Шәһри Казан

Һәркемнең үз борчуы

Күптән түгел Казанда булып узган фаҗигадән (ире хатынын үтерә, аннары үзенә кадый) бүген дә аңыма килә алмый йөрим әле мин. Ничә ел якыннан белгән кешеләрнең гомерләре шулай аянычлы тәмамлануына ышанып булмый. Бүген аларның кызлары хастаханәдә. Аның белән психологлар шөгыльләнә.

Реклама

Шөкер, кыз янына көн дә киләләр. Балалар бакчасына бергә йөргән иптәшләренең әти-әниләре, әнисенең хезмәттәшләре, танышлары. Баланы үзенә алырга теләк белдергән гаилә дә табылган кебек. «Сабыйның язмышы билгесез түгел, Алла боерса бәхетле гаиләдә тәрбияләнер дип өметләнәбез», - ди табиблар. Шулай була күрсен иде. Кызганыч, Алинә кебекләр шактый шул. 18 нче хастаханәнең 3нче бүлеге Казанда бердәнбер. Әти-әнисез, тәрбиясез, авыр тормышта газапланып гомер иткән сабыйларны монда китерәләр. Биредә аларны җентекләп тикшерәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар. «Һәрберсе өчен йөрәк әрни», - ди шәфкать туташлары.
Шуларны уйлый-уйлый хастаханәдән чыгып автобуска утырдым. Кинәт янымдагы урындыкта ук бер әбинең борын мышкылдатканыннан сискәнеп киттем. Томау төшкәндер дисәм, әби елый икән. Татар булып чыкты ул, сөйләшеп киттек.
«Кияүгә чыкмадым. Иптәш булыр дип асрамага кечкенәдән бер бала алган идем. Кызым акыллы, тәрбияле булып үсте. Мәктәпне тәмамлады, белем алды, эшкә урнашты. Үз әнкәсе түгел икәнемне белгәч, берара миңа үпкәләп тә йөрде. Үз гаиләсен дә эзләп тапты. Әнисе вафат, әтисе эчә торган кеше икән. Кызым кабат минем яныма әйләнеп кайтты. Тудырган түгел, үстергән ана диләр шул... Инде буй җиткәч, таҗик кешесенә кияүгә чыкты. Вакытлыча фатир алып яши башлады алар. Балалары туды. Малайларына биш ай тирәсе булгандырмы, берсендә кунакка дип бардым боларга. Әй Алла, ашарларына бернәрсә юк. Кызым декрет ялында, иренең акчасы фатирга түләргә генә җитеп бара икән. Азрак рәтләнеп, хәлләнеп китмәсләрме дип, оныгымны үземә тәрбияләргә алып кайттым. Кызым эшкә чыкты. Бер ел узды, ике, өч... Кызым ире белән баланы күрергә миңа килеп йөрде. Малайга биш яшь тулганда, кызым аны алып китте. Үзләре янындагы балалар бакчасына урнаштырды. Кыскасы, матур, тату гына яши башлады болар. Әй сөендем инде. Ләкин бәхет дигәннәре озакка сузылмады шул. Кызымда коточкыч авыру таптылар. Бөерендә рак. Кызганыч, соңга калынган. Ничек аны алдан белмәгәндер инде, балакаем... Менә шуннан соң тотынды эчәргә, мин сиңа әйтим... Әй эчә, эчә, моны күреп ире кыйный, баласы елый. Кыскасы, өйләрендә торыр хәл юк. Инде ире дә салгалый. Баланы кызганам... Үземә кабат алмакчы идем, кайтмый бит оныгым. «Я к маме хочу», - ди. Опека бүлекләренә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Бирмиләр. Яшегез дә олы инде диләр. 75 яшьтә шул инде мин. Сеңлем 65тә булса да, аны да кире борганнар. Ә әтисе, баланы Таҗикстанга алып китәм, ди. Үләм, йөрәгем авырта, ничекләр чыдыйм. Ятим кала сабый. Атасына кирәкми ул...»
Әби белән сөйләшеп бетереп булмады, «Хәрбиләр шәһәрчеге» тукталышында төшеп калды. Мин исә, Ходайдан тынычлык, сәламәтлек сорап, тагын мең төрле уйларга чумып, юлымны дәвам иттем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: