Шәһри Казан

«Өченче очрашуда тәкъдим ясады»

2004 елда Фәнис Нуретдиновның «Галимҗан абый хатирәләре» дигән китабы басылып чыкты. Аны укыганнан соң, ирексездән, «Ниләр генә күрми икән ир-егеткәй белән ат башы», – дип уйга каласың. Китапта Галимҗан бабай Хәмидуллинның тормыш юлы чагылыш тапкан.

Галимҗан бабайның әтисе Кәлимулла Хәмидулла улы чын балта остасы булган: бура бураган, рамнар, көрәкләр ясаган. Шушы һөнәре белән гаиләсен туендырган. Шулай ук ул җаны-тәне белән атлар ярата торган булган. Ике атын бала тәрбияләгән кебек тәрбияләгән.

Галимҗан абыйның авыр армия хезмәте, аннан соң озын канлы сугыш юлы 1942 елның декабрендә, 17 яше тулгач башлана. Илебез азатлыгы өчен көрәштә берничә тапкыр яралана, күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очраша, бик күп сугышчан дусларын югалта. Сугыштан соң да хәрби хезмәт юлын Германиядә, Иранда дәвам итә. Аннары Украинаның Белая Церковь шәһәрендә урнашкан 467нче артиллерия полкына батарея командирының сәяси эшләр буенча урынбасары итеп 1951 елның декабрь аенда кайтарыла.

Украинага күчкәнче, Галимҗан ага туган авылы Иске Кадига кайта. Ялының соңгы көннәре җиткәндә, Зәйтүнә апага тәкъдим ясый.
– Ике тапкыр аулак өйдә очраштык, өченчесендә тәкъдим ясады. Аның китәр көннәре дә җиткән булган икән. Дүрт кенә көн бергә торып калдык, ул Германиягә китте, мин авылда калдым. Ләкин бер генә дә үкенечле булмады. Ул миңа тормышымда ышанычлы терәк, таяныч, балаларыма үрнәк әти булды. Мин аңа ышыкланып яшәдем, – дип искә ала Зәйтүнә апа.

Реклама


Яшь хатынын үзе белән алып киткән вакытта Галимҗан ага Мәскәүдә туктап, матур итеп киендерә.

– Ишле гаиләдә үстем. Әти гомер буе күмер яндырып сатты, шулай акча эшләде. Элек халыкка утынлык бүлеп бирәләр иде. Шуннан калган агач төпләрен җыеп, арба белән тартып алып кайта идек. Аннан Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Сидәле, Яштәбән якларына илтеп сата идек, – дип искә ала ул үсмер елларын.
Менә шул тормышын ташлап, чит җиргә чыгып китә Зәйтүнә апа. 22 яшенә җитеп татарча гына сөйләшкән кыз русча да, украинча да өйрәнә.
Ире Галимҗан ага исә Офицерлар йорты каршындагы кичке мәктәпкә укырга керә. Ул вакытта аларның уллары Вәлиҗан һәм кызлары Халисә туган була. Галимҗан агада табиблар куркыныч авыру таба. Киевта сигез ай дәваланырга туры килә үзенә.

– Галимҗан янына атна саен хәл белергә бара идем. Караңгыда саз ерып китәм. Авыл эчләре бик пычрак, куаклык. Машина юлына чыгарга куркам үзем. Вәлиҗанны ярый әле әти килеп алып киткән иде. Халисәне исә үзем киткәндә йоклатып калдырам. Кайткан җиремә йә ул юынтык суга төшкән була, йә башка нәрсә эшләп куя. Берсендә мичкә таянып, кулын да пешергән иде. Ярый әле күрше апалары каз мае биреп, кулын тиз төзәттек. Ул вакытларда кешеләр бик ярдәмчел иде шул, – ди Зәйтүнә апа, яшьлек елларын искә алып.


 ...Операциядән соң Галимҗан абый туган ягына кайтырга карар кыла. Авылга кайткач та, мин инвалид дип тормый, авыл мәшәкатьләренә чума, бер ел инструктор булып эшли. Шуннан авыл советын да, партия оешмасын да, колхозын да җитәкли. Ул эшләгән чорда күмәк хуҗалыкта ике Социалистик Хезмәт герое үсеп чыгу күп нәрсә хакында сөйли.

Туган якка кайтып төпләнгәч, Хәмидуллиннарның тагын өч баласы дөньяга килә. Кызганыч, Галимҗан ага да инде унсигез ел арабызда юк. Төпчек уллары Ирекнең вафатына да ун елдан артык. Бу юллар алар рухына дога булып барып ирешсен иде!



Румия ЛОКМАНОВА,
Чирмешән, Иске Кади.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: