядән килгән егет белән таныша. Абдулла исә Гөлсемгә өйләнешеп, Төркиядә яшәргә тәкъдим ясый. Сөмбел апаның гына кызын чит илгә җибәрәсе бер дә килми. Гөлсем анасының күз яшьләренә карамый, киемнәрен җыя да Абдулла белән Төркиягә оча.
Сөмбел апа моны авыр кичерә, каты авырып хастаханәгә эләгә. Аңа шикәр авыруы дигән диагноз куялар. Ананың тиздән бер күзе күрми башлый. Тик бу бәланең башы гына булган икән әле, ярты елдан соң табиблар Сөмбел апаның аягын кисәргә мәҗбүр булалар. «Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алган кыз гына, ниндидер сәбәпләр аркасында, әнисе янына кайта алмый кала.
Япа-ялгыз калган Сөмбел апа көннәрен тәрәзә янында кызын көтеп үткәрә. Ярый күршеләре бар, авыр чакта булышырга әзерләр. Шулай итеп бер ел уза. Сөмбел апаның хәле авырайганнан-авырая бара. Аның икенче аягын да кисәргә дигән карарга киләләр, әмма ана ризалык бирми. Авыртуы көчәйсә дә, хастаханәгә бармый ул. Үз өендә, Гөлсемнең кечкенә чагындагы фотосурәтен кочаклап, җан бирә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: