Шәһри Казан

«Нинди гөнаһларым өчен шундый сынау җибәрдең...»

Узган ел бу вакытларда Әлфия Түбән Камадагы гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләрен аякка бастырган иде. Көн кичкә авышкач, дүртләр тирәсендә ире, кызы, кияве белән бергәләп машинада Кама Аланы ягындагы урманга гөмбәгә китә алар. Йөри торгач, Әлфия суга төшкәндәй юкка да чыга. Җитмәсә телефонын да үзе белән алмый. Үзләре генә эзләп таба...

Билгесезлектә калган Әлфия башта кояшка карап алга таба атлый. Аннары анысы да байый. Дүрт якта да кара урман. Абына-сөртенә, Ходайга ялварып, бара да бара ул. Тынлыкка чумган урман эчендә, бәхетенә, бер генә кыргый җәнлек тә очрамый үзенә. Бервакыт агачка кунган ике кошчыкны күреп, әкияттәге сыман аларына да: «И кошкайларым, миңа берәр юл күрсәтсәгез иде», - дип елый-елый ялварудан башка чарасы калмый аның. Әлфия хәзер ул чакларын тыныч кына сөйли алмый, күзләре яшькә төренә. «Кояш та баеды. Инде караңгыга калгач нишләрмен, дигән уйлар белән, белгән догаларымны укый-укый, юлымны дәвам иттем. Үлеп эчәсе килә. Аптырагач, өстемдәге чыланып беткән киемемне сыгып эчтем. Аякларым көчкә атлый. Кеше аягы басмаган урман эченнән атлау җиңелләрдән түгел шул. Бара торгач бер елга буена килеп чыктым. Анысыннан да су алып булмый, ярлары текә. Төшеп китү куркынычы бар. Бәлки шушы елга кая да булса алып барыр дип, су агымы уңаена киттем. Утырып хәл алсам, йокыга китүдән куркам. Үз-үземә: «Син бирешмәскә тиеш, Әлфия. Нык бул!» - дигән максат куйдым. Кызым Гөлназ өчен аеруча борчылдым. Җитмәсә бала табарга тиеш иде. Минем Әлки районында яшәүче энем Альберт бик сизгер күңелле кеше. Гөлназ аңа шалтыратып минем адашуымны, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре дә таба алмавын әйткәч, ул: «Борчылмагыз, үзе юлны табып барыбер кайтачак», - дип тынычландырган. Ниһаять, кичке уннарда бер юл таптым. Чокырга җыелган суны күреп ничек сөенүләремне белсәгез икән. Чиләгемә алып рәхәтләнеп эчтем, бераз үзем белән дә алдым. Барганда үз-үземә: «И, Ходаем, нинди гөнаһларым өчен шундый сынау җибәрдең соң?» - дип елый-елый кабатлыйм. Колагыма коточкыч итеп этләр өргән тавыш килә. Бервакыт шактый еракта бер ут күреп алдым. Ашкына-ашкына әлеге авылга килеп җитсәм, анда да соңгы ут сүнде. Шулай да әлеге йорт капкасын шакырга булдым. Ишектән бер хатын чыкты да русчалап кем икәнемне сорады. Үземнең кыяфәтемнән үзем оялып кына, аннан кунарга кертүен сорадым. Ялгыз гына яшәвенә карамастан, шикләнмичә, берсүзсез ризалашты Галина. Бу Чишменец дигән рус авылы булып чыкты. Ул шушы урманнан исән-сау чыгуыма гаҗәпләнеп утырды, чөнки анда кереп адашкан кеше моңа кадәр беркайчан да кире әйләнеп чыкмаган. Хуҗа хатын үз киемнәрен киертеп, ашатып-эчерткәннән соң, урын җәеп бирде. Мин тизрәк үземнең кайда икәнемне әйтеп, туганнарыма шалтыраттым. Сәгать төнге өчтә мине алырга ирем килеп җитте. Галинага рәхмәтләр укый-укый кайтып киттек. Хәзер дә аның хәлен белешеп торабыз. Әле дә ярый шундый игелекле кешеләр бар».
Әлфиянең сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлап булмый. Ул, исән-сау калуына сөенеп, быел ураза тотты.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: