Шәһри Казан

Нәзифә Кадыйрова: «Күп кайгылар кичергәннән соң, җырлавы авыр булды»

Аллаһы Тәгалә аңа бер нәрсәне дә жәлләмәгән: матурлыкны да, талантны да, сирәк очрый торган эчкерсезлекне дә, мактауга лаек зәвыкны да... 45 еллык эш стажы күп санлы концертлардан, Советлар Союзы буенча озын-озак гастрольләр, рәсми делегацияләр белән йөздән артык чит илгә йөрүләрдән торган. Нәзифә Кадыйрованы юкка гына башкорт эстрадасының тере легендасы дип...


Нәзифә исемле йолдыз

Хәзер эстрада күгендә йолдыз булып кабынам дисәң, теләгеңне шундук тормышка ашырырга була. Моның өчен интернет киңлекләре бар, фәләнчә музыкаль каналлар, радио дулкыннары, продюсерлар... Ә моннан 50 ел элек боларның күбесе булмаган. Күз алдына китердегезме? Ә ничек җырчы булып китәргә? Бары тик үз тырышлыгың белән, бары тик талант белән...

- Әти-әнием, эш сөючән кешеләр буларак, тормышны бизәп яшәделәр һәм, әлбәттә, мин алардан үрнәк алып үстем. 1977 елда филармония­гә эшкә урнаштым да, төркем белән, өч айга гастрольгә чыгып киттек. Ул елларда тамашачы белән очрашып, аны яулау мөмкинлеге бар иде. Бернинди диск чыгару да таләп ителми, иң мөһиме - халык алдына чыгып, баянга җырла, - дип искә ала Нәзифә ханым.
Булачак тормыш иптәшен дә ул сәхнәдә тәүге адымнарын ясаганда очрата. Аларны халык җырына булган мәхәббәт таныштыра. Габдрахман Мәскәү өлкәсендә туса да, халык җырларына битараф булмый. Ул вакытта Башкорт­станның йөзек кашы булган мотоспорт чемпионы яшь җырчыга: «Син бик талантлы, афәрин!» - дип комплимент ясасын әле! Һөнәрне дөрес сайладыммы икән дип уйланганда, бу сүзләр Нәзифәнең канатын тагы да ныгытып, үз-үзенә ышанычын арттыра.

Чемпион хатыны

Габдрахман хатын-кыз игътибарыннан очынып киткәннәрдән булган. Әмма Нәзифә аны башта бик ошатмый да. Аралаша башлагач, аның искитмәле әңгәмәдәш булуы ачыклана. Өч ел буе очрашып йөргәннәр. Тик моңа кадәр ике тапкыр өйләнеп аерылган Габдрахман Нәзифәнең йөрәгенә шик салмый түгел, сала. Тәкъдим ясалгач, йөз кат уйлый... һәм ризалыгын бирә. Әнисе дә кызының теләгенә каршы килми: «Барган җиреңә таш булып төш. Каенана белән дә яшәргә туры килер, түз. Авыр минутларны да кичерә бел, кайтып еларлык булма», - ди. Шау-шулы туйлар уздырып тормыйлар, авылда туганнар белән бәйрәм итәләр.

Реклама


Яшьләр күркәм гаилә корып, кыз үстерә. Фаҗигагә очрап, авыр җәрәхәтләр алып, операцияләр кичергәннән соң, Габдрахман спорттан китә.

Матур итеп яшәп ятканда, Кадыйровлар Сочи шәһәренә ялга баралар. Юлламаны Нижневартовскидагы дуслары бүләк итә, үзләре дә бара. Курортта Габдрахманның хәле начараеп, «ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып китәләр. Табиблар: «Бар да яхшы булачак, аякка басачак», - дип ышандыра. Ә беркөнне иртән палатада Габдрахманның урыны буш була.«Операция ясыйлар икән», - дип кенә уйлый хатын. Аны югалтырмын, бу авыру безнең арадан мәңгегә алып китәр дигән уйлар башына да килми... Габдрахман операцияне күтәрә алмый...
- Холкы белән бик тыйнак иде. Беркайчан да шапырынып, үз-үзен мактап йөрмәде. Кешелекле булды. Чын мәгънәсендә чемпион иде. Бүген дә әлеге спорт төрендә берничә тапкыр дөнья чемпионнары булганнар бар, әмма аларны халык бик белми. Ә Габдрахманны, Европаның кайсы иленә барса да, ипи-тоз белән каршы алалар иде. Аны әле дә булса телдән төшермиләр, - ди Нәзифә ханым.

Ул 32 ел каенанасы белән яшәгән, ире үлгәннән соң да аны 16 ел тәрбияләгән.

Кайгы артыннан кайгы

2009 ел халык артисты өчен иң авыры була. Ул кайгы арты кайгы кичерә. Март аенда каенанасын җирли, ноябрьдә әнисе белән хушлаша. Ә инде декабрьдә, ике баласын ятим калдырып, кызы да якты дөньядан китеп бара.

- Ике ел аерма белән, өч бала тапты, шул сәбәпле организмы хәлсезләнде. Үпкә ялкынсынуының беренче дулкынын үткәреп җибәрде, әмма икенчесенә көче җитмәде. Өченче баласы туганнан соң, үзе дә, сабые да үлде. Аллаһы авырлыгын да, аны күтәрергә көчен дә бирә икән...



Үлгән артыннан үлеп булмый. Хәзер Нәзифә Кадыйрова бөтен тормышын онык­ларын тәрбияләүгә һәм җырга багышлый. Данил белән Лизасы өчен үлеп тора. Малай, дәү әтисе кебек, спорт белән шөгыльләнә. Кыя, тауга менү белән мавыга. Ә Лиза, дәү әнисе кебек, җыр-моңга һәвәс, музыка колледжында бишенче сыйныфта укый. Әниләре үлгәндә бик кечкенә булсалар да, аны яхшы хәтерлиләр, телдән дә төшермиләр. Кайчак дәү әниләренә дә «әни» дип дәшеп куялар, күрәсең, җанга якын һәм иң кадерле сүзне әйтәселәре килә.

Кызы Гүзәлнең кечкенә чагы җырчының иң популяр вакытына туры килә. Кая инде анда бала белән утыру?! Юләр чак, ди аны үзе. Шул вакытта кызына бирә алмаган тәрбияне, җылылыкны хәзер оныкларына өләшә.
- Күп кайгылар кичергәннән соң, өйдә җырлавы авыр булды. Соңгы арада гына бераз җан керә башлады. Өй җыештырганда да, табак-савыт юганда да җырлыйм. Күбесенчә халык җырларын башкарам. Өйдә күнекмәләр ясыйм, тавышны чарлыйм, ансыз сәхнәгә менү юк, - ди җыр­чы.

Нәрсә ул бәхет?

Нәзифә Кадыйрованың концертлары бүген дә бары тик тере оркестр белән үтә. Башкортстан дәүләт филармониясенә дә тугры кала, әле дә булса анда эшли. Җырларын бары тик профессионал композиторлар, шагыйрьләр иҗат итүе белән горурлана.

Заманында мотоспорт Башкортстанның бренды булган, тик хәзер моңа битараф карыйлар. Совет чорындагы мотоярышлар уздырылмый. Ә бит Советлар Союзының мотоярышлар буенча җыелма командасы Уфа егетләреннән генә торган! Нәзифә ханым спортның бу төрен элеккечә халык арасында популярлаштыру өчен янып-көеп йөри. Мотоспорт белән бәйле бер чараны да калдырмый.

...Бәхет ул - бик зур төшенчә. Аны әллә ниләрдә күрергә була: бу дөньяга сәламәт туу үзе бер бәхет булса, яраткан эшең, гаиләң, балаларың икенче яклап бәхетле итә. Эшең, башка гамәлләрең белән кешеләрне шатландыра, ярдәм сораганнарга ярдәм итә алсаң - бу да бәхет. Нәзифә Кадыйрованың хезмәте югары бәяләнә. Ул - Салават Юлаев премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы ордены иясе, Башкортстанның - халык, Россиянең, Татарстанның атказанган артисты. Ул шуның белән бәхетле дә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: