Шәһри Казан

Әнине айнытасы иде!

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Чарасызлыктан сездән ярдәм сорап хат язарга булдым. Бәлки миңа киңәш бирүчеләр, ярдәм итүчеләр табылыр. Исемнәрне үзгәртеп бирергә мәҗбүрмен. Ә тиебез бик ир­тә үлеп китте, йөрәк өянәге, диде табиблар. Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Сеңелкәшем әтине бөтенләй хәтерләми. Ул чакта аңа 3 яшь кенә иде. Шул көннән...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция!
Чарасызлыктан сездән ярдәм сорап хат язарга булдым. Бәлки миңа киңәш бирүчеләр, ярдәм итүчеләр табылыр. Исемнәрне үзгәртеп бирергә мәҗбүрмен.

Ә тиебез бик ир­тә үлеп китте, йөрәк өянәге, диде табиблар. Миңа ул вакытта 14 яшь иде. Сеңелкәшем әтине бөтенләй хәтерләми. Ул чакта аңа 3 яшь кенә иде. Шул көннән без әни белән генә калдык. Әниемнең әти-әнисе күптән вафат, әти ягындагылар Башкортстанда яши, ә авылда туганнарыбыз юк. Хәер, туганнарыбызның үз тормышлары инде, бездә эшләре юк.

Реклама

Әтинең үлемен әни бик авыр кичерде. Башта ул юләрләнә үк башлады бугай. Әтинең киемнәрен урындык башына элә, фотосын куя, аның хушбуен өй буйлап сиптереп йөри. Өстәлгә утырганда да әтигә дип аш сала, чәй ясый. Үзе бертуктамый елый, төннәрен дә әтине искә алып, саташып чыга иде. Бездә дә гаме юк иде бугай. Минем мәктәптә укуым белән дә кызыксынмый, сеңелкәшем елаганга да исе китми.
Язга таба карлар эрегәч, зиратка йөри башлады. Әнинең кайтканын күзәтеп торам да мин дә әти каберенә барып елыйм. «Әнине безгә кайтар, акылына килсен иде, элекке әниебез булсын иде», - дип ялынам. Минем зиратка йөргәнемне күршедәге әби күреп алган икән. «Яшь кызларга андый урыннарга керергә ярамый!» - дип ачуланды бу. Мин исә әни турында сөйләп бирдем. Шуннан ул әни белән ныклап сөйләште, намазга басарга, дини китаплар укырга өндәде. Әни элекке халәтенә кайта башлады кебек. Намазга басмаса да, кулына догалар алып утыра башлады, безгә дә игътибары артты.
Җәй көне авылга ферманы төзекләндерергә Чувашия якларыннан агартучы маляр хатыннар шабашкага килде. Аларны кич кунарга кайсын кая таратып бетерделәр. Йортыбыз зур булгач, икесен безгә керттеләр. Кичләрен, эштән соң болар эчәргә гадәтләнгәннәр икән. Өстәлдә гел аракы шешәсе күренә башлады. Әниебезнең шул хатыннар белән бергә эчә башлаганын сизми дә калдык. Әтиебез дә салгаларга ярата иде анысы. Тик әти эчкән башка икән ул. Әнинең эчүе аңлатып бирә алмаслык авыр. Шундый оят... Классташларым: «Кичә әниеңне күрдек, кибет буенда исерек иде!» - дигәч, җир тишекләренә кереп китәрдәй була идем.

Ярый, сеңлем садикка йөри, мин өй эшләрен үзем башкарам, ашарга пешерергә дә өйрәндем, чөнки әни кухняга сирәк керә. Авылда ир-атлар белән чуала дип тә сөйлиләр аны, тик мин ышанмыйм. Әтигә булган мәхәббәтен оныта алмаганга эчә ул, әтигә беркайчан да хыянәт итмәс иде. Әни безгә бәйләнми үзе, дөрес, кәефе булмаганда кычкырырга, сугарга мөмкин. Ләкин бердәнбер әниебезнең кыланмышларына түзәбез инде. Көн саен эчми ул үзе. Вакыт-вакыт туктап та тора, эшен дә җиренә җиткереп эшли, клубта идән юа ул. Күршеләр, сез аны берәр әбигә алып барып карагыз, диләр. Әнинең апаларына яздым инде, Башкортстандагы дәү әниләргә дә ярдәм сорап хат җибәрдем. Ләкин беркем дә кайт­мый әле, эшләре тыгыздыр инде, дәү әниләрнең үз хәлләре хәлдер, картлар бит. Тиздән мин мәктәпне тәмамлыйм, авылда каласым килми, шәһәргә китеп, укуымны дәвам итәргә хыялланам, сеңлем нишләр дип борчылам, бөтенләй кечкенә бит әле ул. Мәктәпкә укырга кергәч, төп ярдәм итүчесе - әни кирәк бит аңа. Әнине ничек тә айнытасы, рәткә китерәсе иде. Бәлки аракыдан дәвалаучы әбиләр, экстрасенсларны беләсездер. Ярдәм итсәгез иде!?


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: